Рухи мирас

Нравственное наследие

________________________

 

 

 

 

 

 

 

 

Татар гаиләсенең үсеш программасы

(тәгълимати һәм кануный нигезләре)

 

 

 

 

 

 

                                           

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Казан       2001 ел

 

 

 

Татарстан республикасы министрлар кабинетының гхат идарәсе каршындагы Татарстан Республикасында гаиләгә булышлык итү Үзәге

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Илдус Әмирханның авторлык программасы

 

Редактор – педагогия фәннәре кандидаты, доцент Флюра Илдарханова

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Программа Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе Киңәшмәсендә Татарстан диния нәзарәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты вәкилләре катнашында 2000 елның 24 октябрендә хупланды

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татар гаиләсенең үсеш программасы

(тәгълимати һәм кануный нигезләре)

 

 

(Әлеге программа татар җәмгыятенең әкренләп  дөньяви-гражданлык җәмгыятеннән рухи-этник җәмгыятькә таба үсеш  алуын күздә тотып эшләнде. Җәмгыяви оешмаларга киңәш рәвешендә тәкъдим ителә)

 

Гаилә программасының тәгълимати нигезләре

   

Документның эчтәлеге:

Кереш сүз.

1. Гаилә программасын эшләү шартлары.

2.  Гаилә программасының иҗтимагый югарылыгы.
3. Гаилә программасын эшләүдә ГХАТ учреждениеләренең урыны.

4. Гаилә проблемаларына бүгенге  караш.

4.1. Гаилә проблемаларына җәмгыяви-икътисади караш.

4.2. Гаиләгә җәмгыяви-психологик караш.

4.3. Гаиләгә физиологик һәм  җенси-психологик караш.

4.4. Гаиләгә мәдәни-тәрбияви һәм мәгърифәти караш.

4.5. Гаиләгә сәламәтлек күзлегеннән караш.

4.6. Гаиләнең функциональ вазыйфалары.

4.7. Гаиләнең төрләре.

5. Гаилә институтының үсешенә заманави караш.       

5.1. Терминнар һәм билгеләмәләр.

5.2. Гаилә проблемасына фәлсәфи караш.

5.3. Гаилә институтын җәмгыяви-хокукый яктан үстерү.

6. Татарстанның гаилә институтының эшләү системасы.

6.1. Татарстанның гаилә институтының структурасы.

6.2.  Гаилә институты субъектларының оешу формасы.

6.3.  Гаилә институты субъектларының төп вазыйфалары.

7. Гаилә программасының фәнни-тәгълимати тәэминаты.

7.1. Нәзари эзләнүләр.

7.2. Гамәли эзләнүләр.

8. Гаиләнең әхлаки бәяләмәсе.

   

Кереш сүз

 

Гаилә  бүген  тирән  таркалыш  кичерә.  Бу  нәтиҗә  түбәндәге күрсәткечләрдән ясала:

- гаиләнең тотрыксыз тормыш шартларына яраклаша алмавы;


- тормыш хәленең түбән дәрәҗәгә төшүе;

- яшәү шартларының начарлануы;

- гаилә мөнәсәбәтләренең катлаулануы;

- никахлашуларның кимүе, аерылышуларның артуы;

- үлем-китемнең артуы, кеше гомеренең кыскаруы; 

- тол калуларның, ятимлекнең артуы;


- бала табуның кимүе, яшь балаларның үлеме артуы;

-  бала  тудыручы  аналарның үлеме, сәламәт булмаган  балалар тудыруның артуы;

- балаларны һәм яшүсмерләрне тәрбияләүнең кыенлашуы;

- тулы булмаган гаиләләрнең артуы;

-  тудырырга  сәләтле аналарның, бигрәк  тә  яшьләрнең,  бала төшерүе артуы;

-  никахсыз  гаилә коруның, балигъ булмаган  яшьләр арасында җенси азгынлыкның артуы;

-  яшүсмерләр  арасында  эчкечелек, әфьюнчелек, зиначылыкның үсүе;

-  яшьләр арасында җинаятьчелекнең,  җәмгытяь өчен зарарлы гамәлләрнең артуы.

Шулай  итеп,  җәмгыятьнең  гаилә буларак  оешып  яшәү  сәләте кими.   Гаиләдәге  киеренкелек  арта,  мөнәсәбәтләр   каршылыгы тирәнәя.  Икътисади  таркалыш, матди тәэминатның  зәгыйфьләнүе, хокукый  яктан  камалмау гаиләнең җәмгыяви ролен  киметә,  аның яшәү   сәләтен  какшата.  Нәтиҗәдә,  гаилә  таркала,   җәмгыять зәгыйфьләнә. Ә иң аянычлысы шул, халык саны кимү тотрыклы сыйфатка кереп бара.

Гаилә  тормышын  бәяләү дәүләтнең гаиләгә  булган  мөнәсәбәте аның   бүгенге  халәтенә тәңгәл  килми  дигән  нәтиҗә ясарга мөмкинлек  бирә.  Бу  исә,  һич  кичекмәстән,  гаиләнең   реаль халәтенә  җавап  бирә торган дәүләт сәясәтен  кискен  үзгәртүне таләп  итә  һәм аны тормышка ашыру программасын  эшләүне   алгы  планга китереп куя.

      Әмма   гаилә  дәүләтнең  башлангыч  оешмасы   булган хәлдә, җәмгыятьнең дә беренчел   күзәнәге. Шуңа күрә гаилә проблемаларын  чишү барлык җәмгыятьне оештыру  структураларының үзара  хезмәттәшлегенә бәйле. Бу, беренче чиратта, дәүләт идарә органнарының  җирле  һәм  җәмгыяви  үзидарә,  дини,  милли  һәм ижтимагый  оешмалар белән үзара мөнәсәбәтенә кагыла. Әмма  алар арасында аңлашу һәм вазыйфалар бүлешү әлегә бик зәгыйфь. Димәк, бу мөнәсәбәтләр  программада тулы чагылыш табарга тиеш.

