Үз Әлмәндәре кебек
//АЛСУ ХӘСӘНОВА//
Туфан Миңнуллин үлеме нәкъ менә үзе иҗат иткән Әлмәндәр картныкы кебек булган. Май бәйрәмнәрендә ул гаиләсен бакчада эшләткән. Якты дөнья белән хушлашасы көнне Туфан ага көне буе такта ташыган. Әтәч һәм тавыкларына оя ясамакчы булган. Менә шулай җилләнеп эшләп йөргәндә, авыраеп киткән, өенә кереп, бераз хәл алыйм, дип ятып та торган әле, аннан, җиңеләйгәч, тагын эшен дәвам иткән. Әмма төнлә белән йөрәге тотып алган, "ашыгыч ярдәм" машинасы хастаханәгә алып киткән һәм ул шунда җан биргән.
Әлмәндәр картны да бит Әҗәл җир җимертеп эшләгәндә, кояш чыгар алдыннан алып китә. Әйтерсең, Туфан абый үз язмышын берничә дистә ел элек үк язып калдырган. Үзен сакламады. Әгәр сәламәтлеген кайгырткан булса, тагын берничә ел яшәгән булыр иде әле, ди язучының якыннары.
"Һава да елый бүген, яхшы кеше үлгәндә, шулай була", – ди Камал театрына җыелган халык. Мондый ук халык ташкынын моннан 99 ел элек Тукайны җирләгәндә күрергә мөмкин булган. Салих Сәйдәшев, Хәйдәр Бигичев белән хушлашканда да шулай булган. Милләтебезнең Туфаны белән саубуллашырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев, аннары республика театрлары гына түгел, Башкортстан, Мари Иле театрларыннан да вәкилләр килгән иде.
– Кайгыбыз зур, аны сүз белән генә әйтеп аңлатып булмый, – диде Минтимер Шәрипович. – Туфанны Татарстанда гына түгел, ә Россиядә һәм чит илләрдә дә яхшы беләләр, укыйлар, яраталар. Без бөтен халык исеменнән Туфанга рәхмәт әйтәргә тиешбез. Чөнки Туфан – халыкка хезмәт итәр өчен туган татар баласы. Аны ничек бар, шулай яратмыйча мөмкин түгел иде. Чөнки язмышыбызга битараф булмаган кеше аның һәр сүзен, омтылышын күзәтеп торды. Ә Туфан һәрвакыт безнең турында уйлады. Аны бит җайлы кеше дип әйтеп булмый. Туфанның милләтчелек хисләре, татар халкы турында кайгыртуы шулкадәр көчле иде, ул дәүләттәге дөрес булмаган сәясәткә җаны-тәне белән каршы чыгып, үз сүзен әйтә килде. Язучының бөтен яшәеше – халкыбыз өчен.
Шундый чыгыштан янымдагы апаларның: "Ул үткен сүзле бердәнбер депутат иде. Хәзер кычкырып әйтүче берәү дә калмады инде", – дигән фикерен ишетү гаҗәп түгел. Әнә Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Зөфәр Гәрәфиев тә бит: "Безнең районда һәр бина аның ярдәме белән төзелде. Ул безнең киңәшче иде", – дип чыгыш ясады. Бер Кама Тамагы өчен генә түгел, Туфан ага республикадагы һәр район, һәр авыл, гомумән, сибелеп яшәгән һәр татар өчен борчылып яшәде.
Язучының җәсәде күмеләсе урынга – Иске Татар зиратына агылган халыкның сыктавы яңгыр тамчылары белән кушылды. "Ул бит минем бабай гына түгел, ә якын дустым иде", – дип сулык-сулык елый Туфан аганың оныгы Диләрә. Икенче оныгы Данияр да Германиядән кайтып җиткән. Аларның икесен дә тәпи йөри башлаганда ук тәрбияләргә алынган Туфан абый үз дәвамчыларын милләтпәрвәр итеп үстерә белде һәм алар өчен җаны тыныч иде. Ходайның рәхмәтедер, күрәсең, язучының кызы Әлфия апа да май бәйрәмнәренә Казахстаннан әтисе белән әнисе янына кайткан булган. Нәҗибә апаның терәкләре – әнә шулар. Туфан абыйның җәсәден туфрак белән күмгәндә, Нәҗибә апаның: "Иҗатымның илһамчысы идең. Хуш, бәхил бул!" – дигән сүзләре колагымда чыңлап калды.
