Зиннуров Шамиль Зиннурович
👁2203
Фотография

Зиннуров
Шамил Зиннур улы

1954.08.11   2010.01.19


педагог, Татарстан Республикасы Саба районы мәгариф бүлеге мөдире

 


2010 елнын 19 гыйнвары АНЫ бездэн мэнгелеккэ алып китте…

Энергияле, яшэу дэрте ташып торган житэкчебез инде безнен арабызда юк.

Кылган гамэллэре белэн башкаларнын кунелен жылытып яшэуче, кин эрудицияле, куркэм шэхси сыйфатларга ия иде Шамил Зиннурович.

Жаны-тэне белэн мэгарифкэ, халыкка хезмэткэ бирелгэн, гажэеп дэрэжэдэ соклангыч шэхес, чын мэгънэсендэ олы педагог иде ул: ботен рухы, жаны-тэне белэн, эдэплелеге, олыны-кечене ихтирам итуе, эхлаклылыгы белэн чын могаллим иде.

Анын белэн узенне борчыган проблемалар буенча да рэхэтлэнеп гэп куертырга, гомумэн, тормышнын торле олкэлэре турында да сойлэшергэ момкин иде.

Нинди генэ темага кагылсан да уз фикерен тыныч кына житкерер иде ул.

Ижатка, сэнгатькэ гашыйк, кузендэ иман чаткылары, йозендэ михербанлылык нуры уйнар иде. Энэ шундый куркэм сыйфатлары очен АНЫ хормэт иттелэр, чын КЕШЕ булганы очен хезмэттэшлэре, дуслары арасында абруй казана алды ул.

…Бэсле чыршылар, сыкылы имэн егетлэре аны монсу гына башларын иеп сонгы юлга озата.

Тыныч йоклагыз, Шамил Зиннурович!

Без Сезне, Сезнен кылган изге гамэллэрегезне мэнгегэ йорэгебездэ сакларбыз…

Район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре



Aйгол Шагинуровна (22 Январь 2010 08:17):

Шамил Зиннуровичнын улеме районыбыз очен коточкыч зур, авыр югалту булды.

Кунел бу хэбэргэ эле дэ ышана алмый.

Шундый изге кунелле, хэркемгэ урнэк булырлык яхшы КЕШЕ яшэргэ тиеш иде бит?!

Без Сезне бик юксынырбыз... Авыр туфрагыгыз жинел булсын.


Чыганак: http://www.saba1.p0.ru/news/shzzinnurov/2010-01-20-1164




(14.04.2010 11:09)
Җитәкчемә

Мин шагыйрә түгел,
Ләкин күңел,
Соңгы сүзне ашыга әйтергә:
"Әтиебез кебек кеше идегез,
Нигә кирәк булды китәргә?!"

Сез юк көннән, без дә юктыр кебек,
"Нәрсәнедер" алып киттегез....
Сезне хөрмәт иткән "балаларны",
Кинәт кенә ятим иттегез.

Тыныч йоклагыз, Сез, җитәкчебез!
Борчу кермәс инде кабергә....
Сез калдырган эздән барырбыз без,
Тап төшерми Бөек исемгә!

20.01.2010.
Галимова Зилә Әбраровна,
Сәрдә балалар бакчасы мөдире


Лидия Фаритовна Ахатова
Олыяз башлангыч мәктәбе укытучысы
(23.02.2010 18:25)


Без Сезне онытмабыз.
Кеше китә, җыры кала, диләр,
Җырың калды, җырың таралды...
Синең юклыгыңны ишетүгә,
Сыкрап куйды дөнья, каралды...

Бөек кеше иде, Шамиль Зиннурович!
Хөрмәт иттек аны, яраттык.
Нишләргә дә белмибез без хәзер
Кайгыбызны ничек таратыйк?!

Әтиләрчә кайгыртты ул һәрчак,
Тигез күрде бөтен кешене.
Олуг мөгаллим дә, киңәшче дә,
Чын остасы иде эшенең.

