Магдиев Мухаммат Сунгатович
👁2400
Фотография

Мәһдиев
Мөхәммәт Сөнгат улы

1930.12.01   1996


Язучы, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче

 



Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш юлы

 

Язучы, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев 1930 елның 1 декабрендә Татарстан АССРның Арча районы Гөберчәк авылында туган. 1944 елда Сикертән авылындагы 7 еллык мәктәпне һәм 1947 елда Арча педагогия училещесын тәмамлаганнан соң, шул ук районның Сеҗе урта мәктәбендә бер ел өлкән пионер вожатый булып эшли, аннары, 1948−1950 елларда, хәзерге Саба районының Керәнне 7 еллык мәктәбендә тарих  фәне укыта. 1950 −1954 елларда Балтик хәрби флотында хезмәт итә.

Флоттан кайткач, 1955 − 1960 елларда Арча төбәге мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 1959 елда читән торып укып, Казан дәүләт педагогия институтының тарих бүлеген тәмамлый. 1980 елдан М. Мәһдиев В.И. Ульянов — Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурага укырга керә һәм, аны уңышлы тәмамлап, 1964 елның мартында “Татар совет әдәби тәнкыйте (1917 − 1932 еллар)” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

Фотография Аспирантураны тәмамлаганнан бирле М.Мәһдиев университетның татар әдәбияты кафедрасында башта ассистент, өлкән укытучы, ә 1968 елдан доцент булып эшли. Ул − 1961 елдан КПСС члены.

М. Мәһдиев — иҗат юлын әдәбиятчы һәм әдәби тәнкыйтьче булып башлаган язучы. Аспирантурада укыган елларында ул татар иҗтимагый фикер үсеше, әдәбият һәм әдәби тәнкыйть тарихы, халык аваз иҗатын фәнни өйрәнү мәсъәләләре белән кызыксына башлый һәм алтмышынчы еллар дәвамында республика матбугаты битләрендә шул темаларга багышланган бер төркем мәкаләләрен бастыра.

Аның Таип Яхин, Габделмәннан, Рахманколый, бертуган Гобәйдулла һәм Габдулла Бубилар кебек унтугызынчы йөз ахыры һәм егерменче йөз башы татар мәгърифәтче педагоглары Г. Сәгъди, Гали Рәхим, Г. Нигъмәти, Ф. Сәйфи − Казанлы кебек совет чоры әдәбият галимнәре һәм тәнкыйтьчеләре турында бай архив материалларына нигезләп язган мәкаләләре, иҗат портретлары, фольклористика һәм әдәбият фәненең аерым проблемаларын тикшергән гыйльми — тәнкыйди хезмәтләре киң җәмәгатьчелектә тирән кызыксыну уяталар.

Язучы—прозаик буларак исә М. Мәһдиевның исеме бераз соңрак, алтмышынчы елларның ахырларыннан күренә башлый. 1967 елны “Казан утлары” журналының бишенче санында “этюдлар” дигән гомуми баш астында аның берничә кыска хикәясе — әдәби парчалары басылып чыга, тагын бер елдан шул ук журнал битләрендә (1968 ел, 5 сан) “Без — кырык беренче ел балалары” исемле повесте дөнья күрә. Бөек Ватан сугышы чорының авыр шартларында педагогия училещесында укучы яшүсмерләрнең көндәлек тормышын, аның формалашуын, дөньяны танып белергә өйрәнүләрен, кызыклы ситуацияләр, оста тотып алынган тормыш детальләре һәм үзенчәлекле кеше характерлары аша гаҗәеп җанлы итеп гәүдәләндергән, композицион яктан җыйнак эшләнгән һәм күп бизәкле, җор, үткен тел белән язылган әлеге повесте укучылар һәм әдәби тәнкыйте тарафыннан татар прозасындагы бер яңалык итеп каршы алына.

Шуннан соң иҗат ителгән күләмле әсәрләре — сугыштан соңгы беренче елларда авыл интеллигенциясе, мәктәп тормышы, укытучы—фронтовикларның укыту—тәрбия өлкәсендә фидакяр, намуслы хезмәте турындагы “Фронтовиклар” (1972) романы һәм, тематик эчтәлеге ягыннан шул ук авыл тормышы, сугыш алды, сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы чордагы колхоз чынбарлыгын, аның кешеләрен үзәккә алып, шул заманга хас күп төрле иҗтимагый, әхлакый—фәлсәфи проблемаларны художник күзе аша анализлаган, актуаль яңгырашлы, халыкчан рухлы “Каз канатлары” (1975) романы, “Кеше китә — җыры кала” (1978), “Ут чәчәге” (1980), “Исәнме, Кәшфи абый” (1982) кебек повестьлары белән М. Мәһдиев татар әдәбиятының алгы сафына баса.