Зиратка килеп кергәндә үк уң якта Хәсән Туфан каршы алса, сул ягыбызда Туфан Миңнуллин кабере озатып калачак. Тукай янына барган саен без ике Туфан арасыннан үтеп йөриячәкбез. Ә Туфан Миңнуллин нәкъ менә Тукайның тапкырлыгына, Хәсән Туфанның фидаилегенә мөкиббән иде. Димәк, аның рухы тыныч, шат булыр, шәт.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Фото: Вечерняя Казань
Җәмгыять
Туфан МИҢНУЛЛИН: “Кеше белән язылмаган законнар идарә итәргә тиеш, аның эчке дөньясы, аның рухы...”
(26 апрельдә дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышында ясалган чыгыш)
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Фәрит Хәйруллович! Хөрмәтле коллегалар! Кунаклар! Кәҗәнең җыры кәбестә турында дигәндәй, минем дә сүзем мәдәният турында, шуңа бәйле мәсьәләләр турында. Мин бу чыгышка инде күптән әзерләнеп киләм, бүген Илдар Шәфкатович докладыннан соң сөйләвем очраклы хәл генә.
Чыннан да безнең мәдәният турында сөйләшер сүзләребез бик күп. Ул аерым тикшерүне таләп итә. Әле күптән түгел генә мин “Семь дней” дигән тапшыруда Рөстәм Нургалиевичның Россия Президенты белән сөйләшеп утырганын тыңладым. Рөстәм Нургалиевичның сүзләреннән бездә шулкадәр төзелеш барганлыгын, үзгәрешләр барлыгын тыңлап, мин сөенеп, горурланып утырдым. Ахырга таба мин Россия Президентының: ”Как у вас, Рустам Нургалиевич, вопросы культуры, строительство объектов культуры?” – дигән соравын көттем. Ул сорау әйтелмәде. Күрәсең, мәдәният бүгенге көндә безнең республикада гына түгел, Россиядә дә бик үк әһәмиятле әйбер түгел. Югыйсә безнең горурланып әйтерлек сүзләребез дә бар, җитешмәгән якларыбыз да бар.
Әгәр дә мондый сорау бирелгән булса, Рөстәм Нургалиевич әйткән булыр иде, без Әтнәдә яңа театр ачтык, дияр иде, Язучылар союзын бик әйбәтләп ремонтлап ятабыз, дияр иде. Җитешмәгән яклар буенча да әйтер иде. Без инде менә бер унбиш еллап Милли китапханә төзү турында уйлыйбыз, әле шушы төзелешне башларга уйлаганыбыз юк, бу безнең киләчәктәге проблемаларыбыз дип әйтер иде. Аннары 500 меңлек Чаллы шәһәрендә театр бинасы юклыгын әйтер иде. Югыйсә Чаллы шәһәрендә бүген иң кимендә 4-5 театр эшләп торырга тиеш бит. Ул театрның бинасы өчен мин ул районның башлыгы буларак оялыр идем. Гомумән, ул хакта сүз башлауга ук аның бүгенге көндә нинди шартларда эшләп ятканына мин кызарыр идем.
Икенчесе. Түбән Камадагы театр мәсьәләсе. Без инде “Нефтехим” дибез, горурланабыз, мактанабыз. Ә шунда кеше рәхәтләнеп кереп карарлык, бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек театр юк. Әле мин бу өч объект турында сүз уңаеннан гына әйттем. Тирәнрәк уйлап карасак, әйткәнемчә, сөйләшер сүзләр, уйланырлык уйлар бар. Без хәзер культурага бер примитив нәрсәгә караган кебек кенә карарга керештек. Ә культура бит ул кешенең яшәү рәвеше, аның рухы, иманы. Әгәр дә безнең эчке культурабыз җитми икән, без беркайчан да алдынгы ил, алдынгы милләт була алмаячакбыз.
Әгәр дә без бүген “Дальний” дигән полиция участогы турында сүз алып барабыз икән, без иң беренче чиратта моның нигезен табарга тиешбез. Нәрсәдә моның сере? Чөнки кешедәге культура дәрәҗәсе бездә шундый түбән, без инде хәзер күп нәрсәләрне аңламый башладык.
