Уразова Гузель Аскаровна
👁2525
Фотография

Уразова
Гүзәл Әскәр кызы

1982.01.08


татар эстрадасы жырчысы

 


Гүзәл Уразова 1982 елның 8 гыйнварында Пермь өлкәсе Барда районы Барда авылында туа.

Мәктәптә укыганда ук ул бик актив бала була, барлык фәннәрдән диярлек өстәмә белем алып укый. Яраткан фәннәре: татар теле, әдәбият, музыка, рус теле, физкультура, информатика һәм география. Укудан тыш вакытларында Гүзәл теннис уены белән шөгыльләнә һәм ике тапкыр район чемпионы исемен ала. Барда районының 1 нче гимназиясендә укуы белән беррәттән Гүзәл балалар музыка мәктәбендә дә фортепиано классында белем ала. Шулай ук “Таң“ район газетасына зур булмаган спорт, мәдәният һәм мәктәп тормышы турында мәкаләләр яза.

Җыр укытучысы Гүзәл белән аеруча тырышып эшли. Профессионал буларак ул үзенең укучысында булачак эстрада йолдызын күрә. Гүзәлнең беренче уңышы – Уфа каласында узган “Башкортостан Йолдызчыклары” конкурсында беренче урын алу. Шушы җиңү кечкенә җырчының тормышында бик зур вакыйга була һәм алга таба эшләргә көч-күәт өсти. Соңрак Гүзәл район күләм, өлкә күләм конкурсларда катнаша һәм, һичшиксез, аларның һәрберсе аның тормышында зур роль уйный.

Инде танылган җырчы буларак Гүзәл Уразова композитор Сәүбән Чуганаев белән хезмәттәшлек итә башлый. Сәүбән Чуганаев “Яран гөл”, “Балан”, “Болытлар ага инде”, “Ах, җаныем, Бибисара” хитлары авторы буларак Гүзәлгә дә аранжировкалар ясый. Ә ул үз чиратында танылган композитор группасында зур сәхнәдә җырлый.

Әлбәттә Гүзәлнең җырчы буларак танылуына аның гаиләсенең роле бик зур. Әнисе Фира Зариф кызы һәм әтисе Әскәр Марсель улы балалары Гүзәл, Гөлназ һәм Раушан үсешенә зур көч куялар һәм барлык кирәк-яракны тәэмин итәргә тырышалар. Мисал буларак Гүзәлгә икенче сыйныфта укыганда алынган фортепианоны китереп була. Гүзәл ул елларны бик җылы итеп искә ала.

1999 елда мәктәп-гимназияне тәмамлаганнан соң Гүзәл Уразова Казанга килә. Җырчы Казан дәүләт университетының икътисад яки журналистика факультетында укырга хыяллана. Әмма язмыш Гүзәлгә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең вокал бүлегендә укырга язган була. Аны Татарстанның Халык артисты Айдар Фәйзрахманов укыта.

Бер елдан соң Гүзәл Уразова Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң ул Татарстан Президенты каршындагы Кадрлар әзерләү институтының Дәүләт һәм муниципаль идарә итү бүлегендә укый.

Гүзәл Уразованың иҗади эше хәзерге заман композиторларының әсәрләренә генә түгел, классикларныкынада бәйле: “Гөлйөзем ариясе” (Салих Сәйдәшевның “Наёмщик” операсыннан), “Китмә, сандугач” (Гөлшат Зәйнашева сүзләре, Рөстәм Яхин көе), “Сусау” (Сибгат Хәким сүзләре, Сара Садыйкова көе), “Зарыгу” (Муса Җәлил сүзләре, Нәҗип Җиһанов көе), “Ниләр җитмидер күңелгә” (Шәмсия Җиһангирова сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе), “Әллә күрешәбез, әллә юк” (Илдар Юзеев сүзләре, Айдар Фәйзрахманов көе) һәм башкалар.

Гүзәл Уразова Оскар Усманов, Фирзәр Мортазин, Габдразак Мингалиев, Линур Зәйнуллин, Мөдәрис Газетдинов, Илгиз Закиров, Рамил Әсхәдуллин, Альфред Якшимбетов, Зөфәр Хәйретдинов кебек һәм башка композиторлар белән хезмәттәшлек итә.

