Валеев Мударис Харисович
👁1159
Фотография

Вәлиев
Мөдәррис Харис улы

1953-05-30   2020-08-28


Әдәби тәнкыйтьче, шагыйрь, язучы, Татарстан Республикасының "Мәгариф" Милли нәшрияты директоры (1992-2009)

 


Салих Маннапов (Мөдәррис Харис улы Вәлиев) 1953 елның 30 маенда Татарстан АССРның Әлки районы Яңа Камка авылында колхозчы гаиләсендә туган.

Шул районның Татар Мулла авылы мәктәбендә башлангыч, Алпар авылы мәктәбендә урта белем алганнан соң, 1971—1976 елларда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый.

Университетны тәмамлагач, өч ел «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясенең мәктәпләр һәм югары уку йортлары бүлегендә хезмәт итә.

1979 елның августыннан ул — «Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәре: башта әдәби тәнкыйть һәм сәнгать бүлеге редакторы, аннары өлкән редакторы булып эшли.

1983 елның көзендә Салих Маннапов журналның җаваплы секретаре итеп билгеләнә.

Ул 1982 елдан КПСС члены.

Салих Маннапов — тәнкыйтьче. Әдәби тәнкыйть өлкәсендәге беренче язмалары республика матбугатында җитмешенче еллар ахырында күренә башлый.

Хәзер ул — ике дистәдән артык әдәби тәнкыйть мәкаләләре авторы.

С. Хәким, Г. Бәширов, Ә. Еники, М. Мәһдиев, А. Гыйләҗев, Г. Рәхим, И. Юзеев, Р. Миңнуллин, В. Нуруллин, А. Тимергалин, X. Камалов кебек шагыйрь һәм прозаикларның иҗатына яисә аерым әсәрләренә багышланган мәкаләләрендә һәм иҗат портретларында ул һәр язучының индивидуаль үзенчәлекләрен тирәнрәк итеп ачарга һәм, шуңа бәйләп, гомумән, әдәбиятның эстетик, тәрбияви максатлары, киләчәктәге үсеш тенденцияләре хакында җитди сүз алып барырга омтыла.

Аның мәкаләләре бер үк вакытта композицион төзелеше, язу стиленең шигърилеге, образлылыгы белән дә кызыклылар.

1984 елда Татарстан китап нәшриятында С.Маннаповның «Сезгә ышанам» исемле тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы басылып чыкты. Салих Маннапов—1983 елдан СССР Язучылар союзы члены.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986), беркадәр үзгәрешләр кертелде. Тулырак: https://matbugat.ru/enc/mannapov-salih-1700/