Әле бүген генә мин монда җәмәгать судьясына сорау бирдем. Язылган законнар өстенрәкме, әллә язылмаганнарымы дип. Хәтта ул да җавап бирә алмый, “язылган законнар”, ди. Ә бит кеше белән язылмаган законнар идарә итәргә тиеш, аның эчке дөньясы, аның рухы. Менә шушыларны кеше үти алмаган вакытта, шуны үтәргә кешенең сәләте җитмәгән вакытта законнар языла. Без ул законнарны язарга мәҗбүр булабыз. Менә ни өчен без бу мәсьәләгә кабат-кабат уйлап якын килергә тиеш.
Без бүгенге көндә “Татарстан – спорт республикасы, Казан – спорт башкаласы” дип әйтәбез. Бик әйбәт. Спорт та кирәк. Барысы да кирәк. Әмма ләкин бер юнәлештә генә үсү безне мактамый. Сезнең, әйтик, театрдан спектакль карап чыкканнан соң тамашачыларның җыелып сугышканын ишеткәнегез бармы? Юк. Ә хоккей карагач чыгып сугышалар. Бу нәрсә дигән сүз? Бу сугышучыларның культура дәрәҗәсе бик түбән, алар спортка неандерталецлар күзлегеннән чыгып кына карыйлар дигән сүз. Ә менә аерым бер кешенең рухи ихтыяҗы буларак моңа карамыйлар. Шуңа күрә без бу әйберләргә аерым игътибар бирергә тиеш.
Культурага примитив карашның тагын бер мисалын гына китерәм. Менә мин карап ятам, “Пусть говорят” дигән тапшыру бара, анда ниндидер азгынлык турында сүз алып барыла, азып-тузып йөргән бер гаилә турында . Ул тапшыру турында мин инде бер сүз әйтәсем килми, әмма ләкин бер кызыклы сүз. Юрист кеше әйтә: “Сабантуй устроили”, – ди. Бу нинди Сабантуй булсын? Кайчан безнең Сабантуйның шундый азгынлык үрнәге булып торганы бар?!
Менә шушы әйберләр безнең сүзләргә дә, терминологиягә дә кереп китте. Безнең дәүләт җитәкчеләре дә еш кына “уничтожим”, “мочить будем” дигән сүзләрне куллана башладылар. Болар инде дәүләт җитәкчеләренең лексиконында булырга тиешле сүзләр түгел. Бөтен кешеләр белән без кешегә кеше итеп карау турында сөйләшергә тиешбездер.
Безнең культурага кагылган тагын бер зур чара үткәрелә башлады, ул безнең тарихи истәлекләр. Тарихи истәлекләргә без инде соңгы вакытта бик зурлап, яңарыш дип, Болгар каласын, Зөя кирмәнен керттек, аларны торгызу турында сөйлибез. Ярый, Болгар Болгар инде ул. Безнең Зөя каласын изге урын дип әйтәләр. Биредә бервакыт депутат чыгыш ясаганда мин әйткән идем, ул нинди изге урын булсын? Кем әйтте, кем уйлап чыгарган? Бу безнең культурабызның дәрәҗәсен күрсәтә торган мисал. Кеше җирен яулап алыр өчен төзелгән кирмән изге урын була алмый! Крепость, построенная для завоевания чужих земель, никогда не может быть святой! И для победителей, и тем более для побежденных. Мы должны историю знать. К сожалению, сейчас многие уже перестали читать книги. Что там, я вот наблюдаю, на наших спектаклях не бывают и наши депутаты, редко бывают. Я думаю, Фарид Хайруллович, как-нибудь найдем возможность. Может быть, это будут парламентские слушания, где будем обсуждать наше духовное состояние. Безнең рухи дөньябыз ни хәлдә? Безнең кеше булып аталырга хакыбыз бармы? Әллә һаман да без артта калган кыргый халыклар булып яшәвебезне дәвам итәрбезме?
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
03.05.2012 №79 (26798)
Чыганак: Ватаным Татарстан
Әгәр дәүләт булмаса… милләтне шәхесләр тотып тора. Туфан ага шундыйларның берсе иде
//РИМАН ГЫЙЛЕМХАНОВ//
Тукай көннәрендә бер төркем язучылар белән Арчада – Кушлавычта, Кырлайда булдык. Олуг шагыйребезнең туган көнендә Туфан абый Миңнуллинның Арча якларына бармый калганын хәтерләмим. Кайбер елларны кунакларны: “Кире як, юл уңае түгел...” – дип, Кушлавычка алып бармыйлар иде. Ә Туфан абый: “Ничек инде Тукайның туган нигезенә бармыйсың? Оят кирәк сезгә...” – дип, җитәкчеләрне дә, кунак-язучыларны да тиргәп ташлый иде.