Сагынуга түзә алмаганга,
Шигырь тәлгәшләрем тезелде.
Тыныч йокла, бөек, олы шәхес,
Хыял-канатлар, әй, өзелде!


Югары Симет балалар бакчасы тэрбиячесе Голназирэ Нигматова (28.01.2010 10:18)

Яңа ел алдыннан 25 нче декабрьдә Шамил Зиннуровичка: “Яңа ел бүләгем булсын” ,- дип эш бүлмәсенә шушы шигыремне кертеп бирдем.

Ул шигырьне күз йөртеп, укып чыкты. "Хәрефләргә язгансың Гөлнәзирә, ничек яза алдың? ,- диде. Аннары: “Минем хезмәтемне шулай олы итеп бәяләгәнең өчен рәхмәт сиңа, искиткеч, тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын", - дип шигырь язган рамканы куллары белән сыйпады. ”Молодец, син, Гөлнәзирә” , - дип тагын бер кат рәхмәт әйтеп, кулымны кысты. Йөзендә шат елмаю балкыды.

Мин саубуллашып чыгып киттем. Ә ул шигырь язылган рамканы кадерләп кенә эш шкафына куеп калды.

Мәгариф начальнигы Шамил Зиннуровичка. Олы хөрмәт һәм тирән ихтирам белән язган шигырем:

Зыялы Сез, Зиннур улы – Шамил!
Изгелекләр – кылган эшегез.
Намус белән хезмәт итәсез Сез,
Ныклы Сезнең – белем көчегез.
Укытучы – мөгаллимнәр Сездән –
Ризадыр дим. Олы сезнең йөрәк.
Олы эшләр – алда булсын әле.
Вакыт кыса. Өлгерергә кирәк.

Шөһрәтле халык без, мәгърифәтле,
Ат уйнаткан безнең бабайлар.
Милләт сагында бит Сез бүген дә
Иман нуры Сезнең йөзегездә.
Лаек эшләрегез белән – Сез биектә.

Зирәк җитәкче Сез – эшегездә.
Инешләрсез булмый елгалар.
Нигезләрдән сеңгән иман гына
Нәсел дәвамында юл табар.
Узмаган бит заяга дип гомер
Рәхмәт белән искә алсалар.

Урмандагы Имән кебек нык тамырлы
Лачын кебек кыю, батыр, көчле рухлы
Ышанычлы, таләпчән Сез – Зиннур улы!
Намус белән эшләүчене күрүче – Сез!
Акны – карадан аера белүче – Сез!
25 нче декабрь.2009 ел.

Шамил Зиннуровичны бүтән күрмәдем.

Һәм менә 19 нчы гыйнвар иртәсе-нә башка сыймаслык кайгылы хәбәр килеп иреште. Барыбызның да яраткан, хөрмәт иткән олы шәхесебез, олпат гәүдәле, төп - төз буй – сынлы, имән кебек нык, Шамил Зиннурович арабыздан киткән.

Мәңгелеккә... Имәннәр дә бер ава икән. Бер ай да булмаган бит әле шигырьне биргәнгә. Кем уйлаган соң ул чакта тагын бер айдан олуг җитәкчебез арабыздан китәр дип? Кем уйлаган?

Нинди шат иде бит ул. Нинди көләч иде. Ат елында тугангадырмы, үзенең мең мәшәкать-борчулары, проблемалары булган, ләкин мактаулы, яраткан эшен җитәкчебез гомере буе җигелеп тартты һәм бөтен көчен биреп җигелеп эшләгән килеш арабыздан китеп тә барды. Урыныгыз җәннәттә булсын Шамил Зиннурович!


Остазыма сагыну сүзләрем...