Шул  ук  вакытта,  шәхеснең, гаиләнең, җәмгыятьнең үзлегеннән яшәп   китүе  өчен  барлык  шартлар  да  тудырылмаган.  Беренче чиратта, бу тормыш сынавын үткән традицион рухи-әхлаки,  милли-­мәдәни һәм җәмгыяви яшәеш чыганакларына кагыла.

Гаилә  проблемаларын матдәви яки җәмгыяви чыганаклар  исәбенә генә  чишеп  булмый. Чөнки аларны җитештерү һәм  гадел  рәвештә куллану  кыйммәти  яктан югарырак булган рухи-әхлаки  и  милли-­мәдәни чыганакларга бәйле.

Гаилә  проблемаларын  чишүгә  хокукый  чикләрнең  тарлыгы  да комачаулый. Бүгенге көндә бу проблемалар дәүләти-дөньяви  хокук чикләрендә  генә хәл ителә. Эшнең нәтиҗәлелеген  арттыру  өчен, аларны  җәмгыяви хокук юнәлешендә киңәйтү сорала. Шушы дөньяви­-иҗтимагый хокук  кырында дәүләт органнары белән берлектә  дини, милли,  иҗтимагый һәм башка җәмгыяви оешмалар эшли ала.  Ягъни, сүз  гаилә проблемаларын чишүне дәүләти-җәмгыяви хокук нигезенә салу турында бара.

Гаилә      программасы     аерым     ведомстволарның тар           мәнфәгатьләреннән чыгып   төзелгәндә,    югары    кыйммәтләр  системасына,   киң   ижтимагый-фәлсәфи  карашка,   фәнни-гамәли нигезгә  корылмаганда,  үз максатларына  ирешә  алмый.  Бүгенге көндә җәмгыять эчтәлеге буенча анык булмаган,  тәгълимати яктан үтә  матдәвиләштерелгән гомумекшкелек кыйммәтләренә таянып яши. Бу кыйммәтләрне  инкарь  итмичә  генә,  аларны  илаһи-табигый нигезгә корылган, традицион яшәешкә тартым, рухи-әхлакый, милли-­мәдәни кыйммәтләр белән тулыландырырга кирәк.

Әмма гамәли яктан алар төрле дин һәм милләт вәкилләре  өчен тәңгәл  килмәгәнлектән,  дәүләт  гаилә  программасында    болар тулысынча  бирелә  алмый.  Шуңа күрә, дәүләт программасы  белән берлектә,  Татарстан халкының аерым дини һәм этник төркемнәренә кагылган иҗтимагый-дәүләти  программалар  да   эшләргә   туры киләчәк.

Ягъни,  гаилә  программалары  дәүләти  һәм  дәүләти-иҗтимагый статуска ия була ала.

Дәүләт статусына ия документларга түбәндәгеләр керә:

- "Татарстан гаиләсе" республика программасы Концепциясе;

- Татарстан гаиләсенең әхлак кодексы;

- "Татарстан гаиләсе" республика Программасы.

Бу    документлар    Татарстан   халкының   барлык    социаль төркемнәренә  дә  уртак булган кыйммәтләр   системасына,  гаилә яшәешенә  караган гомум максатларга һәм бурычларга   нигезләнә. Аларда гаилә проблемаларын чишү юнәлешләре бирелә.

Әлеге  документлар Татарстан Республикасының дәүләт органнары тарафыннан  дәүләти  булмаган оешмаларның  тәкъдимнәрен  исәпкә алып эшләнә.

Иҗтимагый-дәүләти  статуска  ия  документларга   түбәндәгеләр  керә:

-  милли (татар, рус, чуваш һ.б.) гаиләне төзүнең концептуаль нигезләре;

- милли (татар, рус, чуваш һ.б.) гаиләнең яшәү кодексы;

- милли (татар, рус, чуваш һ.б.) гаиләне төзү программасы.

Бу  документлар  тиешле дәүләти булмаган оешмалар  тарафыннан дәүләт органнары ярдәме белән дәүләт статусына ия документларга нигезләнеп эшләнә.

Аерым  алганда,  тәкъдим ителә торган "Татар гаиләсенең кануный нигезләре"  түбәндәге документларны эченә ала:

- татар гаиләсен үстерү тәгълимате;

- татар гаиләсенең  яшәүнамәсе.

Шушы документлар нигезендә “Татар гаиләсен үстерү программасы” эшләнә ала.

 

1. Программа эшләүнең шартлары

 

Программаны эшләү түбәндәге шартларны үтәүне таләп итә:

- әлеге программага ихтыяҗ булу;

- дәүләт һәм җәмгыять ярдәме таләп итә торган проблемаларның булуы;

- программаны  эшләү  һәм  тормышка  ашыру  буенча  оештыру үзәгенең булуы;

- программаның фәнни һәм тәгълимати нигезе булуы;

- программаны үтәү өчен тиешле чыганакларның булуы;

- программаны тормышка ашыруның хокукый нигезе булуы.