Мөхәммәт Мәһдиевнең прозада беркемне дә кабатламый торган үз стиле, үз язу манерасы бар. Ул әсәр өчен материал сайлауда, аңа якын килү һәм аны сәнгатьчә сурәтләү алымнарында гаятъ үзенчәлекле язучы. Аның күпчелек әсәрләрендә башыннан ахырына кадәр үтәли сузылып бара торган сюжет сызыгын очратмыйсың. Тоташ конфликт, үзәк ситуация төенләше дә юк. Автор бер вакыйгадан икенчесенә, бер урыннан икенче урынга, бер дәвердән икенче дәвергә күперләр салып тормыйча, җиңел күчеп йөри. Шуңа бәйле рәвештә аның язу стиленең характеры да үзгәрә: кырыс реализм, драматизм, юмор, лиризм, сатира, үзара бер—берсе белән гел аралашып, чиратлашып бара. Гомумән, нечкә юмор, ирония, җорлык, халыкчан тапкырлык язучы стиленә хас төп сыйфатлардан саналалар.

М. Мәһдиев — драматургия жанрында да көчен сынап караган язучы. 1983 елда әдипнең хезмәткә бәйләнештә гаилә һәм әхлак проблемаларын яктырткан “Борчулы өч көн” исемле комедиясе Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә уйналды.

1984 елда “Казан утлары” журналында авторның бүгенге авыл тормышына багышланган “Мәңгелек яз” (1982) исемле яңа романы басылып чыкты.

М. Мәһдиев 1983 елның гыйнварыннан РСФСРның атказанган культура хезмәткәре дигән мактаулы исем йөртә.

М. Мәһдиев — 1969 елдан СССР язучылар союзы члены.

М. Мәһдиевнең балачактан формалашкан иҗат лабораториясе.

 

Фотография Танылган язучы М. Мәһдиевнең иҗат лабораториясе үзе төсле үк бик үзенчәлекле, башкаларныкыннан аерылып тора торган бик күп кызыклы якларга ия. Укучыга “Кеше китә — җыры кала”, “Фронтовиклар”, “Ут чәчәге” һәм башка шуның кебек җәүһәрләрне биргән, шигъриятне мемуар жанрында безгә кыйммәтле истәлекләр калдырган Мөхәммәт Мәһдиев феномены 70—80нче еллар әдәбияты күгендә якты йолдыз булып балкысын өчен, әлбәттә, язучы шәхесенең бай рухи дөньяга, уникаль психологик сәләтләргә ия булуы кирәк булган.

Язучының иҗат лабораториясе ерактан, балачактан алган тәрбия һәм тәэсирләрдән башлап формалаша. Тикмәгә генә әтисе Сөнгат абзыйның, туганнан туган абыйсы Фәрит Сафинның ничек итеп әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләүләрен ягымлы җылылык белән искә алмый язучы. Язучы күңелендә озак еллар буена сакланып килгән язасы килү теләгенең (әдәби әсәр язарга иң беренче этәргечнең дип аңлыйк) башы да әнә шул әдәбиятка булган мәхәббәткә барып тоташа торгандыр, мөгаен.

Язучы иҗатының үзенчәлекле яклары: аның әсәрләренең тирән сагышка, моңга ия булуы, шул моңның нечкә юмор белән үрелеп баруы. Моң белән юморның синтезыннан торган, татар әдәбиятында “Мөхәммәт Мәһдиев стиле” дип исеме чыккан бу үзенчәлекнең чыганагын да әдип үзе тормыштан күрә, балачактан ук алынган тәэсирләргә китереп бәйли.

Аның иҗатында сугыш алды, афәт чоры һәм 50—60нчы еллар татар авылы тормышы киң колачлы, кабатланмас язмышлар аша тасвирлана. Халык тормышын, көнкүрешен ул яхшы белә, аны сәнгатьчә төгәл, ачык күренешләр, детальләр ярдәмендә тасвирлый да.

М. Мәһдиев үзен әдәбиятка алып кергән юнәлешенә тугрылыклы кала, 30—60нчы елларда татар авылы язмышына, чордашларының авыр, ләкин беркайчан да тамчы калмый торган рухларына мәхәббәтен яшермичә яза, шуларга мәдхия яудыра.

М. Мәһдиев өчен табигать белән кеше аерылгысыз төшенчәләр. Тирәлек тормышында ул кешеләргә хас чалымнарны күрә.

М. Мәһдиевның иҗаты

 

“Фронтовиклар” романы турында.

Роман беренче тапкыр “Казан утлары” журналында (1972, 1-4 саннар), аерым китап булып Казанда (1973,1988 елларда, рус телендә Мәскәүдә 1974 елда (“Большая земля под крылом” исемендә), Казанда “Фронтовики” исемендә (1983) дөнья күрә. Тарихы — драматик.