Шамил Зиннурович...Сез юк инде бүтән
Эзегезне салкын карлар күмеп киткән...
Зәңгәр күктән карлар булып сагыш ява,
Ә сагышны басар очен бармы дәва?!
Әйтерсең лә бар табигать тынып калган,
Ак каеннар карт имәннәр уйга талган,
Табигать тә Сезне сагынып елый бүген
Кара болыт каплаган күк күңел күген.
Алда калды эшләнәсе күпме эшләр,
Тәрбияче – мөгаллимнәр Сезсез нишләр?!
Ятим калды ничә бакча, ничә мәктәп,
Калды безгә Сездән калган күркәм әдәп.
Киң җилкәле, төз гәүдәле Зиннур улы
Озак еллар китмәс әле хәтерләрдән
Олы җанлы,изге кеше онытылмый
Рухы белән мәңге китмәс күңелләрдән.
Сагынырбыз әле сезне озак еллар
Урыныгыз булса иде оҗмахларда
Рухларыгыз шат булсын дип дога кылыйк
Бездән Сезгә - инде бары дога гына.
Кешенең бит үзе китсә - җыры кала,
Җырга тиң бит сезнең гомер – кыска гомер...
Гадилеге, гаделлеге, эше белән
Хәтерләрдән җуелмаслык – чиста гомер.

Өч көннән соң, Шамил Зиннуровичка булган сагыну хисләрем тагын шигырь юлларына күчте.

Шамил абый китте. Инде мәңгелеккә...
Саба ае куйды калтырап...
Якты исемең кала, янып төшкән
Йолдыз эзе кебек ялтырап.
Галәм өчен бары бер мизгелдер,
Яшәү белән үлем арасы.
Сезне сагынып елыйдыр бүген дә
Сабаларның ялгыз нараты.
Бер басылып, бер көчәеп шулай,
Төзәлерме, әрнү – яралар?
Кышкы төндә янган ак йолдызлар
Сезне хәтерләтеп яналар.
Бәйгеләрдә чапкан чаптар кебек,
Тартты ла шул дөнья, тезгенне.
Үкенербез еллар үткәч кенә
Югалтканбыз икән без кемне?!
Иң авыры – үлем өрәгеме?
Иң авыры – зират көрәге.
Шамил дигән якты исемең синең,
Сабаларның – рухи терәге...

Олы җанлы, изге күңелле, мәгариф өлкәсендә җанын – тәнен биреп хезмәт иткән бөек шәхесебез – Зиннуров Шамил Зиннур улының якты истәлегенә багышлап – барлык Саба районы мәктәпкәчә яшьтәге балалар бакчалары учреждениеләре хезмәткәрләре, бакча мөдирләре, тәрбиячеләр исеменнән – Югары Симет “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнәзирә Нигматова.


Гульназ МУ ИМЦ (28.01.2010 09:11)

20 гыйнварда 2010 елда без ин яхшынын яхшысын сонгы юлга озаттык. Безнен Шамил Зиннурович изге кеше иде, икенче этиебез кебек. Изге кешене ничек алай тиз югалтып була? Эйтегезче. Мин хаман да ышана алмыйм. ШАМИЛ ЗИННУРОВИЧ урыныгыз жэннэттэ булсын.

Улем

Улем ишектэн керсэ,
Безне жэллэп еламый.
Синен ничэ яшендэ
Икэненне сорамый.

Хак безне яратса да,
Яшэудэн ямь курергэ,
Газраилен жибэргэн
Жаннар алып йорергэ.

Бер балкып сунэр очен
Кеше жиргэ ярала.
Жаннар кузгэ куренми,
Нурлар булып тарала.

Жирне шашып сойсэк тэ,
Уз кочагына ала.
Кылган гамэллэребез
Сагынып сойлэргэ кала.

Изгелэр, галимнэрдэн
Яшэгэндэ Гыйбрэт ал!
Шул кыска гомерендэ
Кеше булып яшэп кал!


Алина Мусина Завод-Нырты мэктэбе (28.01.2010 00:48)

Шамиль абыйны барлык Саба халкы хормэт итте!!!!

Аны яраттык хэм бу алга табада шулай булып калачак!!!!

