Гарипова Дина Фагимовна
👁983
Фотография

Гарипова
Динә Фәһим кызы

1991.03.25


җырчы

 


Динә Фәһим кызы Гарипова (tat. lat. Dinä Fähim qızı Ğäripova)(1991 елның 25 мартында, Яшел Үзәндә туган, Татарстан) — татар җырчысы, Беренче каналда «Голос» («Тавыш») тапшыруы җиңүчесе, Татарстанның атказанган артисты.

«Голос» тапшыруында Динә Александр Градский төркемендә катнашты. 2012 елның 29 декабрендә «иң яхшы Русия тавышы» булып сайланды. Финалга ике татар кызлары Эльмира Кәлимуллина һәм Динә Гарипова чыкты. Бөтен Русия буенча тавыш бирүдә Динә Гарипованы 927 мең 282 кеше яклады (54,1%), Эльмира Кәлимуллинага 463697 (27,1%) тавыш бирде, бөтен җибәргән СМС-бәясе җыелган акчалар (50 млн. сум артык) авыру балаларга тапшырылган.

Татарстан Җөмһүрияте президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә тапшыруда җиңгәннән соң Динә Гариповага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә (30 декабрь, 2012).

Динә Гарипова 6 яшьтән «Алтын микрофон» (Яшел Үзән) Җыр Театрында вокал белән шөгыльләнде. Хәзер Динә Яшел Үзәндә яши. Җырчы Габделфәт Сафин иҗат төркемендә гастрольләрдә чыгыш ясый.


Чыганак: Википедия