Программага  ихтыяҗ  иң  катлаулы  мәсьәләләрнең  берсе.  Бер яктан,   югарыда әйтеп үтелгәнчә, гаиләнең бүгенге  халәте  аңа ашыгыч  ярдәм күрсәтүне таләп итә. Икенче яктан исә,  хәтта  иң яхшы  программага  да халыкта ышаныч бик аз. Чөнки  бай  тормыш тәҗрибәсе үткән кеше өстән вәгъдә ителә торган уңайлыкларга бик сагаеп  карый.  Ул  аларны  эш башында утыручыларның  чираттагы уйдырмасы  дип  кенә  кабул  итә. Шуңа  күрә  программа  үзенең эчтәлеге,  тормышка  ашыру механизмнары һәм  үтәлеш  нәтиҗәләре белән  һәркемгә дә ачык, аңлаешлы, үтә күренмәле булырга  тиеш. Эш  шунда ки, дәүләт нинди  генә куәткә ия булмасын, нинди генә изге  нияттә тормасын, гаиләнең үзлегеннән яшәешен,  иминлеген, тотрыклылыгын тәэмин итә алмый. Ул гаиләгә теге яки бу  рәвештә ярдәм  итә  икән,  моны  ул  бары  тик  милекне  гаиләара  бүлү рәвешендә  генә  хәл итә ала. Ә бу бүлү гадел рәвештә  булмаса, байны  тагы  да  баету, ярлыны тагы да хәерчеләндерү  рәвешендә барса,  җәмгыять тагы да тирәнрәк бөлгенлеккә төшә  бара.  Шуңа күрә  программага кертелгән чара-әмәләр халыктан җыелган  малны теге  яки  бу  рәвештә  бүлүгә генә кайтып  калмыйча,  гаиләнең үзлегеннән яшәп китүе өчен шартлар тудыруга юнәлтелергә тиеш.

Бу, беренче чиратта, түбәндәге шартларга кагыла:

- гаиләнең  җәмгыяви (мәсәлән, мәхәлләләр оештырып)  яшәү рәвешенең хокукый нигезләрен һәм механизмнарын булдыру;


-   гаиләнең, бигрәк тә гаилә башының, иялек хокукын тәэмин итү;

-    гаиләнең барлык төр хәләл табышын салым-ясак системасыннан арындырып, зякәт-сәдака системасына кертү;

-   хатын-кызны   гаиләгә  кайтаруның   җәмгыяви-икътисади нигезләрен булдыру;

-    балаларга, яшьләргә белем-тәрбия бирү системасын формасы һәм  эчтәлеге  белән гаилә ихтияҗына, рухи-илаһи,  милли-мәдәни традицияләргә көйләү;

-   гаилә имамы, гаилә мөгаллиме, гаилә табибы, гаилә казые институтларының хокукый һәм җәмгыяви-икътисади нигезен булдыру;

-   чит  илгә  китеп  эшләп алу, чит ил  эшмәкәрләре  белән хезмәттәшлеккә    керү   мөмкинлекләрен    тудыру,    чыгу-керү чикләүләрен йомшарту;

-    яшь гаиләләрне дәвамлы түләү рәвешендә яшәү шартлары белән тәэмин итүнең хокукый һәм дәүләти-җәмгыяви нигезләрен эшләү;

-   торак  һәм  җир-тупрак базарын булдыру,  туры  тәэминат элемтәләрен гадиләштерү;

-   кеше  көче кермәгән табигый байлыкларны җәмгыять  милке санап,  алардан  файдаланганда, һәр гаиләгә, һәр  шәхескә  өлеш чыгару механизмнарын эшләү;

-    дини һәм милли традицияләргә корылган гаилә мөнәсәбәтләрен хокукый нигезгә салу.

Гаилә  институтын  системалы кризиска китергән  сәбәпләр  һәм алардан  килеп чыккан проблемалар турында югарыда әйтелгән  иде инде.          Гаилә   үзлегеннән  яшәп  китү  мөмкинлнгнннән   мәхрүм ителгәнгә,  башлангыч  чорда булса да ул  дәүләт  һәм  җәмгыять ярдәменә мохтаҗ.

Бүгенге  көндә  гаилә  проблемалары  белән  күпсанлы   дәүләт учреждениеләре,   дини   һәм  иҗтимагый  оешмалар   шөгыльләнә. Мәсәлән,  мәгариф  органнары үз өсләренә  гаиләнең  тәрбия  һәм белем  бирү  вазыйфаларын алганнар. Сәламәтлек  органнары  исә, үзләренә гаиләнең   сәламәтлеген  тәэмин   итү   вазыйфаларын йөкләгәннәр.  Социаль  тәэминат органнары  үзләрен  тәэмин  итә алмаган  гражданнарга  ярдәм күрсәтә.  Җирле  идарә  органнары, нигездә,  гаиләнең  көнкүреш мәсьәләләрен  хәл  итә.  Иҗтимагый оешмалар   хакимият  белән  җәмгыять  арасында  арадашчылык вазыйфасын үти. Дини оешмалар жәмгыятьнең рухи ихтыяҗларын үти. ГХАТ  органнарына исә туу, өйләнешү, үлем-китем халәтен дәүләти теркәү   вазыйфалары   йөкләнгән.   Димәк   һәр   оешма   гаилә проблемаларын  үзе  аңлаганча хәл итә.  Гаиләгә  тулаем,  ягъни комплекслы караш юк. Нәтиҗәдә маңгай күзе күреп тә, күңел  күзе күрмәгәч,  күп  очракта, гаилә  бихисап  проблемалары  каршында берүзе  торып кала. Бу проблемаларны тулаем рәвештә  чишү  өчен барлык  оешмаларның эшен килештерүче оештыру  һәм  идарә  үзәге кирәк.