Әлбәттә инде, Тукайның туган көне уңаеннан уздырылган тантаналарда Туфан абыйга, гадәттә, беренче сүзне бирәләр иде. Күп кенә нотыкчылар һәр елны әйтелә торган “тәти” сүзләр әйткәндә, Туфан абый һәрвакыт яңа бер фикер әйтергә омтылды. Бу юлы Кырлайда сүз бирелгәч тә, ул чыгышын: “Әгәр дәүләт булмаса, халыкны, милләтне шәхесләр тотып тора, шәхесләр коткара. Тукай – дәүләтчелеген югалткан татар өчен әнә шундый шәхес”, – диде. Аннан соң: “Татарга, телебезгә кабер казучыларның үз каберләре янында татарча сөйләшербез әле. Без исән булмасак, башкалар сөйләшер...” – дигәнрәк сүзләр өстәде.
Казанга кайтыр алдыннан мин аңа: “Туфан абый, “әгәр дәүләт булмаса...” дигән сүзләреңне язмага баш итеп куйыйммы?” – дидем. “Ул минем фикер түгел. Кем әйткәнен тәгаен генә хәтерләмим. Туфан Миңнуллин фикере дип яза күрмә тагын”, – диде. Ә мин барыбер яздым. Гәрчә язмамның эчтәлеге тәмам үзгәрсә дә (эшкә килгәндә Туфан абыйның вафаты турында ишеткәч, Арчага сәфәребез турында язма хушлашу сүзенә әйләнде. – Р.Г.), исемен шулай “Әгәр дәүләт булмаса...” дип куйдым. Чөнки Туфан абый үзе дә милләтне саклап тотучы шәхесләребезнең берсе иде. Бөек кешеләр һәрвакыт тыйнак була инде ул. Туфан абый да шундый иде, гаҗәп беркатлы да иде ул. Һәрнәрсәгә сабыйларча ышаныр иде. Ә инде күңеленә тигән сүзләр ишетсә, кемнең-кем булуына карамастан, турыдан бәреп әйтер иде. Баксаң, мин Туфан абый турында күп беләм һәм күңелдә якты хатирәләр бихисап икән. Ләкин бүген көне андый түгел. Бүген йөрәк сыкрый. Татар үзенең олы йөрәкле шәхесен югалтты. Тукайның: “Бар уем, кичен көндезен синең хакта, милләтем...” – дигән сүзләре Туфан абыйга да багышланган кебек.
Соңгы тапкыр депутатлыкка барганда аңа: “Сиңа депутат булу нәрсәгә кирәк инде. Тыныч кына иҗат итеп ят!” – дигән идем. Туфан абый: “Син ялгышасың, Гыйлемхан дус (еш кына миңа шулай дип дәшә иде ул. Бәлки, “Риман” дигән ят исемгә теле бик әйләнмәгәндер), миңа татарымны яклап сөйләргә трибуна, югары дәрәҗәдәге хакимият трибунасы кирәк”, – дип миңа бераз үпкә дә белдергән иде. Һәм Татарстан Дәүләт Советында аның татар язмышына кагылышлы чыгышлары даими яңгырап торды. Авызларына су кабып утырган депутатларга да үпкәли иде ул. Бервакыт сессия утырышларын “биш ел уйналыр өчен язылган трагикомедия” дип атады. “Бу сүзләреңне дә языйммы?” – дигәч: “Яз, дөресе шул бит, ә мин дөреслектән курыкмыйм”, – диде.
Һәр заманда тугры сүзле кешеләргә кытлык булды. Аларны еш кына өнәп тә бетермәделәр. Туфан абыйга кырын караучылар да юк түгел. Әмма татар күңелендә аның рухы сакланыр әле. Алай гына да түгел, без бу рухны үзебез сакларга тиеш. Чөнки дәүләтчелегебез беткән бер заманда безне Туфан абый кебек олы шәхесләр тотып, берләштереп торачак. Урының оҗмахта, гүрең якты булсын, Туфан абый.
