Тарханова Флера Габдрахмановна
👁1116
Фотография

Тарханова
Флера Габдрахман кызы

1947.05.25   2018.07.31


шагыйрә, рус теленнән татар теленә тәрҗемәче

 


Флёра Тарханова, Флёра Габдрахман кызы Тарханова (1947 елның 25 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чистай районы, Яуширмә — 2018 елның 31 июле, РФ, ТР, Казан) — шагыйрә һәм тәрҗемәче.

Татарстанның журналистлар (1995) һәм язучылар (1998) берлекләре әгъзасы.

1947 елның 25 маенда Татарстан АССР Чистай районы Яуширмә авылында укытучылар гаиләсендә, 9 балалы ишле гаиләдә туган.

Яуширмә сигезьеллык мәктәбен (1962), Арча педагогия укуханәсен (1966), Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1975) тәмамлаган.

«Эш кәгазьләрендә һәм рәсми документларда русча терминнарның татарча эквивалентлары» темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (2005).

2018 елның 31 июлендә каты авырудан соң вафат була, туган авылында (Чистай районы Яуширмә авылы) җирләнә.

1990 елларда көндәлек матбугатта һәм күмәк нәшрият басмаларында әдәби тәрҗемәләре, очерк-хикәяләре һәм шигырьләре басылып чыга. Мәхәббәт, яшьлеккә багышланган, милләт язмышы турында борчулы уйланулы лирик шигырьләр, балалар өчен шигырьләр һәм әкиятләр яза. Әсәрләрендә әдәп-әхлак, тәрбия мәсьәләләрен күтәрә.

Шигырьләренә композиторлар көйләр яза.

1971 елда чыккан «Азәрбайҗан хикәяләре» китабына Н. Аббасзадә һәм М. Ибраһимов әсәрләре Ф. Тарханова тәрҗемәсендә урнаштырылган.

Рәсми документлар, эш кәгазьләре, төрле кулланма-ярдәмлекләр белән беррәттән, рус, украин, азәрбайҗан язучылары хикәяләрен тәрҗемә итә.

Кәфил Әмировның «Хокук саклау органнарында эш кәгазьләре» (Деловые бумаги в правоохранительных органах), Зөфәр Фәтхетдиновның «Өзелгән куллар кемне эләктерер» һәм «Унынчы корбан» исемле детектив повестьларын, Г. Сәйфуллина-Михееваның «Мөхәммәд пәйгамбәр тормышыннан хикәяләр» китабын (1997), Д. Әхмәрова-Сәинованың «Салих Сәйдәшев» китабын (2001), Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романын (2015) тәрҗемә итә.

1997 елда басылып чыккан «Русча-татарча иҗтимагый-сәяси сүзлек»не төзүчеләрнең берсе.

«Республика Татарстан. Увлекательное путешествие» китабын тәрҗемә итә (2013).

Китаплары:

  • 1998 «Синең кайнар сулышың»
  • 1998 «Уңган кыз»
  • 2001 «Йөрәгемә ишерелгән серләр»
  • 2002 «Серле дөнья»
  • 2003 «Өч каурый»
  • 2005 «Яшьлек эзем калган сукмаклар»
  • 2007 «Алтын уклар»
  • 2007 «Язмышлар язылганда»

-----------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

Чыганаклар:
* Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009.
* https://tt.wikipedia.org/wiki/Флера_Тарханова.