... 1971 елның җәендә Гариф Ахуновны “Казан утлары” журналының баш редакторы итеп билгелиләр. Ул әлегә иске материал белән эш итә, әмма инде журналның 1972 елгы 1 — санына “баш редактор” дип имзасын куярга җыена. Яңа әсәр эзли. ә М. Мәһдиевта әлегә Ф. Миңнуллин белән Р. Мостафин гына белгән яңа романының кулъязмасы бар. Бу ике иптәш яңа редакторга моны җиткерәләр. Г. Ахунов үзенең якташы, сабакташыннан кулъязманы сорап ала һәм укып чыккач “баш редакторлык карьерамны синең романны бастырудан башлыйм” дип авторга вәгъдә дә биреп ташлый. Автор исә “обком” дигән юньсез бер оешмада үзенә карата нинди мөнәсәбәт яшәгәнен белә һәм Г. Ахуновка сабыр булырга киңәш итә.

Әмма Гариф Ахунов бу мәсъәләдә егет булып чыга. Обкомга көн чакырталар аны, кич чакырталар. “Сез нәрсә басканыгызны беләсезме? Ул бит ...” Г. Ахунов обкомнан кайткан саен төннәрен авторның өенә кулъязма күтәреп йөри. Обкомда әйтә: “әгәр шушы әсәрне бастырмасам, мин баш редактор түгел, эшемне ташлыйм” — ди. әсәр шактый имгәтелеп басылды, Г. Ахуновның байтак чәчен агартты. Мөхәммәт Мәһдиев аңа гомер буе рәхмәтле. “Фронтовиклар” романын язган өчен авторны университетның парткомына чакыралар. “Гонорарлы әсәр язырга ни хакың бар?” “Фронтовиклар” — яши, заман үзгәрешләре аның төсен югалтмады кебек. Г. Ахунов моны теге елларда ук шулай аңлаган, сизгән ... әсәр, әлбәттә, үзгәргән: беренче вариантында аның төп персонажы Рушад “халык дошманы” малае иде, университетның “мехмат”ына аны шуның өчен алмыйлар. Кулдан—кулга йөри торгач, әсәрнең бу өлеше төссезләнгән.

Аннан соң да әсәр бик ук макталмады кебек.

“Без — кырык беренче ел балалары”.

 

Автордан

Атадин бала яшь кала,
бик күп эшләр башкара.
Халык җыры


  Безнең балалык еллары дәһшәтле Ватан сугышына туры килде. Ватан язмышы дигән олы хис безнең күңелләргә әнә шул елларда кереп урнашты Без балалык чорыбызда таякны ат итеп уйный ал­мадык, бәлки чын атлар җигеп колхоз басуында эшләдек Атлар азайгач үгез җиктек, сыер җиктек. Ни генә эшләсәк тә: мәктәптә пионер сборы уздырабызмы, җилкәгә сәнәк салып иген басуына чы­гып китәбезме — без моны явыз дошманны җиңү сәгатен якынайту өчен дип чын күңелдән ышанып эшли идек.

Еллар үтте, безне инде хәзер «урта буын» кешеләре дип атыйлар. Үткән гомерне искә төшерү, аны анализлау әнә шул “урта буын”га килеп җиткәч башлана, күрәсең Бу китапны язар алдыннан мин үземнең бала чагымны, үсмер елларымны тагын бер кат күңелдән кичердем. Безнең шул елларыбызны билгели торган бер нәрсә булган икән: ул — сугыш, изге сугышның дәһшәте, Бөек җиңү көнен якы­найту теләге, фашизмга нәфрәт, героик Армиябезгә чиксез мәхәббәт. Безнең дөньяга карашыбызны әнә шул хисләр формалаштырган икән.

Шулай булгач, безгә бүген ничә генә яшь булмасын, кешеләр безне бүген кайсы буынга гына кертеп сөйләмәсен, мин яшьтәшләрем исеменнән бер дә шикләнмичә әйтә алам: без — кырык беренче ел балалары. Әсәрнең исеме әнә шулай туды.

Яшьтәшләрем белән мин горурлана алам: минем сабакташларым бүген Ватаныбызның төрле  почмакларында зур, мактаулы эш баш­кара. Алар арасында алдынгы педагоглар, мәктәп директорлары, кол­хоз председательләре, галимнәр, офицерлар, агрономнар, шоферлар бар — ләкин эшлексезләр, җилкуарлар юк. Чөнки алар яшьтән Ватан язмышы белән суладылар, Ватан язмышы өчен кайгырырга, шатла­нырга бала вакыттан ияләнделәр.

Әнә шул сабакташларыма, бүгенге урта буын кешеләренә ба­гышлыйм бу әсәремне.

1972  ел,  апрель


Повесть. әсәрнең тарихы кызыклы гына. Аны язарга авторга тәнкыйтьче Ф. Миңнуллин тәкъдим итә. Башта ул хикәя буларак уйланыла. Исеме: ”Мәскәү татары”. Ләкин язу процессында исеме дә, күләме дә үзгәрә. “Казан утлары” журналының баш редакторы Р. Мостафин аны эчке рецензиягә редколлегия әгъзасы И. Газига бирә. И. Гази бер сүзен дә үзгәртмичә авторга нибары бер җөмлә өстәтә. әсәр журналның 1969 елның 5нче санында, аннан өч тапкыр җыентыкларда, ике тапкыр рус телендә (Казанда һәм Мәскәүдә) дөнья күрде. Авторның бер сүзе дә редакторлар тарафыннан төзәтелмәгән бердәнбер әсәре. Шушы әсәре белән Мөхәммәт Мәһдиевне (“Атадан бала яшь кала”, Казан, 1969) СССР Язучылар Союзына әгъза итеп алдылар.

