Камал театрының бусагасын атлап керүгә үк, бөтен театр хезмәткәрләренең күз яшьләрен тыя алмыйча елавын күрү бик авыр тәэсир итте. Театрның ятим, директорсыз калуын алар күңеле белән берничек тә кабул итә алмый.
Ә халык театр залына агыла да агыла. Шамил Закировны соңгы юлга озатырга җыела. Залда алма төшәрлек тә урын юк. Шунда кылт итеп легендар режиссер Марсель Сәлимҗанов искә төште. Аны да бит соңгы юлга Камал сәхнәсеннән озатканнар иде. Бер карасаң, Шамил Закиров режиссер да, артист та түгел. Ул – Камал театрын 27 ел буе җитәкләгән директор. Әмма ул сәхнәне, театрны чын күңелдән яратты. Аның өчен театр – гаилә дә, өе дә иде. Ул – татар театрын биеклеккә һәм бөеклеккә күтәргән шәхес. Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да: “Шамил Зиннуровичның бөтен тормышы театр белән бәйле иде. Ул чираттагы ялында да тынычлап ял итмәде, өч көннән ары театрны ташлап китмәде”, – дип искә алды.
Театр гына түгел, менә шул “дәүләт” эчендә кайнаган кешеләрнең барысы да кадерле иде аңа. Ишеге төбендә билет тикшерүче Дилбәр апа, вахтадагы Илгизәр, Әзһәр абыйларның хәлен белүе, аларның кайгыларын, шатлыкларын уртаклашуы Шамил Зиннуровичның тагын бер кат кешелеклелеге турында сөйли. Бервакыт Камал театрының яшь артисткасы Алсу Каюмова белән командировкага бергә барырга туры килгән иде. Шул вакытта аның директорга чиксез рәхмәтле булуын әйтүе истә калган. “Бала тугач, торырга фатирыбыз юк иде. Шамил Зиннурович алай итте, болай итте, хат язды, безгә фатир алырга булышты. Безгә генә түгел, ул театрдагы барлык актерларны да үз канаты астына алды. Аның ярдәме әйтеп бетергесез зур булды”, – дигән иде Алсу. Шамил абый, чыннан да, башлаган эшен җиренә җиткермичә туктамый иде.
Театр директорын соңгы юлга озатырга килгән Татарстан Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева да аның ярдәмчеллеген искә алып китте. “Үзе күп кешеләрне үлемнән алып калган, авырган, олыгайган артистларның, сәнгать әһелләренең һәрдаим хәлләрен белешеп торган кеше ничек инде менә шулай тиз генә китеп барды соң? – диде Зилә ханым, аптырап. – Бәлки хәле генә беткәндер, исәндер дип, баштарак ышанырга теләмәдек. Шамил Закиров татар дөньясының көндәлек эше белән мәшгуль иде. Ул Камал өчен генә түгел, Әлмәт, Минзәлә театрларының язмышы өчен дә борчылды. Шалтыратты, ярдәм итеп булмасмы дип хатлар язды”.
Сәхнәгә бәрхет түбәтәен киеп, тыйнак кына чыгар иде дә, елмаеп акрын гына сөйли башлар иде ул. Соңгы юлга озатырга килүчеләрнең һәрберсе дә диярлек аның тыйнак чыгышын искә алды. Күптән түгел узган Мәдәният министрлыгы коллегиясендә дә Шамил Зиннурович яшь актерларның бүгенге хәле, аларга уңай шартлар булмавы турында ачынып сөйләгән иде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясаганда, әле генә монда иде бит дип, Шамил абыйны залдан эзли башладылар. Ул арада түбәтәен кыңгыр салган театр директоры: “Менә ич мин”, – дип сәхнәдән туп кебек атылып чыкты. Аның балалар кебек самимилегеннән бөтен зал егылып көлде.
Шамил Закиров кирәк чакта саклаучы да, яклаучы да була белде. Качалов исемендәге Казан дәүләт рус академия театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Александр Славутский: “Шамил – иңгә-иң куеп эшләүче хезмәттәш тә, якын дус та, әти дә иде, - дип искә алды. – Ул зирәк тә, шул ук вакытта сабый бала кебек беркатлы да иде. Хәтерлим әле, күптән түгел безгә килде дә, театрдагы киемнәрне күреп, сокланып йөрде. Каян алдың син моны, миңа да кирәк, ди. Үзенә түгел, театрга кирәк ул аның. Матур, зиннәтле, зәвыклы әйберләрне театрга җыйды ул”.
Танылган драматург Туфан Миңнуллинга исә Шамил Закиров идеал җитәкче булып истә калачак. Чөнки күп театрларда режиссер белән директор уртак тел таба алмый тилмерә. Театрга кем баш, дигән сорауга һич кенә дә җавап таба алмыйлар, бер-берсенә юл бирмиләр. “Шамил Закиров баш режиссерлар белән эшли белде. Даһи Марсель белән дә килешеп, иңгә-иң куеп хезмәт иттеләр. Үзеннән күпкә яшь Фәрит Бикчәнтәев белән дә күп еллар эшләде”.
Фәрит Бикчәнтәев та яшьләрен тыя алмады. Аңа чыгыш ясау бигрәк тә авыр иде. “Бүген бөтен ил елый, миңа бик кыен, - диде ул. – Бергә эшләгәндә төрле чаклар була. Аңламаган вакытларымда сезне рәнҗеткән булсам, кичерә күрегез”.
М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма һәм комедия театры директоры Хөрмәтулла Үтәшев белән моннан бер атна элек кенә Башкортстанда Татарстан көннәре уздыруны, Камал театрының гастрольләре үткәрүне планлаштырган булганнар. Шамил Закиров исеме безнең хәтердә мәңге сакланыр.
Чыганак: Ватаным Татарстан