Әлбәттә,  гаилә  нинди дә булса кыйммәтләргә таянып  яшәмәсә, аның  яшәешенең  мәгънәсе  саеклана.   Әлбәттә,  яшәү  мәгънәсе кыйммәтләр  югарылыгыннан тора. Һәрхалдә аларны  дүрт  баскычка бүлеп карарга була: иң югары баскычны - рухи-илаһи, аннан соң ­милли-мәдәни, шуннан соң - матдәви-иҗтимагый, иң түбән баскычны исә,  физиологик-җәсади  кыйммәтләр   били.  Әмма  бу  кыйммәти дәрәҗәләр аларның нинди  фәнни һәм тәгълимати нигезләүгә бәйле. Бүгенге көндә бу кыйммәтләр системасы йөзтүбән капланган дияргә була. Җәмгыятьтә физиологик-җәсади, аннан соң матдәви иҗтимагый кыйммәтләр өстенлек итә. Милли-мәдәни һәм рухи-илаһи кыйммәтләр иң  түбән баскычларга төшерелгән. Гаилә институтының кризисы да нигездә  шушы  кыйммәтләр системасының табигый  халәтен  бозуга бәйле.

Бүгенге  көндә гаиләнең үзлегеннән яшәп китүе һәм үзтәэминаты өчен  барлык төр чыганаклар да гамәлгә кертелмәгән. Бу, беренче чиратта,      гасырлар  буе  җәмгыятьнең  тотрыклылыгын,  гаиләнең иминлеген,  шәхеснең  бөтенлеген уңышлы рәвештә  саклап  килгән традицион  рухи-этник чыганакларга кагыла.  Шушы  чыганаклардан тулы күләмдә файдаланмаган   очракта,   матдәви-иҗтимагый чыганаклар нәфесне беркайчан да канәгатьләндерә алмаячак.


Программаны хокукый яктан тәэмин итү мәсьәләсе бүгенге  көнгә җитәрлек  хәл  ителмәгән. Хәзерге вакытта гаилә  проблемаларына караган  хокукый  мәсьәләләр  тулысынча  диярлек  дөньяви   рум хокукына нигезләнгән дәүләт хокукы калыпларында хәл ителә. Әмма гаилә  җәмгыять институты буларак бу калыпларга  сыймый.  Рухи­-илаһи, милли-мәдәни, җәмгыяви кыйммәтләргә мөрәҗәгать итү хокук чикләрен  дини,  милли, җәмгыяви хокук юнәлешләрендә  киңәйтергә туры  килә. Бу исә дәүләт һәм иҗтимагый хокук системаларын  бер бересенә  яраклаштыруны  таләп итә. Ул вакытта  дәүләти,  дини, милли,  иҗтимагый  оешмалар  гаилә йөген  бер  тәртәгә  җигелеп тартырлар  иде.  Әлбәттә, бу мәсьәләләр дә программада  чагылыш табарга тиеш.

Җыеп  әйткәндә,  гаилә  программасы  тәгълимати  һәм  хокукый яктан   илаһи һәм  табигый   кыйммәтләр  системасына    таянып эшләнмәсә,    матдәви   максатлардан    гына чыгып, аерым ведомстволарның   тар  мәнфәгатьләрен  канәгатьләндерүгә   генә юнәлтелсә, югарыда санап үткән гаилә проблемаларын беркайчан да чишә алмаячак.

 

    2. Программаның иҗтимагый югарылыгы

 

Әйтеп  үткәнчә,  гаилә проблемаларын чишү җәмгыятьнең  барлык структураларының  үзара  хезмәттәшлегенә  бәйле.   Әмма әлегә дәүләти,  дини, милли, иҗтимагый һәм җәмгыяви оешмалар арасында хокукый  яктан  нигезле  мөнәсәбәтләр  урнаштырылмаган.   Алар арасында  вазыйфалар  бүлешү  юк  дәрәҗәсендә.  Һәркем  гаиләгә мөнәсәбәтен  үз  күзаллавыннан чыгып белдерә,  аңа  ярдәмне  үз мөмкинлекләреннән  чыгып күрсәтә. Һәрхалдә,  бу  гамәлләр  үзара килешеп эшләнмәгәндә, күп очракта бер-берсенә каршы да килә.  Ачык итеп  әйткәндә,  бүген дәүләт һәм җәмгыть  арасында  вазыйфалар бүлешү  юк. Ягъни, әлегә бездә гражданлык җәмгыяте  була алмый. Җәмгыять вазыйфаларын  дәүләт үзенә йөкләгән. Шуңа  күрә  дә  ул  аларны күтәрә  алмый.  Нәтиҗәдә гаилә үзлегеннән дә яшәп  китә  алмый, дәүләткә  дә   чынлап  торып  таяна  алмый.  Бу  халәт гаилә  программасын эшләүдә зур кыенлыклар тудыра.

Дәүләтнең  һәм  җәмгыятьнең бүгенге мөнәсәбәтләреннән  чыгып, иҗтимагый   югарылык  буенче  түбәндәге  программаларны эшләү сорала.

1). ГХАТ    идарәсе   программасы.   Бу   программа ГХАТ учреждениеләренең дәүләти вазыйфаларыннан һәм мөмкинлекләреннән чыгып  эшләнә.  Дәүләти  хокук  ягыннан  башка  ведомстволарның вазыйфаларына  йогынты ясый алмый һәм җәмгыяви  оешмалар  белән нигезле хезмәттәшлеккә керә алмый.

2).  Дәүләт  программасы. Бу программа  аерым  ведомстволарның гаиләгә  карата  булган вазыйфаларыннан чыгып дәүләт  күләмендә эшләнә.    Әмма    ведомстволар   арасында    ныклы    бәйләнеш булмаганлыктан, мондый программаны эшләү шактый кыенлаша. Нинди дә  булса  килештерү үзәге аша моңа ирешеп булган  очракта  да, җәмгыяви оешмалар белән эшлекле элемтәләр булмавы, аның гамәли нәтиҗәлелеген  киметә.  Әлегә мондый  программаны  кем  эшләргә тиешлелеге дә ачыкланмаган.