Повестьта Бөек Ватан сугышы чорында педагогия училищесында укучы яшүсмерләрнең көндәлек тормышы сурәтләнгән. Педагогия училищесының төрле курс студентлары үзешчән сәнгать түгәрәге оештыралар. Менә безнең районның Мәтәскә авылы клубында концерт бара. Клуб тәрәзәләренең күбесе томаланган. Адәм авызыннан пар чыга, халыкның олысы—кечесе клубта. Чөнки сугыш вакытында халыкның бөтен рухи тормышы клубта.

“Бу китапны язар алдыннан мин үземнең бала чагымны, яшүсмерлек елларымны тагын бер кат күздән кичердем. Шулай булгач, безгә бүген ничә яшь булмасын, кешеләр безне бүген кайсы буынга гына кертеп сөйләмәсен, мин яшьтәшләрем исеменнән, бер дә икеләнмичә әйтә алам: без — кырык беренче ел балалары”, — дип яза М. Мәһдиев үзенең әсәрендә.

“Кеше китә — җыры кала”.

Фотография  

Повестьның төп герое Шәяхмәтнең язмышы гыйбәрәтле. Аның өйләнү, шунда ук аерылу һәм икенче хатын итеп ире хәбәрсез югалган солдатканы алырга җыенды — үзе бер тарих. Инде өйләнгәч туган ике улының язмышы да үзенчәлекле. Хәкимулланың матур, ләкин бик усал кыз Вәсфикамалга өйләнеп гомер итүе дә истә калырлык итеп тасвирланган. Кеше язмышларын сурәтләү, авыл тормышы күренешләре — атлар елавы, дәүләткә бәрәңге тапшыру, ашлыклар өлгерү, шунда ук беренче дөнья сугышы вакытында Германияда пленда булган Шәйхи Хәлфәнең истәлекләре белән аралашып килә.

Сугыш вакытында ирексездән колхоз рәисе йөген тартырга мәҗбүр булган Шәяхмәтнең психологиясе оста ачыла. Менә бер генә деталь. Бик авыр вакытта герой, алланы исенә төшереп, намаз укымакчы була. Бу намаз шулайрак килеп чыга: “Илаһи ният кылдым кичке намазга ... үзенең төп бурычыңны нидә күрәсең?.. Фронтны икмәк белән тәэмин итүдә!.. Йөземне юнәлдердем кыйбла тарафына... Колхоз милке дип нәрсәгә әйтәбез?..”

Күренеп тора: биредә ахирәтлек белән дөньялык уйлары бутала, герой характеры икегә—урталайга бүленә.

Ары табан әсәрдә гәүдәләндерелгән авыруга сабышып сугышка бармый калган Заһри Шәяхмәтнең улы Нургали, вакытсыз дөнья куйган укытучы Рәмзия. Хакимулла һәм Хисмәт атлы чолганышта калган солдатлар, фронттан кайткан офицер Тимерхан, катлаулы характерлы район прокуроры Улибаева, Берлинны алуда катнашкан әхмәтзариф һәм башка күпләр — барысы да истә калырлык, үзенчәлекле кеше язмышлары.

“Кеше китә — җыры кала”.

Минтимер Шаймиев

Татарстан Республикасы Президенты.

 

Халык улы

Фотография  

Республикабыз районнарында йөргәндә мин әледән-әле Мөхәммәт Мәһдиевне хәтергә төшерәм. Татарстанның һәм аеруча авыл җиренең табигатен, ямьлелеген, авылда туып-үсеп тә күпләребез күрә, тоемлый алмаган матурлыгын тасвирлап бирүдә, белмим, аңарга тиңләшкән башка берәү булдымы икән? Гүзәл табигать кочагында хезмәт сөючән халык, әхлакый һәм рухи күзлектән гармонияле, сәламәт кешеләр яши. Татар­станның һәм, гомумән, татар халкының бетмәс-төкәнмәс җегәре, бай үткәне, бүгенгесе һәм, мин ышанам, һичшиксез матур булачак киләчәген әнә шул кешеләр тәэмин итә.

Хәтеребездә якты йолдыз кебек балкып калган Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты хакында җыеп кына әйтергә кирәк булса, мин аны туган җиребез Татарстан табигате һәм шул табигатькә тиң замандашларыбызның җанлы энциклопедиясен тудырган әдип дип әйтер идем. Тантаналы төстә аның үз кулына “Татар­станның халык язучысы” дигән югары исем бирелү турындагы таныклыкны тапшыруым белән үземне бәхетле саныйм.