Бу хэбэргэ ышанасы килмэсэдэ ышанырга туры килэ

Ул хэрвакыт кунеллэрдэ шундый якты йозле,шэфкатьле,олыны-олы,кечене-кече итэ белэ торган булып калачак!

Авыр туфрагыгыз жинел,урыныгыз жэннэттэ булсын,Шамил абый!!!!!!!

......................Шок!!!!!!!!!!!!!!!!!!!

P.S Сезнен эйткэн сузлэрегезне утэр очен бар кочемне куячакмын Алла бирса!!!

Сезгэ багышлап жыр яздырып жырларга суз бирэм,Шамиль абый!!!

Сез минем очен бик кадерле кеше идегез!!!


Илфат Газиззянов (25.01.2010 12:18)

Имән ауды…

Бу шигырь район мәгариф бүлеге начальнигы, олуг җитәкчебез Зиннуров Шамил Зиннур улының якты рухына барлык мәгариф хезмәткәрләреннән дога булып барып ирешсен иде.

Исәпләсәң, исең китәрлек хәл,
Уйлыймын да хәйран каламын.
Нинди таза, нык һәм көчле иде…
Шул имәне ауды Сабаның.

Йөрәк- бәгырьләрне тетрәндерде,
Ышанмадым башта бу хәлгә.
Бәлки ялгыш ишетәмдер диеп,
Өнсез, тынсыз калдым бер мәлгә.

Ничек инде шулай була алсын?...
Ул һәркемнең якын сердәше.
Күпме язмышларны дөрес якка
Юнәлткәндер аның киңәше.

Ул бит җирдә гадел тормыш белән,
Хәләл көче белән яшәде.
Нык йөрәкле таза ирләрнең дә
Бу хикмәткә күзе яшьләнде.

Яшәүнең чын матурлыгын тоеп
Тибә иде аның йөрәге.
Ни аяныч...
Ул бит акны кара,
Караны ак дия белмәде.

Теле йомшак, сүзе җылы иде,
Мәрхәмәтле иде күңеле.
Йә бер Хода!
Нигә шундыйларның
Кыска була икән гомере.

Игелекле җитәкчебез булып
Мәңге яшәр ул һәр йөрәктә.
Аның кебекләрнең исән чакта
Кадерләрен белү кирәк лә.

Исәпләсәң, исең китәрлек хәл,
Уйлыймын да хәйран каламын.
Нык тамырлы, гаярь, мәгърур иде...
Шул имәне ауды Сабаның.


Альфира Шакирова (25.01.2010 11:31)

(Олы жанлы педагог, вакытсыз арабыздан киткэн боек шэхес Шамил Зиннуровичнын якты истэлегенэ багышлыйм).

Котмэгэндэ затлы имэн ауды,
Тамырлары калды тирэндэ.
Ауган чакта инен куяр ирлэр-
Юк иде шул якын тирэдэ.

Горур имэн кочле давыллардан
Зифа каеннарны саклады.
Кирэк булса-кыю боркет кебек-
Узен аямыйча яклады.

Юккамы сон, асыл егетлэрне
Имэннэргэ тэнгэл куялар?!
Аяз конне яшен суккан кебек-
имэн ауды.
Инрэп куйды хэтта кыялар.

Онсез калды урман .Тынсыз калды.
Телсез калды хэтта табигать.
Бакыйлыкка китэ изге жаннар,-дилэр,
Раслый мэллэ шуны шэригать?!.

…Урман шаулый.Бары имэн генэ
Жир сулышын тынлый тын гына.
Эйтерсен лэ, якты эзе булып,
Ап-ак карлар ява тын гына.

Альфира Шакирова.


Cатыш урта мәктәбе (23.01.2010 12:31)

Шамил Зиннурович безнең өчен аеруча да якын иде, чөнки ул безнең мәктәптә укыган.

Без һәрвакыт Аның ярдәмен тоеп яшәдек.

Ул безнең мәктәпне гел алдынгылар рәтендә күрергә теләде, башкаларга үрнәк итеп куя иде. Без аның ышанычын акларга, йөзенә кызыллык китермәскә тырыштык.

