Нургалеева Ляля Хашимовна
👁1009
Фотография

Нургалиева
Ләлә Һашим кызы

1957.04.02   2011.11.23


Татарстанның атказанган укытучысы

 




КҮҢЕЛЛӘРДӘ МӘҢГЕ КАЛЫР

2011 нче елның ноябрь иртәсеадә кайгылы хәбәр алдык. Каты шырудан сон, 54 яшендә укытучыларның остазы, Татарстанның атказанган укытучысы, яраткан хезмәттәшебез Нургалиева Ләлә Хашим кызы арабыздан китте.

һәркемгә мәрхәмәтле, ярдәмчел, балалар күңелен аңлаучы, үз эшенең остасы Ләлә Хашим кызы, Саба урта мәктәбен тәмамлагач, Казан Дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында укып, белгечлек ала. Озак еллар балаларга математика фәненең серләрен төшендерә, директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшли. Ләлә Хашим кызы, талантлы педагог һәм җитәкче буларак, һәркем белән уртак тел таба белде, укучыларына һәм хезмәттәшләренә игътибарлы, кайгыртучан иде.

һәркемнең кайгы-шатлыкларын, борчу-хәсрәтләрен газиз йөрәге аша үткәрә белүче, үзенең зур тырышлыгы белән районыбыз күләмендә олуг шәхескә әверелгән хезмәттәшебезнен вакытсыз һәм үкенечле үлем белән арабыздан китүен бик авыр кичерәбез. Нургалиена Ләлә Хашим кызы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Авыр бу минутларда әнисенең, туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Саба кадетлар мәктәбе коллективы