Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты:

Чувашия татарларының милли-мәдәни мохтарияте (автономиясе) рәисе Фәрит Гыйбатдинов татар дөньясында билгеле шәхес иде. Алтмыш яшьлек гомер бәйрәмен уздырып озак та үтмәде, быел бөтен дөньяны үлем кубызында биетә башлаган зәхмәт чиреннән арына алмыйча, җәй көне бакыйлыкка күчте.

Якташлары аны онытмый: 15-16 декабрьдә Чабаксар шәһәрендә һәм мәрхүмнең туган авылы Урмайда «Гыйбатдинов укулары» дигән исем астында искә алу кичәләре узды.

Фәрит белән мин сиксәненче елларның азакларында танышкан идем. 1989 елда Чувашиядә Татар иҗтимагый үзәге оештырып, безнең якта борын-борыннан яшәгән милләттәшләребезне ул милли-мәдәни җәһәттән бер йодрыкка туплауга иреште.

Җиңел эш түгел. Безнең татар берләшергә бик атлыгып тормый. Шундый көннәрнең берсендә икәү генә гәпләшкәнебез әле дә истә. Бик мавыгып үзенең киләчәккә ниятләре урында сөйләде ул; мин аңа ышандым, максатына ирешәчәк бу! Күзе янып тора, мәсләге ачык, нияте изге. Ләкин ул вакытта әле аның гомумтатар милли хәрәкәтендә гаҗәеп зур урын тотачагын күз алдына да китереп булмый иде. Халыкара фестивальләр оештыруы, үз ансамбле белән чит илләргә кадәр барып җитүе, Урмай авылының исемен күз күрмәгән биеклеккә күтәрүе аның никадәр максатчан, фидакяр кеше булуын күрсәтте.

Кызганыч, бездә андый кешеләр сирәк; бу аның вафатыннан соң бигрәк тә ачык аңлашылды, йөрәкне тагын да ныграк әрнетте.

«Бер кеше үзе генә берни эшли алмый», дигән гыйбарә бар. Эшли ала! Мәйданга башта һәрвакыт бер кеше чыгып баса һәм үз янына фикердәшләрен, тарафдарларын җыя.

Кайвакыт Фәрит үзен «көтүче» дип атый иде. Аның бу сүзендә тирән мәгънә ята. Безгә чыннан да җитәкләүче, алга өндәүче көтүчеләр җитми.

Кайвакыт Фәрит үзен «көтүче» дип атый иде. Аның бу сүзендә тирән мәгънә ята. Безгә чыннан да җитәкләүче, алга өндәүче көтүчеләр җитми.

Юкса бит Фәрит бөтен асылы белән сәнгать кешесе иде! Милли-мәдәни эшләрне оештыру, җитәкләү юнәлешенә кереп китүен ул үзе дә сизми калды шикелле. Башыңа төшсә, башмакчы буласың. Ул оештырган «Мишәр» фольклор ансамбле бөтен төрки-татар дөньясында дан алды. Чирек гасыр дәвамында ул «Урмай моңы» эстрада фестивале үткәрде. Татар сәхнәсен тоткан хәзерге җырчыларның байтагы шунда канат ярды шикелле. «Урмай-Зәлидә» исемле төрки халыклар мәдәниятенә багышланган Бөтенроссия фестивале дә федерациядә яшәүче төрки халыклар өчен яңалык булган иде. Ә татар халкының милли мирасына багышланган «Кәрван-мирас» фестивале? Мөнәҗәтләр, бәетләр, дини җырлар фестивале «Мәдхия»… Фестивальләр, конкурслар, фәнни-гамәли конференцияләр, татар теле укытучыларының җыеннары, мәдәният хезмәткәрләренең семинарлары… Болар бит даими, ел саен! Ничек вакыт тапкан? Соңгы елларда әле ул биш вакыт намазын да калдырмый иде. Аллаһка сыгынуы да ярдәм иткәндер…

Үзе исән чакта без аның нинди масштабтагы шәхес икәнен тулысынча аңлый идекме соң? Дәригъ! Тукай әйтмешли, «без аны кайдан белик, мискин үлеп аңлатмагач?» Хәер, үлгәч мәртәбәли белү дә сирәк күренешкә әверелеп бара.

Шактый гына этеш-төртештән соң, Чувашия татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе вазифасына, ниһаять, Фәритнең тарафдары, авылдашы, хәзер Чабаксар шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Хәйдәр Сафиуллин сайланган. Һәм иң куанычлысы — эшен ул Фәрит кардәшебезнең исемен мәңгеләштерүдән башлады. Әлеге искә алу кичәләрендә Фәрит Гыйбатдинов турындагы истәлекләр китабын да тәкъдим итү булды (Төзүчесе Рафис Җәмдихан). Комсомольский районы үзәгендә Фәрит үзе озак еллар директор булып эшләгән сәнгать мәктәбе хәзер аның исемен йөртәчәк. Урмай мәдәният сараеның диварына Фәрит истәлегенә мемориаль такта куелды. Урмайның бер яңа урамына да аның исеме биреләчәк.

Хәйдәр Сафиуллин миңа милли-мәдәни мохтариятнең тагын бер нияте турында сөйләде. Чабаксарда бер урамга Тукай исемен бирергә җыеналар икән. Чувашия Башлыгы белән бу хакта сөйләшү булган. Әлеге урам Батыр районы Бикшик авылында туып-үскән академик Хәбиб Миначев (1908-2002) исемен йөрткән урам белән кисешә. Шул урында җыйнак кына сквер да бар. Милләттәшләр анда бөек шагыйребезгә һәйкәл дә куярга тели.

Бу эштә Татарстаннан да ярдәм көтәләр. Анысы инде табигый. Ансыз булмас.

ТАТАР-ИНФОРМ