Шушындый гыйнвар аеның салкын көннәрендә күңелләрне тагын да өшетеп, безнең арадан китеп баруыгызга һич тә ышанасы килми.

Шамил Зиннурович!

Беләбез, кайтмассыз, шулай да, кайтырсыз шикелле тоела.

Без Сезнең якты истәлегегезне күңелләрдә мәңге сакларбыз!


Икшермә урта мәктәбе (23.01.2010 10:13)

Якты күңелле кеше иде.

Язмамны иде – дигән сүз белән башладым. Әйе, бу кеше бүген безнең арабызда юк инде. Сүзем озак еллар район мәгариф бүлеген җитәкләгән Шамил Зиннур улы Зиннуров турында, аның якты истәлегенә багышлана.

Шамил Зиннурович хезмәт юлын Икшермә урта мәктәбендә башлап җибәрде. Ул тарих фәнен укытты. Шактый еллар дәвамында, Шамил Зиннурович мәгариф бүлегенә алынганчы бергә эшләргә туры килде (хәзер инде мин лаеклы ялда).

Ул үз фәнен, балаларны бик ярата иде. Хезмәттәшләре белән дә тиз арада уртак тел табып, коллективның үз кешесе булып китте. Кешеләр белән тиз аралаша, ягымлы, эчкерсез булгангадыр инде.

Политукулар алып барды, җәмәгать эшләрендә актив катнашты. Спектакльләрдә бергә уйный идек, гомумән, Шамил җырга, моңга, сәнгатькә гашыйк кеше иде.

Роно мөдире булып эшләгәндә дә, ул безнең мәктәптә еш була иде, тыгыз элемтәдә торды: һәр укытучының эш стилен белә, нәрсәгә сәләтле икәнен аңлый. Ул безнең мәктәпне аеруча якын итте: беренче эш башлаган урын якын була диләр бит, ләкин ул безгә ташламалар ясый иде дигән сүз түгел. Ул безнең эшчәнлекне тагын да яхшырак итеп күрергә тели иде.

Безнең эшебезне ничегрәк бәялисез дип сорасаң, ул: - Әйбәт, ләкин мин сездән күбрәк көткән идем,– дия иде.

Шулай итеп, ул безнең коллективны яңа биеклекләр яуларга чакырып торды. Без аның тәнкыйть сүзенә эләгүдән ояла идек, аның ышанычын акларга тырыша идек.

Шамил Зиннуровичны шәхес буларак бәяләсәк, ул чын мәгънәсендә зур хәрефтән КЕШЕ иде. Гадел, ярдәмчел, башкалар проблемаларына битараф булмады.

Мин директор да, завуч та түгел. Минем бу язмам рәсми документ та түгел, Шамил Зиннуровичка педагогик эшчәнлегенә тулы анализ бирү максаты да куймадым. Бары тик аның турындагы уй-фикерләрем белән уртаклашырга теләдем.

Бергә эшләгән хезмәттәшләремнең, замандашларымның да фикерләрен чагылдырам дип уйлыйм. Әйе, якты күңелле кеше иде Шамил Зиннурович. Хәер, нигә мин иде дим. Кеше исәннәр күңелендә күпме сакланса, ул шуның кадәр гомерле була диләр бит, ә ул безнең күңелләребездә якты күңелле кеше булып мәңге сакланыр.

Шамил Зиннур улының якты истәлегенә багышлана.

Якты эзең калды

Әллә нинди моңсу булып атты
Гыйнварның таңы ул көнне.
Ә иртәсе – Шамил үлгән – дигән
Тетрәндергеч хәбәр китерде.

Яшәешнең кырыс бу гамәлен
Акылыбыз белән аңладык,
Күңелебез һаман ышанмады,
Күңел кабул итә алмады.

Күкрәп эшләр, яшәр чагы иде-
Китүләре бигрәк вакытсыз.
Иң әйбәтен йолкып ала үлем,
Бәгырьләрне өзеп аяусыз.