3).  Җәмгыять  программасы.  Әлеге программа  гаилә  дәүләтнең башлангыч оешмасы  һәм җәмгыятьнең беренчел күзәнәге халәтеннән чыгып эшләнә.  Шуңа күрә ул дәүләтнең генә түгел, ә җәмгыятьнең дә  гаиләгә  карата булган вазыйфаларын үз эченә  ала. Әмма  җәмгыять структуралары бүгенге көндә дәүләтнең үги баласы хәлендә  кала  бирә.  Алар үзләренең  җәмгыяви  вазыйфаларын үтәүдән  бөтенләйгә диярлек читләштерелгәннәр.   Хәер,  боларны алар  үзләре  дә белеп бетермиләр, шуңа күрә  тиешле  хокук­и вазыйфаларын  кайтарырга да тырышмыйлар. Шуңа  күрә  бу программаны эшләргә алынучы бер генә дәүләти һәм җәмгыяви оешма да әлегә юк.

 

3. Гаилә программасын эшләүдә ГХАТ учреждениеләренең урыны

 

Адәм  баласының  язмышын тууыннан алып,  үлеменә  кадәр кичереп барган ГХАТ учреждениеләре мондый халәткә битараф  кала алмыйлар.  Шуңа күрә, ниндидер уртак гамәлләрнең буласын  көтеп тормыйча,  гаиләгә социаль (жәмгыяви), физиологик,  психологик, тәрбияви, әхлаки,   хокуки,  ярдәм  итү  йөзеннән   үзләренең вазыйфаларын шактый киңәйттеләр.  Шулай  итеп,   берникадәр дәрәҗәдә гаилә    проблемалары    белән    бәйле аерым учреждениеләрнең,     оешмаларның,     органнарның      эшләрен координацияләү  хезмәтен  дә башкара  башладылар.  Ул  гына  да түгел,   ГХАТ  учрежденияләре  гаилә  проблемаларына  иң   якын торганлыктан,  гаилә  программасын  җәмгыяви  югарылыкта  эшләү инициативасы белән чыктылар. Әмә бу әле хокукый яктан тулысынча тәэмин ителмәгән.

Шулай да Татарстан Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе үзенең күзаллавы югарылыгында шушындый программаны эшләргә алынды. Ул җитәрлек дәрәҗәдә камил булмаска да мөмкин. Әмма гаилә халәтен комплекслы рәвештә күзаллау җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итми калмас һәм берникадәр вакыттан соң бу программа бөтен яктан тулыландырылып камил гаилә тудыру максатына эшләячәк.

 

4. Гаилә проблемаларына бүгенге  караш

   

4.1. Гаилә проблемаларына җәмгыяви-икътисади караш

Хәзерге  вакытта гаилә, кагыйдә буларак, җәмгыятьнең социаль-­икътисади  структурасында  "социаль тәэминат"  объекты  буларак карала.  Нигездә,  бу  гаилә әгъзаләренең белем  алуга,  матдәви ихтыяҗларын  канәгатьләндерүгә, сәләмәтлеген,  куркынычсызлыгын тәэмин   итүгә   юнәлдерелгән.  Төрле  кыйммәтләр   системасына корылган җәмгыятьләрдә   бу  ихтыяҗлар,   әлбәттә,   төрлечә күзаллана.  Үз  чиратында әлеге кыйммәти  күзаллау  яссылыгында гаилә   һәм  гаилә  әгъзаләре  җәмгыятьнең  рухи  һәм   матдәви кыйммәтләрен тудыручылар, аның    икътисади    потенциалын арттыручылар, дәүләтнең  куркынычсызлыгын   тәэмин   итүчеләр сыйфатында  карала.  Әмма әлегә гаилә  дәүләт  тарафыннан  тулы кыйммәткә  ия  үзкорма  буларак кына түгел,  хәтта  җәмгыятьнең үзлегеннән оешып китүендә беренче шарт буларак та каралмый.  Ул бары тик үзлегеннән барлыкка килгән корылма буларак кабул ителә һәм  аңа  ярдәм  күрсәтү  дәүләтнең функциональ  мөмкинлекләрен арттыруга хезмәт итә.   Бу очракта дәүләт гаилә сәясәте  дәүләт сәясәтенең  югарырак мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү инструменты вазыйфаларын  гына  үти. Әмма Русиядә барган  тоташ-социаль ­иктисади  кризис  шартларында әлегә  кадәр  алып  барган  гаилә сәясәтенең файдасы ифрат дәрәҗәдә аз. Хәзерге вакытта җитештерү күрсәткече буенча  сатып алу мөмкинлеген исәпкә алганда, безнең ил йөзгә якын  илдән артта бара. Дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган матдәви ярдәм тормыш  хәленең  кискен рәвештә түбән тәгәрәвен туктата  алмый. Өстәмә  түләүләр  дә бәя күперү (инфляция) процессларын егәрләргә сәләтле түгел. Реаль яшәү мөмкинлеге шулкадәр түбән ки, уртача эш  хакы бер  баланы  асрарга  да  җитми.  Икенче  бала  табу  тулы  бер проблемага  әйләнде. Ата-ананың эш хакы уртача эш хакыннан  ким булмаса гына ике балалы гаиләләр яши ала. Әмма күпчелек уртача эш  хакы  гына түгел, хәерчелек сызыгыннан да түбәнрәк дәрәҗәгә төшеп  бара.  Мондый шартларда ике-өч түгел, бер бала  табу  да җитди  проблемага  әйләнеп килә Шулай итеп, гаиләнең  кризисы, нигездә, социаль-икътисади проблемаларга кайтып кала.

