Измайлова Ольга Георгиевна
👁1606
Фотография

Измайлова
Ольга Георгий кызы

1958.06.02


шагыйрь "Ольга Левадная"

 


Чын поэзия

Бу китапка кагылышлы булган өч кеше — шагыйрә үзе — Ольга Левадная, китапны бизәүче рәссам Илдар Әхмәдиев һәм мин, шагыйрь Зөлфәт, китап хакында уйланабыз. Сүз уңаеннан, рәссамга кушылып, мин дә шаржлар ясарга тотындым. Нишлим соң, шундый гадәтем бар. Ниһаять, шаржлар остасы Илдар Әхмәдиев әйтте: — һаман Белла сурәтен ясыйсың бит син!

Кемне күздә тоткан икән ул, Лермонтов сурәтләгән Бэлланымы, әллә инде бөек шагыйрәбез Белла Әхмәдуллинаны күздә тоттымы ул? Хәер, бу ике образны аерып сөйләүнең мәгънәсе дә юк. Шигърият һәм гүзәллек дөньясы корбаннар сорый. Рус шигърияте тормышында тын шигърият чоры дигән чорлар да булган. Шигъриятнең асыл сыйфатлары чагылган чорлар булмады микән бу?

Фотография Ольга Левадная верлибрга, ирекле шигырь төренә тотына икән, ул моның белән беркемне дә шаккатырырга, кисәктән генә дан казанып шау-шу кубарырга теләми. Аның шигърияте сак, нәфис шигырь алышта корылган.

Йә, уйлап карыйк әле, нишләп шагыйрәнең сүз агымында үз сулышымны, аһәңемне сизәм мин? Һәм бу китапның татарча юньләп яңгырашы өчен тырыштым, көчемне кызганмадым. Мине чын шигърият дәште! Уйлап карасаң, нәрсә ул шигырь сүзе — хәтта хөкүмәтләрнең дә астын-өскә әйләндерә торган куәткә тиңме ул? Без әлегә күккә ашкынуга да, түбәнгә очып томырылуга да әзер түгел икән бит әле. Тымызык-томана чорлар чагы бит бу! Талпынышлы этләрдән талату чоры.

Левадная шигырьләрен укыганда сискәнеп калам. Аның шигырьләрен хисләнеп тәрҗемә иттем мин. Уен эш булмагандыр, әмма ихлас талантның иҗаты күңел дөньямны бизәде. Чөнки бу четерекле һәм катлаулы шигъриятнең серен шигырьгә һәвәс кешеләрнең барысы да аңлаячакка ышандым. Шагыйрьдә аңлашылмас көч юк икән, нинди шагыйрь инде ул? Шигъри куәт — шигырь юлының аръягында. Әгәр дә сүзләрдә тылсымчылык, сихерчелек рухы юк икән, димәк, болар сүз тезмәсе генә. Шигырь түгел.

Фотография Шигырь дигәнең сәер сүз сөреше, сүз яралышы, сүз агымы бит ул. һәм мондый әйтелешнең рәвеше еш кына тилемсәлек булып та тоелуы мөмкин. Чөнки бу рәвешле фикер йөртү әледән-әле тимер, катгый логиканың какшамас законнарын челпәрәмә китереп ташлый. Акылга соңрак кына барып җитә — метафораның үз логикасы бар һәм ул логика көнкүрештәге гадәти кануннарга, гореф-гадәтләргә, тәртипләргә буйсынмый.

Шагыйрь Ольга Леваднаяның метафоралары һәм шигъри сүз сөреше көндәлек ыгы-зыгыдан ифраттаерак. Аның шигырьләре шушы мәлдә үк җаныңны дер селкетмәсләр, тетрәтмәсләр һәм ул шигырьләр беркемне дә ниндидер ышанычлы, такыр, киң юлларга чакырмас.

Яфрактан җиргә тын итеп тамган иртәнге таң чыгы шикелле күңелеңә тамып төшәр һәм синең күңелең гүзәл чиксезлеккә — тормышка гөл бөреседәй ачылып китәр.

Тулаем табигатьнең яшәешен-тормышын нәкъ менә шундый аңлаешсыз, сәер, гүзәл мизгелләр хасил итә.

Һәм шушы аңлаешсыз серне үзенчәлекле, хәтта сәер сүзләр белән аңлатып бирә белүче кешеләр — шагыйрьләр бар.

Сүзләрдән яралган әнә шундый ачыш шигырь дип атала да инде. Ул мизгелләрнең серен белүче ке-шене шагыйрь, диләр...

Зөлфәт