Мөхәммәт Мәһдиев — үз халкы, республикасы һәм якташ­лары белән эчкерсез горурланып яшәде һәм иҗат итте. Татар халкы һәм Татарстан да үз улын онытмас, аны һәрчак сагы­нып, олылап искә алыр.

 


Әмирхан Еники

Талант — халык байлыгы

Фотография Ике язучы арасындагы шактый озакка сузылган мөнә­сәбәтләр турында күп сөйләп булыр иде. Төрле чакларын искә төшерә-төшерә... Әмма чын мөнәсәбәтне күрсәтер өчен күп сүзгә караганда кайчан бер факт та җитә кала. Мәрхүм Мөхәммәт Мәһдигә турыдан-туры кагылган әнә шундый фактны биредә искә төшермәкче булам. Ул минем Тукай премиясе комитетына язган хатым. Менә аның үземдә сак­ланган нөсхәсе:

“Габдулла Тукай исемендәге

Дәүләт премиясе комитеты әгъзаларына

Язучы Мөхәммәт Мәһдиев Язучылар союзы тарафыннан Тукай премиясенә өченче тапкыр тәкъдим ителде. Димәк, Мәһдиевнең соңгы тапкыр куелуы, башка инде аны тәкъдим итеп булмаячак. Шуңа күрә бу юлы ана премия бирү-бирмәү мәсьәләсен аеруча бер җаваплылык белән карарга кирәк.

Өченче тапкыр тәкъдим ителгән әсәрләренә (“Кеше китә — җыры кала”, “Торналар төшкән җирдә” һәм яңа өстәлгән “Бәхилләшү” повестьларына) тукталып тормыйм, алар һәммәсе дә киң таралган, танылган, укучылар тарафыннан яратып укылган әсәрләр. Үзләренең художество дәрәҗәләре белән моңарчы Тукай премиясенә лаек булган әсәрләрдән һич тә ким түгелләр, хәтта аларның кайберләреннән өстен дә торалар. Ә авыл хәлләрен, андагы кешеләр язмышын бик нечкә тоеп, белеп, борчылып язылулары белән ул әсәрләрнең гомере бик озын булачак. Кыскасы, алар Тукай премиясенә һичшиксез лаек әсәрләр.

Шулай да минем җаным тыныч түгел — тагын бирелмичә калмагае иде дип бик борчылам. Әгәр бу юлы да бирелмичә калса, бу инде әдипнең талантын, бөтен иҗатын һәм галим, публицист буларак актив эшчәнлеген инкарь итү булачак, һәм мондый гаделсезлек әдипнең җанына төзәлмәс тирән яра салачак. Шуңа күрә мин комитет әгъзаларыннан бик үтенәм: М. Мәһдиевкә Тукай премиясен бирү мәсьәләсен һәртөрле конъюнктура исәпләреннән өстен торып, бары гаделлек принципыннан чыгып карасагыз иде. Талант — халык байлыгы, дип әйтергә яратабыз, димәк, аны саклый да белергә кирәк. Өченче тапкыр куеп та бирмичә калдыру нәкъ менә чын талантка зур сансызлык һәм мәрхәмәтсезлек күрсәтү булыр иде. Комитет әгъзалары бу юлы аны эшләмәсләр дип ышанам.”

4 март, 1990 ел

 

Гомәр Бәширов

Аны бик сагынабыз

Якын кешең хакында ни дә булса язу шактый ук кыен шөгыль дияр идем Чөнки андый очракта үзең дә сизмичә хискә бирелеп хакыйкатьтән читкә тайпылуың да бик ихтимал Әмма Мөхәммәт Мәһдиев хакында фикер йөрткәндә, минемчә, андый хәл янамый. Ни сәбәпле дигәндә, аның турында язганда “арттырып җибәрү” мөмкин дә түгел кебек. Ул бик тә үзен­чәлекле шәхес иде. Фәнни хезмәтләрен яки әдәби әсәрләрен иҗат иткәндә ул нәкъ үзенә хас стильдә генә, фәкать үзенчә генә язды. Мөхәммәт Мәһдиев үзенең сәлахиятен талантың һәм тырышлыгың булуны таләп итә торган берничә тармакта күрсәтте. Ул даны еракларга таралган мәшһүр укыту йорт­ларының берсе булган Казан университетында утыз ел буенча татар әдәбияты фәнен укытты. Аның шушы эшчәнлеге үзе генә дә Мөхәммәтне күренекле шәхесләребез сафына алып кергән иде инде. Аның дистәләгән шәкертләре хәзер республикабызда һәм башка өлкәләрдә бик тырышып мәгърифәт нуры тараталар.