Гаиләгә          социаль-икътисади  караш  тарафдарлары   фикеренчә, гаилә институтын ныгыту өчен гаиләнең социаль-икътисади халәтен ныгыту  һәм  социаль тәэминат системасын яхшырту кирәк. Ягъни, алар фаразлаганча, гаиләнең тотрыклылыгы һәм иминлеге, нигездә, социаль халәткә һәм матдәви тәэминатка бәйле.

 

4.2. Гаилә проблемаларына җәмгыяви-психологик караш 

Гаиләгә          җәмгыяви-психологик  караш  тарафдарлары  фикеренчә, гаиләнең  тотрыксызлылыгының төп сәбәбе   -  җәмгыяви-психологик проблемаларның  өзлексез рәвештә тупланып  килүендә  һәм  озак вакытлар чишелмәвендә. Бу проблемалар гаилә әгъзаләренең  шәхси мөнәсәбәтләрен  көйли  белмәүдә, үзара аңлашу  булмауда,  гаилә тотрыклылыгын  тәэмин  итә алырлык оптималь  социаль-психологик халәтне урнаштыра алмауда, гаиләдәге кыенлыкларны уртага  салып чишә  белмәүдә  чагылыш таба. Җәмгыяви-психологик проблемаларның озак  чишелмәве гаилә тотрыклыгының какшавына һәм, ахыр  чиктә, аның җимерелүенә сәбәп булып тора. Гаиләнең  традицион  нигезләре җимерелү  һәм  шуның  нәтиҗәсе буларак  гаиләнең  таркалышы сәбәпле  гаиләгә  карата  җәмгыяви-­психологик  караш  үсеш алды. Бу караш тарафдарлары  фикеренчә, бүгенге  гаилә иминлегенең төп шарты булып гаилә коруга этик-психологик  әзерлек  санала. Хәзерге  җәмгыяви-психологик  караш буенча,  гаилә тормышының барлык якларын (гаилә иминлегенең һәм тотрыклылыгының   шартларын,   ир   һәм   хатын   булып яшәү мөнәсәбәтләрен, балалар үстерү проблемаларын, хуҗалык алып  бару үзенчәлекләрен,   матди-икътисади   тәэминатны), бер-береңә, туганнарыңа  карата  җаваплыкны күз алдына китермәгән  һәм  гаилә коруга психологик яктан әзер булмаган  яшьләрнең тотрыклы гаилә төзүләренә ышаныч  аз.

Җәмгыяви-психологик  яктан  караганда,  өйләнешкәнчегә кадәр булган  җәмгыяви яшәү рәвешен исәпкә алмау да гаиләдә зур  гына проблемалар,   аерым  алганда,  бер-береңне  аңламау, үзара каршылыклы  мөнәсәбәтләр  тудыруы  мөмкин.  Шул  сәбәпле  төрле типтагы  гаиләләрнең социаль үзенчәлекләрен  өйрәнү,  гаиләдәге эчке  каршылыкларның,  киеренкелекнең,  таркалышның  сәбәпләрен ачыклау   киң   таралыш  алды.  Шул  ук  вакытта   гаиләләрдәге сыешмаучылыкның төрләре, формалары һәм сәбәпләре  зур  дикъкать белән  өйрәнелә. Шулар нәтиҗәсендә гаилә коручыларга һәм  гаилә булып яшәүчеләргә тиешле рекомендацияләр эшләнә. Гаиләнең  уңышлы яшәп китүе һәм иминле үсеше, бәхетле  тормыш  коруы өчен яшьләрнең   алдан  әзерлеге  сорала.  Моның  өчен, әлбәттә,  аларның  туган йортларындагы  уңай  тормыш  тәҗрибәсе кирәк.

 

4.3.  Гаилә  проблемаларына физиологик  һәм  җенси-психологик караш

Гаилә  проблемаларына  физиологик һәм җенси-психологик  караш тарафдарлары  гаилә мөнәсәбәтләрендә беренче урынга  физиологик һәм  җенси-психологик  проблемаларны  куялар.  Алар  фикеренчә, имин  гаиләнең  нигезендә яшь парларның бер-берсенә  физиологик омтылышы,  үзара мәхаббәт, җенси якынлык, психологик  тәңгәллек тора.  Бу  мөнәсәбәтләр никадәр тирән, гаилә шулкадәр  нык. Килеп  туган  проблемаларны  чишү өчен  дә  аларның  потенциалы зуррак.   Үзара  мәхаббәткә  түгел, башка  омтылышлардан  чыгып корылган  гаилә,  иртәме соңмы, проблемалыга, хәтта  кризыслыга әйләнә.   Әмма  гаилә  үзара  мәхаббәткә  корылып  та,   җенси-­психологик    проблемалар   килеп    туган    очракта, гаилә мәнәсәбәтләрендә  киеренкелек  туарга  мөмкин.  Бу   мәсьәләнең чишелеше  ике юнәлештә күренә. Беренче юнәлеш - яшьләргә  җенси тәрбия  бирү,  икенче  юнәлеш  - никахка  кадәр  җенси  тәҗрибә туплалу.  Татарстан шартларында беренче юнәлеш  яклау  таба,  ә икенче  юнәлеш  исә,  әхлаки яктан кире  кагыла.  Дөрес,  соңгы вакытта Татарстанда икенче караш тә җәелә бара.