Гүзәлгә татар моңын тыю сәләте һәм виртуоз вокал техникасы иҗади мәсъәләләрне уңышлы чишәргә ярдәм итә. Аның хезмәтчәнлеге, репертуарны дөрес итеп сайлау сәләте, югары профессиональ дәрәҗәдә җырлауы һәм тамашачылар белән аралаша белүе җырчыга берничә кат “Алтын Барс” премиясе җиңүчесе һәм лауреаты булырга ярдәм итте. Ел саен узучы “Татар Җыры” халыкара фестивалендә Гүзәл Уразова алдагы җырлары белән тамашачы күңелендә калды:

Гүзәл Уразова "Татар җыры - 2009" фестивалендә 2002 ел – “Нигә болай ашкынасың, йөрәк?” (Гөлшат Зәйнашева сүзләре, Оскар Усманов көе); 2003 ел – “Тимәсен тик күзләрем” (Гөлсәрвәр сүзләре, Оскар Усманов көе); 2004 ел – “Мәхәббәт теләгез” (Вазыйх Фатихов сүзләре, Габдразак Мингалиев көе); 2006 ел – “Елның иң яхшы җырчысы” номинациясендә “Гашыйк итеп сакла син” (Ләйлә Дәүләтова сүзләре, Оскар Усманов көе); 2007 ел - “Елның иң популяр җырчысы” номинациясендә “Синсез үтте гомерем” (Рушания Арсланова сүзләре, Габдразак Мингалиев көе); 2008 ел - “Елның иң популяр җырчысы” номинациясендә “Язмыш йомгак сүтә” (М. Хафизов сүзләре, Рамил Әсхәдуллин көе).

Яшь булуына карамастан, Гүзәл Уразованың Русиянең бөтен өлкәләрендә диярлек концертлары белән булганы бар. Аны Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Самара, Ырынбур, Кузнецк, Димитровград, Пенза, Йошкар-Ола, Надым, Ижау, Чиләбе, Екатеринбург, Төмән, Нижневартовск, Түбән Уренгой, Омск, Пермь өлкәсе һәм Башкортостан тамашачылары бик зарыгып көтеп алалар. Шулай ук җырчының концертлары Төркиядә, Казахстанда һәм башка төбәкләрдә узганы бар. Гүзәл Уразованың гастроль сезонында 160-170 концерт уза.

Җырчының музыкаль программалары югары дәрәҗәдәге режиссурасы, сәхнә бизәлеше һәм декорацияләре, өр-яңа тавыш һәм ут бирү технологияләре, концерт алып баручыларның профессиональлеге белән аерылып тора һәм һәрбер концертка иҗади бердәмлек өсти. Шуңа күрә, Гүзәл Уразованың һәр концерт программасы тамашачылар ягыннан зур шатлык белән кабул ителә.

Еллар, еллар...

1982 ел – Пермь өлкәсе Барда районы Барда авылында туа;

1990 ел – Балалар музыка мәктәбендә укый башлый, шунда 7 ел буена белем ала;

1995 ел – Уфада узган “Башкортостан йолдызчыклары” ярышында катнашып I урын ала;

1999 ел – Барда районының 1нче гимназиясен тәмамлап югары белем алу максаты белән Казанга килә. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенә вокал бүлегенә Айдар Фәйзрахманов җитәкчелеге астына укырга керә;

2000 ел – “Ягымлы яз” фестивалендә катнашып I урын ала. Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетының Казанда урнашкан филиалына укырга керә;

2001 ел – 18 февральдә Айдар Фәйзрахманов оештырган концертта катнаша һәм Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Дәүләт халык уен кораллары оркестрына кушылып җыр башкара. Казан дәүләт педагогия университетына күчә һәм “Барс Медиа” компаниясе белән хезмәттәшлек итә башлый;

2002 ел – 8 гыйнвар – “Татар Җыры” фестивалендә беренче тапкыр катнаша һәм “Алтын Барс” премиясен ала. Шул елдан башлап, 2005 нче елдан кала, шул премия лауреаты булып килә. “Минем серем” исемле беренче җыентыгы дөнья күрә. “Нигә болай ашкынасың, йөрәк?” җырына клип төшерелә. 10 октябрь – булачак ире җырчы Илдар Хәкимов белән таныша;

2003 ел – “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында беренче концерты уза. 6 август – Илдар Хәкимовка кияүгә чыга. Тиз арада “Гүзәл-Илдар” җыр театры оештырыла;

2004 ел - Казан дәүләт педагогия университетын һәм Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетын тәмамлый. 1 июль – кызы Эллари туа;

2005 ел – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Кадрлар әзерләү институтының дәүләт һәм муниципаль идарә итү бүлегенә кабул ителә;

2007 ел – Төркиянең Анкара шәһәрендә фестивальдә катнашып төрек телендә җыр башкара;

2009 ел – Гүзәл Уразова Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиев указы буенча “Татарстанның атказанган артисты” исемен ала. Кызыл дипломга Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Кадрлар әзерләү институтының Дәүләт һәм муниципаль идарә итү бүлеген тәмамлый.


Чыганак: http://tt.wikipedia.org/wiki/Гүзәл_Уразова