Әмма Мөхәммәт педагог булу белән генә чикләнмәде, ул әдәбият фәненә дә игътибарга лаеклы зур өлеш кертте. Мәсәлән, аның "Фатих Әмирхан" дип аталган әсәрен (1986 нчы ел), "Әдәбият һәм чынбарлык" дигән шактый күләмле җитди китабын (1987 нче ел), шулай ук рус телендә басылып чыккан “Социальные корни таланта” (1990 нчы ел) дип аталган брошюрасын, күпсанлы башка хезмәтләрен укучылар һәм укытучылар әле хәзер дә бик яратып укыйлар. Бу хезмәтләрдә татар әдипләренең һәм шагыйрьләренең иҗатларына төрле җәһәттән тирән анализ ясала. Беренче нәүбәттә аның иҗти­магый тормышыбызда элек күләгәдә калып килгән җитди вакыйгаларны кыю рәвештә җәмәгатьчелек алдына чыгарып бастыруын искә алырга кирәк дип уйлыйм. Мәсәлән, боль­шевистик матбугатта элекке мәдрәсәләр фәкать тискәре яктан гына искә алына иде. Имештер, революциягә кадәр эшләп килгән мәдрәсәләр балаларның аңын, белемен үстерүгә берничек тә ярдәм итмәгәннәр, бәлки киресенчә, алар дини схоластика белән яшьләрнең акылын гына томалап килгәннәр. Башкасын әйткән дә юк, мең ел буена халкыбызга тугрылык белән хезмәт итеп, аның тарихын теркәп барган, телебезне, моңыбызны, динебезне, гореф—гадәтләребезне саклап калырга ярдәм иткән игелекле гарәп язуын “комган әлифбасы” дип мыскыл итүгә кадәр барып җиткәннәр иде. Мөхәммәт менә шушы гадел­сезлеккә беренчеләрдән булып кыю рәвештә каршы чыкты. Үзенең 1989 нчы елда басылган “Тарихның бер тармагы” дип исемләнгән мәкаләсендә. Мөхәммәт болай дип язган иде: “Татар тарихында һич тә өйрәнелмәгән, кул-аяк тимәгән бер тармак бар. Ул — татар мәдрәсәләренең тарихы. Ни өчендер безнең фән эшлеклеләребез бу мөһим мәсьәләгә тукталырга вакыт тапмыйлар. Хәлбуки, татар мәдрәсәләре, үзләрендә күпсанлы укымышлы яшьләр туплаган уку йортлары буларак, татарлар арасындагы иҗтимагый фикер үсешендә билгеле бер роль уйныйлар”.

Шушы фикеренә ул Татарстанның Әгерҗе районындагы мәшһүр Иж-Буби мәдрәсәсендә уку эшләренең куелышын мисал итеп китерә. Моңа кадәр бу мәдрәсә дә, нәкъ башка чордашлары кебек үк, җәмәгатьчелек игътибарыннан читкә калып килгән. Хәлбуки, бу мәдрәсәнең аз дигәндә ике йөз еллык тарихы бар икән. Ул мәдрәсә, дин сабагы укыту белән чикләнмичә, яшьләрне дөньяви фәннәр белән дә коралландырып үз заманының укымышлы зыялысы итеп чыгарырга тырышкан һәм бу өлкәдә зур казанышларга ирешкән. Ләкин патша жан­дармериясенә татар яшьләренең дөньяви фәннәрне өйрәнеп күзе ачылуы ошамый, чөнки патша хөкүмәте татар халкын гомер буена телсез-авызсыз кол итеп калдыруны максат итеп куя. Шул явыз фикерне гамәлгә ашыру өчен патша жандармериясе, кире беткән кадимчеләр ярдәме белән, 1910 нчы еллар башында Буби мәдрәсәсе мөгаллимнәрен эзәрлекли башлый һәм бу шау-шулы процесс Буби мәдрәсәсенә жандармнарның төнге һөҗүм­нәре белән, мөгаллимнәрне төрмәгә утырту белән төгәлләнә. Мөхәммәт бу хакта һәр җәһәттән нигезләп язылган зур мәкалә белән чыкты.

Аңлашылса кирәк, бу мәкалә Буби мәдрәсәсен популярлаш­тыру булып кына калмады, бәлки зыялыларның өлкәннәрендә күңел күтәренкелеге тудырды:

Карасана, чыннан да, нигә әле без революциягә кадәр шулкадәр муллалар, мөгаллимнәр тәрбияләп чыгарган күп санлы мәдрәсәләребезне һичбер сәбәпсез шулай оныттык соң? — дигән борчулы сөаль тудырды, һәм озак та үтмәде, элекке мәдрәсәләр, андагы уку тәртипләре хакында күп санда мәка­ләләр күренә башлады. Ниһаять, байтак кына көттереп булса да, Мөхәммәт ярдәме белән “Мәдрәсәләрдә китап киштәсе” дигән ярыйсы ук калын (420 бит) китап пәйда булды.

Хәер, татар әдәбиятында авыл халкы тормышына багыш­ланган әсәрләр элек тә аз түгел иде. Алар арасында без Г. Ибраһимов, М. Галәү, Г. Толымбай, М. Гали һ.б. кебек классик язучыларыбыз белән дә очрашабыз. Мөхәммәт исә укучы күз алдына авылның хәзерге заманга хас яңа образларын китереп бастырды. Укучы аның "Без — кырык беренче ел балалары" дигән беренче әдәби әсәрен үк җылы каршылады. Чөнки ул вакыттагы яшьләрнең бик күбесе әле күптән түгел генә нәкъ әнә шундый авырлыклар кичергән иде. Бу әсәр авыл яшьләренең әнә шул чактагы рухи тормышларын, хәсрәт вә шатлыкларын нәкъ үз вакытында бик оста тотып алган иде.