 

4.4.Гаилә  проблемаларына  мәдәни-тәрбияви  һәм  мәгърифәти караш

Нигездә,  бу  мәсьәләләр  никахның  изгелегенә,  бәхет  белән бәхетсезлек бәяләмәсенә,  иминлек бәяләмәсенең гаилә тормышының төрле чорында үзгәрүенә, ыруг, җәмгыять, дәүләт каршында шәхси җаваплылыкка  кагыла. Төп игътибар физиологик,  психологик  һәм социаль  яктан  агартуга гына түгел, рухи-әхлаки,  милли-мәдәни тәрбиягә,  фәлсәфи-күзаллау  карашларына,  гаилә,  нәсел,  ыруг мәгърифәтчелегенә  бирелә. Әлбәттә, гаилә әгъзаләренең  мәдәни, тәрбияви  дәрәҗәсе  никадәр югары, холыклар  каршылыгы  китереп тудырган  проблемаларны чишү дә шул кадәр уңай. Шул ук  вакытта әкренләп  үзара якынаю механизмнарының эшләп китүе, карашларның тәңгәлләшүе,   физиологик   мөнәсәбәтләрнең   якынаюы мөмкин.

Мәдәнилекнең  һәм  тәрбиялелекнең тәп  күрсәткече  булып  үзара түземлек,  бер-береңә ихтирам, һәркемнең, бигрәк тә  балаларның язмышы  өчен җаваплылык булып тора. Әмма еш кына мәдәнилек  һәм тәрбиялелек   югары   булганда  да,  гаилә   мәнәсәбәтләрендәге кыенлыкларны җиңеп чыгу әчен кирәкле белем һәм мәгълүмат җитми. Бу  исә  гаиләне  тотрыкландыру юнәлешендә  мәгрифәтчелек  эшен киңрәк җәелдерүне таләп итә.

Димәк  мәгърифәтчелек белән тулыландырылган  тәрбиялелек  һәм мәдәнилек гаиләдә килеп туган каршылыкларны җиңеп чыгуга хәлиткеч фактор булып тора.

Гаиләгә  мәдәни-тәрбияви  һәм мәгърифәти  караш  тарафдарлары фикеренчә,  каршылыкларны  уңышлы рәвештә  җиңеп  чыгучы  гаилә ниндидер  идеаллаштырылган гаиләдән күпкә тотрыклыклырак  була. Андый  гаиләдә  балалар  да тормышка әзерлеклерәк,  бер-берсенә ярдәмчеллерәк  була.  Гаиләнең бурычы, җилсез-яңгырсыз  шартлар тудыру  түгел,  ә  шушы  котылгысыз җил-давылга  каршы  көрәшкә чыныктыру. Димәк гаилә институтының вазыйфалары да гаиләне шушы кыенлыкларга каршы көрәшкә өйрәтү, төрле шартларда да  сынмаска әзерләү, шуның белән җәмгыятьнең тотрыклылыгын ныгыту.

 

4.5. Гаиләгә сәламәтлек күзлегеннән караш

Гаиләгә          сәламәтлек  күзлегеннән  караш  тарафдарлары   имин гаиләнең  нигезе итеп физик һәм рухи сәламәтлекне  алалар.  Аны милли   яшәешнең  социаль-биологик  асылы  дип   саныйлар.   Бу белгечләр тарафыннан  сәламәтлек  дәүләт   эшчәнлегенең   төп нәтиҗәсе булып карала. Сәламәт яшәү рәвеше – медицина төшенчәсе дип  кенә  каралмый. Белгечләр фикеренчә, сәламәт  яшәү  рәвеше күбрәк рухи-әхлаки өлкәгә карый. Шуңа күрә дәүләтнең гаиләләрне рухи-физик   яктан   массакүләм   сәламәтләндерүгә   юнәлтелгән стратегик юнәлешләре түбәндәгечә күзаллана:

      - халыкның, беренче чиратта, белгечләрнең, гомуми һәм медик-экологик фикерләү культурасын күтәрү;

      - җәмгыятьне рухи-әхлакый яктан савыктыру;

      - сәламәтлек педагогикасын торгызу;

      - өзлексез белем бирүне гомер дәвамында алып бару;

      - халыкка физик тәрбия бирү системасын үстерү.

 

4.6. Җәмгыяви институт буларак гаиләнең вазыйфалары

      Гаилә гасырлар буена буыннан-буынга тапшырылып килә торган рухи-әхлаки, милли-мәдәни кыйммәтләрнең аерым бер өлгесе булып санала. Бер үк вакытта ул шәхесне социальләштерү, ягъни җәмгыятьтә яшәргә өйрәтү вазыйфасын да үти. Нәкъ гаиләдә кеше үзенең җәмгыяви вазыйфаларын үтәргә өйрәнә, башлангыч тәрбия һәм белем ала, җьмгыятьтә яшәүнең беренче кагыйдәләрен үзләштерә. Гаилә җәмгыятьтәге башка социаль институтларның башлангычы буларак, аның үсеш юнәлеше җәмгыятьнең үсеш перспективасын билгели.

Гаилә, җәмгыятьнең кече социаль төркеме буларак, ир белән хатынның ирекле берләшүенә, үзара туганлык мөнәсәбәтләренә, уртак хуҗалык алып баруга көйләнгән  тормыш коруның иң әһәмиятле формасы булып санала.

Җәмгыятьнең барлык институтлары кебек үк, гаилә тормышы җәмгыять тарафыннан кабул ителгән нормалар, процедуралар, кагыйдәләр, кыйммәтләр, милли-мәдәни өлгеләр, тотрыклы йолалар, гадәтләр аркылы көйләнә. Шуларга таянып гаилә түбәндәге вазыйфаларны үти.

Беренче нәсел үрчетү.

Икенче балаларны җәмгыяви трмышка әзерләү.

Өченче  матди-җәмгыяви тәэминат һәм хуҗалык-көнкүреш эшләрен башкару.

Дүртенчеҗенси омтылышны  канәгатьләндерү.

