1935 елның 15 февралендә Татарстан АССР Ворошилов районының (1957 елдан Яңа Юл районы, 1959 елдан Сарман районы, 1976 елдан Тукай районы) Яңа Бүләк авылында алты балалы гаиләдә төпчек бала булып туган. Туганнары: Гөлсем, Имаметдин, Гыйльмисафа, Зәйнәп, Кыям. 1937 елда әтисе Гыйльметдинне кулга алалар һәм 8 ел төрмәгә хөкем итәләр («Совет хакимиятенә яла ягу, ачлык турында хәбәрләр тарату, троцкийчыл пропаганда алып бару»). Ул 1940 елда тоткынлыкта үлә.[4]
Илһам Шакиров Теләнче-Тамак урта мәктәбен уңышлы тәмамлый. Ләкин, «дошман баласы» буларак аны Алабуга педагогия институтына укырга алмыйлар.
1954 елда Казанга, музыка училищесына укырга керә. 3нче курстан аны, укытучылар таләбе буенча консерваториягә, вокал бүлегенә кабул итәләр.
1960 елда җырчылык юнәлеше буенча Казан консерваториясен тәмамлый. Сәләтле җырчы, тембр (баритон) тавышка ия, халык җырларын, композиторлар әсәрләрен, классиканы бердәй оста башкаручы.
1960 елдан башлап Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли, аңа 59 ел гомерен багышлый. 1992 – 2011 елларда филармониянең сәнгать җитәкчесе булып эшли. 2003 һәм 2005 елларда оештырылган татар җырын башкаручыларның Илһам Шакиров исемендәге Халыкара конкурсының жюри рәисе булып тора.
1970 елда «Татар халык җырлары» дигән концерт программасы өчен Габдулла Тукай премиясе бирелә.
Соңгы елларда, Илһам Шакиров хәлен кайгыртып, аны Хаҗиевлар гаиләсе карады.
2019 елның 16 гыйнварында Казанда вафат. Яңа татар бистәсе зиратының үзәк аллеясында җирләнде.
Чыганак: ВИКИПЕДИЯ