***
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин:
– Күренекле язучы, иҗтимагый эшлекле, татар драматургиясе классигы Туфан Габдулла улы Миңнуллин арабыздан китте. Бу хәбәр аның бай әдәби мирасы белән азмы-күпме таныш булган һәркемне тетрәндерде.
Ул тормышны чиксез яратып, хезмәт кешесе алдында баш иеп яшәде. Аның безгә мирас итеп калдырган әдәби әсәрләре шул хакта сөйли. Без күп сорауларга көндәлек тормышка хас булганча бик гади, әмма зирәк итеп җавап бирә алган, язылмаган законнар буенча, ягъни гомум кабул ителгән әхлак нормалары буенча яшәргә күнеккән республика парламенты депутатын югалттык. Язмыш кушуы белән без озак еллар бергә эшләдек. Дәверебезнең шушы күренекле вәкиле белән аралашу һәм һәрвакыт аның эшлекле киңәшләренә исәп тоту мөмкинлеге биргән язмышыма чиксез рәхмәтлемен.
Туфан Миңнуллинның абруе татар дөньясы өчен какшамас иде, аны эчкерсез яраттылар, ихтирам иттеләр. Гади кеше күңелен тирәнтен аңлый - сиземли торган кешене әле бик озак юксыначакбыз.
03.05.2012 №79 (26798)
Чыганак: Ватаным Татарстан
Туфан җылысы
//АЛСУ ХӘСӘНОВА//
Татар халкы тагын ятим калды. Мөнбәрләрдән, сәхнәләрдән һәрчак үзенең үткен фикерен, берәгәйле сүзен әйтеп, халкыбыз сагында торучы “атабыз” китеп барды. Танылган драматург, Татарстанның халык язучысы Туфан ага Миңнуллинның якты дөнья белән хушлашуына күңел һич кенә дә ышанып бетә алмый әле. Чөнки аның җылысын тоеп яшәргә ияләшкән идек.
Туфан абый белән соңгы очрашуым Габдулла Тукай туган көнендә булды. Җил-җил атлап чираттагы сессиядән чыгып килүе иде. Пиджагын төймәләп тә тормыйча, тулпар аттай тугарылган. Чабышка атлыгып торган елгыр атмыни! Димәк, бүген Туфан абыйның әйтәсе сүзе, кайнап торган фикере бар. Быел язучыларга бер генә Тукай премиясе дә бирелмәве аны бик кимсеткән, рәнҗеткән. “Тукай бәйрәменә бармый кала алмыйм, сорап чыктым”, – дип башлады ул сүзен. Шунда ук җилкәмнән кагып: “Хәлләр ничек соң?” – дип сорарга да онытмады. Аның кулының кайнарлыгы әле дә җилкәмне җылытып тора кебек.
Әйе, Туфан ага олысы-кечесе белән дә рәхәтләнеп, үз итеп сөйләшә белде. Тукай туган көнендә дә халык арасында мәш килеп йөрде. Әйтерсең, аның бу соңгы очрашуы, халкы белән саубуллашуы иде. Туфан Миңнуллинны һәр кеше ихласлыгы өчен үз итте. Чөнки эчендәге тышында булуы, сабыйларча сөенә белүе белән якын иде ул безгә. Күптән түгел “Казан утлары” журналында аның “Үзгәрү” дип аталган публицистик язмасы дөнья күргәч, рәхмәт әйтергә шалтыраттым. Шатлыгы эченә сыймады аның. Туфан ага язган әсәрләренә кайтавазын ишетүе белән дә үзен бәхетле язучы итеп саный иде.
– Без Туфан белән ярты гасыр бергә иҗат иттек, – ди “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Равил Фәйзуллин. – Аның белән бергә кочаклашып, күп аралашып йөрдек дип әйтә алмыйм, әмма иҗатта фикердәш, тугры каләмдәш идек. Бигрәк тә безне журнал якынайтты, ул “Казан утлары”ның алыштыргысыз редколлегия әгъзасы булды. Һәм дистә еллар аның әсәрләре журналда басылды. Бу публицистика Туфанның үзе, әдәбият, дөнья һәм, гомумән, яшәүнең мәгънәсе турында иде.
