Иванов Марсель Арсентьевич
👁1721
Фотография

Иванов
Марсель Арсентий улы

1962-01-14   2015-02-01


Композитор, баянчы, татар эстрадасын оештыручы

 


Марсель Арсентий улы Иванов 1962 елның 14 гыйнварында Татарстан АССРның Минзәлә районы Чулпан авылында туган.

Марсель укытучылар гаиләсендэ дүртенче бала булып туа.

Гаиләдә бар кеше дә музыкага сәләтле була. Башлангыч белемне Чулпан мәктәбендә алгач, 4-8 сыйныфларда Минзәләнең 2 нче Вахитов исемендәге мәктәбендә дәвам итә. Шул ук вакытта музыка мәктәбендә дә укый. Аннан сон Түбән Кама hәм Казан шәhәрләрендә музыкаль белем ала.

Ул Татарстанның танылган композиторы, баянчы-музыкант дәрәжәсенә җитте. Үзенең тумыштан бирелгән сәләтен тырышлыгы, үҗәтлеге, максатчанлыгы белән тормышка ашырды.

Резедә Шәрәфиева башкарган "Тәгәри китте йомгагым", Рафаил Сафин жырлый торган "Дусларым", Алсу Хисамиеваның "Китмә син" hәм башка халык яратып кабул иткән бик күп матур-матур жырларның көе Марсельнеке бит.