Сугышта булып бик күп авырлыклар кичереп, дөнья күреп кайткан ир-атлар авылда үзләренә аерым бер катлау тәшкил иттеләр. Мөхәммәт Мәһдиев үзенең “Фронтовиклар” дигән әсә­рендә нәкъ менә шушы фидакарь кешеләр образын бирә алды...

Мөхәммәтне искә алганда күңел түрендә һәрвакыт үкенечле бер фикер уяна: [ул] арабыздан бик тә вакытсыз китеп барды. Ул әле галим буларак та, әдәби әсәрләр иҗат итүче талантлы әдип буларак та киләчәктә әдәбиятыбызга бик кыйммәтле яңа әсәрләр бүләк итәргә сәләтле иде. Ләкин... нихәл итмәк кирәк? Язмыш безнең теләгебез белән исәпләшми ләбаса, ул үз кануннары буенча эш итә. Димәк, без инде Мөхәммәт калдыр­ган әдәби мирасның кадерен белергә, әсәрләрен халыкка мөмкин кадәр тулырак, ешрак җиткерү чарасын күрергә тиеш булабыз...

Гыйнвар, 1996 ел.


“Мәхәббәт абый”.

 

Фотография Студентлар арасында аны яратып, үз итеп, “Мәхәббәт абый” дип әйтүчеләр бар иде. Без укыган чорда (1981—1986) Мөхәммәт абый кебек университетның татар бүлеге студентлары симпатиясен казанган укытучы тагын булдымы икән?! 18—20 яшьлек егетләр—кызлар анарга мөкиббән идек. Чөнки ул Тукай әйтмешли, “коеп куйган” укытучы гына түгел, ә артист та, философ та, психолог та иде.

Мөхәммәт абый Мәһдиев укыган (дөресрәге, сөйләгән) лекцияләрнең язмалары — студент чагымның иң кадерле истәлеге. Лекцияләрне шул дәрәҗәдә мавыктыргыч итеп сөйли иде ки, кайчагында Мөхәммәт абый: “Язып куегыз, имтиханда кирәге чыгар”, дип исебезгә төшерер иде.

Чыгышлары һәрвакыт бүгенге тормыш, чынбарлык белән бәйле, өземтә итеп кулланырлык тирән мәгънәле фикерләрдән гыйбарәт булып, мин аларны аерып язып куя барганмын. Болар белән танышу һәркемгә кызыклы булыр иде. Мәсәлән, “Баерга омтылган кеше — бәхетсез кеше”, “Тормыш яхшырган саен әхлак нормаларының бәясе арта”, “әхлак нормаларының теге ягына чыгу коточкыч һәлакәткә китерергә мөмкин”, “Андый кешегә (үзеннән түбәнгә — Х.Р.) кияүгә чыккан хатын—кыз тормышта җәзасын күрми калмый”, “Галимлек профессорлык белән үлчәнми”, “Шагыйрь табигать кочагында гына туа ала, асфальтта, ташта шагыйрь туа алмый”, “Аны (Тукай премиясен — Х.Р.) бик аласы килеп йөриләр”, “Руслар Пушкинның кемнән ничә тиен акча алып торганына кадәр беләләр, ә Тукайның Казанга нинди вакытта килүе дә билгеле түгел. Безнең татар — кеше кадерен белми торганрак халык”, “әдәби әсәргә зур әдәбият күзлегеннән чыгып бәя бирергә кирәк”, “Беренче театр” дәрәҗәсенә бер комедиянең дә барып җитә алганы юк” һ.б.

Еллар узган саен бу фикерләрнең дөреслегенә инана барам.

Гәрчә кайвакыт сәбәпләре булса да, Мөхәммәт абый студентларны рәнҗетми иде. Берчак ике кыз, буфетта чират озын булып, лекциясенә соңарыбрак кердек. Оялып торуыбызны күреп: “Кызлар, буфет ябылмадымыни әле?” — дип, хәлебезне җиңеләйтте. “Ашаган, йоклаган кешегә сүз әйтмим”, дип тә әйтә торган иде.

Студентларга шул дәрәҗәдә игътибарлы иде ул. Берсендә, физкультура дәресеннән кайтып, көчкә җитешеп, Мөхәммәт абый лекциясенә кереп утырдым гына, ә ул: “Хисамиев (хәзер Наил Алан буларак мәгълүм), форточканы яп, Хисматуллина бик тирләгән”, — дип, барыбызны да көлдергән иде.

