Ибрагимов Ренат Исламович
👁644
Фотография

Ибраһимов
Ренат Ислам улы

1947-11-20   2022-05-14


Рус, татар эстрада җырчысы

 


Ул 1947 елның 20 ноябрендә Украина ССРында, Илбау шәһәрендә туа. Музыка мәктәбендә домра классында белем ала, кечкенәдән үк классик арияләр һәм җырларны җырлап үсә. Уналты яшеннән үзешчән эстрада оркестрында җырлап йөри. Казан дәүләт консерваториясендә икееллык әзерләү бүлегендә укыганнан соң, вокал бүлегенә укырга керә. М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли, эстрадада да чыгышлар ясый. Төрле конкурсларда лауреат исемен ала.

Ренат Ибраһимов Мәскәү шәһәрендә яшәп иҗат эше белән шөгыльләнә. Җырчының исеме төрле чит илләрдә дә билгеле, еш кына ул чыгышлар белән гастрольләргә йөри. Җырлаудан тыш, Ренат Ибраһимов шигырьләр дә яза, җырлар иҗат итә.

2022 елның 14 маенда кичке 7 дә 75 яшендә вафат