Дөрес, әлеге әсәр Интернет сәхифәләрендә урын алгач, төрле фикерләр яңгырады. “Татарга ике тиенлек файда китергән кеше түгел, үзе турында кайгыртты, яраклашты, җайлашты”, – дигән сүзләрне ишетү язучының үзенә дә авыр булгандыр. Кызганыч, безнең рухны тар күңеллелек сындыра. Шәхеснең кадерен арабыздан киткәч кенә аңлыйбыз шул. Кем-кем, әмма Туфан абый яраклашмады. Ул һәрвакыт кеше арасында да, җитәкчеләр җыелган урында да сорауны кабыргасы белән куйды, татарның язмышы, аның киләчәге турында кайгыртты. Үзе турында да уйламады ул. Әгәр үзен кайгыртып кына яшәгән булса, чит илләрдә әллә кайчан инде виллалар тоткан булыр иде. Хәтерлим әле, Туфан абыйның юбилее уңаеннан, фотохәбәрчебез Дмитрий Бунтуков белән аның өенә баргач, Нәҗибә апа: “Әй, бакчада кеше шикелле шәп йорт та төзи алмадың бит, тәрәзәсе мунчаныкы кебек кенә, баш та сыймый”, – дигәч, Туфан ага: “Аның каравы мин аны үз кулларым белән төзедем”, – дип җавап бирде. Әйе, язучының Казан янындагы бистәдә урнашкан өе кемнәрнеңдер мунчасы кебек кенә булса да, ул аны бик ярата иде. Шунда помидорын, кыярын үстерде, әтәч янына тавыклар алып җибәрде. Үзе әйтмешли, “крәстиән малае” кебек көн күрде.
Бакчасында Марсель Гали, Разил Вәлиев белән өчәүләп авыллар буйлап йөргән ат арбасын да саклап тота иде әле ул. “Экспонат инде бу, утырып кара әле, кайчан күрер идең әле моны”, – дип мине арбага утырырга кыстый башлады. Арчадан кайтышлый, Туфан ага мине әнә шулай бакчасы буйлап сәяхәт иттергән иде. Төрле сортлы помидорларын өзеп, яшелчә бакчасындагы уңышын сөенә-сөенә күрсәтүләре бүгенгедәй хәтеремдә.
Әйе, аның авылны яратуы, бакчада әвәрә килеп, җир эшендә казынуы – үзе бер иҗат иде. Фикердәше Марсель Гали белән дә алар туган авылы Мәрәтхуҗага ун көнлек каникулга кайтып китә торган булганнар. “Безнең аның белән җеннәр туры килә иде, – ди Марсель абый. – Авылга кайтып, табигать кочагында рәхәтләнеп иҗат итә идек. Туфан аганың үлеме –олы фаҗига. Ул бик хәрәкәтчән кеше иде. Без аның 80-90 яшьлек юбилейларын гөрләтеп уздырырбыз дип уйлаган идек. Бүген яшәүнең мәгънәсе җуелды кебек. Чөнки яңа әсәремне язып, басылып чыгуга ук, Туфан нәрсә әйтер икән, дип уйлый идем. Аның барлыгын һәрдаим тоеп яшәдем”.
Туфан Миңнуллин һәрчак күтәренке рухлы булып кала белде. Аның илдә бара торган сәясәткә, әдәбият һәм сәнгать дөньясындагы ыгы-зыгыларга һәрчак үз фикере булды. Ул әйтәсе сүзен кайбер язучылар кебек алдан уйлап, бер көннән соң гына әйтмәде. Аның җавабы шунда ук әзер иде, чөнки Туфан аганың фикер казаны һәрвакыт ташып торды, аның һәрдаим өздереп әйтерлек сүзе булды. Бу фикер – Туфанныкы гына иде.
Язучы үзе иҗат иткән Әлмәндәр карт кебек 90 яшенә кадәр җитмәсә дә, ул яшәүнең мәгънәсен тоеп яши белде. Соңгы елларда аның авызыннан: “Теге дөньяга барырга чемоданны әзерләр вакыт җитте, ә аның эче буш була алмый”, – дигән фикерләрен еш ишеткәләдек. Күңеле сизгәндер, күрәсең. Ә татар халкына армый-талмый хезмәт иткән, гасырлар дәвамында милләтенә, әдәбиятның алтын фондына керерлек әсәрләр иҗат итеп калдырган шәхеснең чемоданы буш була алмый. Безнең генә күңел сандыгыбыз бушап калды.
152_3
//Дмитрий БУНТУКОВ фотосы//
03.05.2012 №79 (26798)
Чыганак: Ватаным Татарстан