Икенче очрак. Доцент Шәйхи абый Садретдинов (инде мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын) керергә тиешле сәгатьтә ул керде. Группадашыбыз Даниянең (хәзер үзе университетта укыта) гаҗәпләнебрәк каравын күреп алып, Мөхәммәт абый: “Шулай, Салихова, без Садретдинов булып та эшлибез”, — диюгә, мин бу җөмләне язып куйдым һәм кызык өчен Даниягә күрсәттем. ә ул дәфтәремә: “Шулай, Хисмәтуллина, Мәһдиевне цитировать итәбез”, — дип язып биргән иде.

Мөхәммәт абый безнең киләчәгебезне матур итеп күрергә теләде. әйтик, ниндидер бер мәшһүр татарның Япониядә мәчет салдыруы турында сөйли, ахырдан: “Токиога баргач, үзегез күрерсез”, — дип өстәп куя.

Универститетның бүгенге студентларын кызганып куям: алар Мөхәммәт абый Мәһдиев кебек шәп кешенең шәп лекцияләрен тыңлаудан мәхрүм.

 

 Фотография М. Мәһдиев хатыны белән    

  Фотография   М. Мәһдиев улы белән



Хәтеребездә якты йолдыз кебек балкып калган М.Мәһдиев.

 

Якташ язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев исеме татар халкына, безнең кебек авыл җирендә яшәүче укучыларга яхшы таныш.

Мөхәммәт Мәһдиев безнең Саба чкларын бик яратты. “Саба ягы — туган як” мәкаләсендә ул: “Балачагым, яшьлегем Саба ягы белән бәйле, әнием Түбән Симет авылыннан, укымышлы мулла нәселеннән. әтинең дә нәселе шунда — Саба ягы авылларында укытучы булып эшләделәр, Яңа Мичән, Шыңар, Түбән Симет, Миңгәр, Сабай, Кызыл Мишә авыллары минем әти—әнием — минем яшьлегем” дип язды.

Мөхәммәт абыйның тормыш юлдашы, хатыны Лилия ханым — татар халкының мәшһүр язучысы, танылган әдип Гомәр ага Бәшировның кызы. Алар 36 ел бергә тату гомер кичерделәр. Ике бик әдәпле бала үстерделәр. Кызлары Гәүхәрия — филология фәннәре кандидаты. Кияүләре Илдар. Зөхрә һәм әнвәр исемле оныклары бар. Зөхрә туганда Мөхәммәт абыйның хәле бик авыр була. “Бер үкенечем кала, шушы баланы муеныма атландырып йөртергә насыйп булмаган” дигән ул.

Хәтеребездә якты йолдыз кебек балкып калган Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты хакында җыеп кына әйтергә кирәк булса, мин туган җиребез Татарстан табигате һәм шул табигатькә тиң замандашларыбызның җанлы энциклопедиясен тудырган әдип дип әйтер идем. Тантаналы төстә аның үз кулына “Татарстанның халык язучысы” дигән югары исем бирелю турындагы таныклыкны тапшыруем белән үземне бәхетле саныйм, — ди президентабыз М. Шаймиев.

М. Мәһдиев үз халкы, республикасы һәм якташлары белән эчкерсез горурланып яшәде һәм иҗат итте. Татар халкы һәм Татарстан да үз улын онытмас, аның һәрчак олылап, сагынып искә алыр.

Язучының музей йорты һәм аның кабере безнең өчен һәм тагын бик күпләр өчен иң изге урынга әйләнүенә ышанычыбыз зур.

Уйлаган әсәрне язып бетерә алган язучы дөньяда, бәлки, юктыр да, шуңамы һәр олуг әдипнең шәкертләре, яисә аның әдәби давамчылары була. Мөхәммәт абый бу яктан да бәхетле язучы, ул бит Казан дәүләт университетында 30—35 еллар буе укыткан галим дә. Күп кенә элеккеге студентлары — бүгенге шагыйрь, прозаиклар — аны үзләренең остазы итеп саныйлар.

Шунысы гына билгеле: олуг язучының иҗаты татар халкының күңеленнән китмәячәк.

Дөньяга ирләрчә карап, кешеләрчә яшәп, шагыйрьләрчә иҗат иткән, горур җанлы, милли аңлы, халыкның моңлы баласы, Аяз Гыйләҗевчә әйтсәк, “милләт байрагын берчактата да кулыннан ычкындырмаган, нык тоткан, сафлыгын саклаган” Мөхәммәт Мәһдиев кем дисәк — ул быргычыбыз иде. Бу быргы телебезгә карата сак булырга, милли хисләрдә саф булырга, исемеңне һәм татарлыгыңны йөртүдән, аның кебек горур булырга чакырды.

Татар милләте яшәгәндә, Мөхәммәт Мәһдиев быргысыннан шул азан — аһән мәңге яңгырап торачак.


Кулланылган әдәбият:

 

1.   Мөхәммәт Мәһдиев. Сайланма әсәрләр. I,II томнар.

2.   Татар совет язучылары (биография).

3.   “Мәгариф” журналлары: 10.1995, 7.2001 саннары.

4.   “Мәгърифәт”, 14 июнь, 1997 ел.

5.   “Кеше китә — җыры кала” романы.