Роберт Миңнуллин вафат.
Башта бу кайгылы хәбәр Роберт Миңнуллинның инстагрмында чыкты.
Аклы-каралы фото астында шагыйрьнең туган көне һәм үлгән көне язылды. Кемдер язма астында кайгы уртаклаша. Кемдер ышанмый.
"Матбугат.ру" хәбәрчесе дә ышанмады. Бәлки, инстаграмын ватканнардыр дип өметләндек. Роберт абыйга шалтыраттык һаман, ә аның телефоны гел "занят" күрсәтә. Күрәсең, бу телефонга әлеге мизгелдә бөтен дөнья шалтыратадыр.
Кызганыч, үлем хәбәре дөрес булып чыкты.
"Татар-информ"га бу хәбәрне шулай ук шагыйрьнең бертуганы Ким Миңнуллин хәбәр иткән. «Бүген төнлә абыебыз китеп барды», — дигән ул.
Роберт Миңнуллин 72 нче яше белән бара иде. Каты авыру белән көрәште.
Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туган.
Озак еллар «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасын җитәкләде.
1988-1994 елларда — Татарстан Балалар фонды рәисе.
1995-2014 еллларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты иде.
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28661