Син чын кеше, чын җитәкче идең,
Җиңел түгел иде хезмәтең.
Укытучылар укытучысы идең,
Инде менә ташлап китәсең.

Кешеләрне тигез күрә идең-
Аермадың гади, түрәгә.
Таләп иттең, бәяли белдең,
Хөрмәт иттек шуңа күрә дә.

Яшьнәп үттең яшьлек елларыңны,
Балкып, янып йөрдең, эшләдең,
Спектакльләрдә уйный идең,
“Сыерчыклар” җырын җырлый идең,
Җирдә калды якты эзләрең.

Сыерчыклы язлар килер иде,
Ник, коллега, бераз көтмәдең.
Һәрбер кышның ахры язлар була-
Шул язларга барып җитмәдең.

Соңгы юлга – соңгы теләгебез
Барып җитсен иде үзеңә.
Ак чәчәкләр булып ятсын иде
Ап-ак карлар якты эзеңә.

Биктимирова Мәдинә Зәкәриевна, Иске Икшермә урта мәктәбенең лаеклы ялдагы укытучысы.


Әлфия Билалова (01.02.2010 11:08)

Шамил Зиннурович!!!

СЕЗНЕ белгән 30 елдан артык вакытта, СЕЗ мине беркайчан да рәнҗетмәдегез, күңелемне төшерерлек авыр сүз әйтмәдегез.

СЕЗНЕҢ белән очрашып сөйләшкәннән соң, көне буена җитәрлек энергия ала идем.

Рәхмәт СЕЗГӘ яхшы кешебулганыгыз өчен! Мин һәм минем укучыларым СЕЗНЕ гомер буе яратырбыз.


Булат (01.02.2010 11:04)

Әлеге шигырь юлларында барысы да әйтелгән.

Рәхмәт сезгә комментарий өчен.

Хөрмәтле коллегалар, әлеге олы кайгыдан соң, безгә беркайчан да булмаганча берләшергә кирәк.

Шамил Зиннурович безнең һәрберебез күңелендә якты йолдыз булып яначагына шигем юк.


Айгуль Шагинуровна Димухамитова (01.02.2010 11:03)

Бу хэбэр мине бик тетрэндерде, кунел эле хаман да Шамил Зиннуровичнын юклыгына хич ышанмый.

Бигрэк яхшы кунелле кеше, халыкка ин якын житэкче иде ул.

Сезнен игелекле гамэллэрегезне эйтеп кенэ бетерэ торган тугел.

Сезнен шикелле ЧЫН КЕШЕ бутэн юктыр ул...

Авыр туфрагыгыз жинел булсын.


Габдулла Тукай (01.02.2010 11:02)

Көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез кеби,
Ул иде өстен вә кул җитмәс кеше, йолдыз кеби.
Әүлияларның барын бер-бер китерсәм каршыма,
Күрмәм дип уйлыймын бер якты йөз ул йөз кеби.

Көчле, көчсез, ярлы, бай булды һаман да бер аңар;
Һәр карашта ул иде чын “керпегеңнән гөл тамар”.

Үтте тормыш пычрагын гәүһәр кеби вөҗдан белән;
Аз гына кер кунганын да кай җиреннән кем табар?

Ул көрәште һәм явыз эшкә җәза бирде көлеп,
Үткен акълы шул көрәшкә пакъ көмештән юл булып.

Ул көрәште, язда елмайган төсле бәләнд:
Карны-бозны ул ничек эртә көлеп һәм нур коеп.

Күрмәде гами, табигый, буш куыклар атмагач
Һәр кәмиттә бер батыр да җирдә егълап ятмагач.

Бармыни бездә гомумән чын кеше кадрен белү?!
Без аны кайдан белик, мискин үлеп аңлатмагач?!

Г.Тукай



Чыгынак: http://www.imcsaba.3dn.ru/blog/2010-2-1-2-0-1