Бишенче -  эмоциональ тойгыларны канәгатьләндерү.

Алтынчы физик халәтне торгызу, психологик киеренкелекне йомшарту.

 

4.7. Гаиләнең төрләре

Гаилә турында сүз барганда аның сыйфатларына аз игътибар бирәбез. Гаиләнең зурлыгына, аның социаль халәтенә, туганлык мөнәсәбәтләренә һәм башка үзенчәлекләренә әһәмият биреп бетермибез. Әмма гаилә төшенчәсе бер карашка гына гади булып күренергә мөмкин. Гаиләне төрләргә бүлү идарә һәм буйсыну системасыннан башлана. Бу күрсәткеч буенча гаиләләр авторитар, демократик, үзәктә бала торган сыйфатларга бүленәләр. Гаиләләрнең икенче төре – үсеш югарылыгы белән билгеләнә. Әлеге билгеләмә нигезендә гаиләләр түбән, урта һәм югары үсеш дәрәҗәсе буенча бүленәләр. Өченче  төр: гаиләләрнең яшь зурлыгы. Яшь зурлыгы бунча гаиләләр – яңа өйләнешкән гаиләләргә, яшь гаиләләргә, урта яшьтәге гаиләләргә, олы яшьтәге (“буш оя” саналган)  гаиләләргә бүленәләр. Дүртенче төр – мөнәсәбәтләренең сыйфаты. Бу сыйфат буенча гаиләләр имин, киеренке, каршылыклы, таркау, җәмгыяви яктан тотрыксыз төрләргә бүленәләр. Бишенче төр - гаиләнең бала саны буенча бүленүе. Бу сыйфат буенча гаиләләр - баласызга, бер балалыга, аз балалыга һәм күп балалыга бүленәләр. Алтынчы төр - социаль төрлелелек. Бу сыйфат буенча гаиләләр тар социаль төркемгә һәм киң социаль төркемгә бүленәләр. Җиденче төр - гаиләнең яшәү шартлары буенча бүленеше. Бу төргә шәһәр һәм авыл шартларында, аерым һәм бергә, тупланып яки таркалып, үз өйләрендә яки фатирга кереп һәм башка шартларда яшәүчеләр керә. Сигезенче төр - гаиләләрнең милли составы. Бу сыйфатлар буенча гаиләләр бер милләтлегә һәм күп милләтлегә (катнаш гаиләләргә) бүленә. Татарстан шартларында бу аеруча актуаль. Чөнки ул милләтнең демографик халәтенә һәм генофондына тәэсир итә. Шул ук вакытта гаиләләрне тулы һәм тулы булмаган, бөтен һәм бөтен булмаган, аерым һәм бергә  яшәүче, ялгызак һәм баласыз төрләргә бүләргә була.

 

5. Гаилә институтының үсешенә заманави караш

       

5.1. Терминнар һәм билгеләмәләр

“Татар гаиләсен үстерү программасы”ның   асылын  аңлар  өчен  еш кулланыла торган кайбер  терминнарга   һәм билгеләмәләргә  аңлатма бирү кирәк. Шул ук  вакытта  аларны заманави, рухи-әхлаки, милли-мәдәни яктан ачыкларга һәм берникадәр дәрәҗәдә яңартырга да туры килә.

ГАИЛӘ  -  өйләнешү, кан кардәшлеге, үзара ярдәмләшү,  әхлаки, матдәви  һәм  хокукый жаваплылык мөнәсәбәтләренә таянып төзелгән,  бер өйдә   яшәүче,  бер  хуҗалык  алып  баручы  иң  кечкенә  инсани җәмгыять.  Татар  гаиләсендә  гаилә  башы  вазыйфаларын   ир-ат башкара.  Нәсел  шәҗәрәсе  ир  ягыннан  алып  барыла.  Мөселман гаиләсендә гаилә Алла тарафыннан төзелә дип санала.  Шуңа  күрә һәр  гаилә  әгъзасе,  бигрәк тә гаилә башы  гаиләнең  иминлеге, әхлаки тотрыклыгы өчен Алла каршында җавап бирә.

ӘХЛАК  - эчке инануларга нигезләнгән җәмгыятьтә, гаиләдә  үз-үзеңне  тоту  кагыйдәләре: изгелек, яхшылык,  мәрхамәт,  игелек кебек  төшенчәләрне эченә ала; ислам әхлагы -  Алла  тарафыннан адәм баласына тумыштан иңдерелгән илаһи яшәү рәвеше, ислам дине исә гомер буена кешенең илаһи әхлагы сагында тора.

ӘХЛАКЛЫЛЫК  - әхлак кагыйдәләренә буйсыну.

НАМУС - әхлак тойгысы, әхлаки тотрыклылык.

КУЛЬТУРА  яки МӘДӘНИЯТ - әхлак кагыйдәләреннән чыгып,  табигый җирлектә туган  җәмгыяви яшәү рәвеше: милли яки этник культура, ислам культурасы, гомумкешелек культурасы һ.б.

МИЛЛӘТ  -  җәмгыяви яктан оешкан, тарихи җирлектә яшәүче, бер телдә сөйләшүче, нигездь, бер дин тотучы,   бертөрле яшәү рәвешен алып баручы рухи-этник  бергәлек. Гомумән алганда, милләт төшенчәсе дәүләт төшенчәсе белән тәңгәл килми. Милләт җәмгыять корып та, дәүләт төзеп тә яши ала. Беренче очракта ул сибелеп, икенче очракта оешып яшәве мөмкин. 

ДӘҮЛӘТ -–бер җирлектә тупланып яшәгән инсаннар берлеге. Гомумән алганда, матдәви-икътисади нигезгә корыла. Әмма кайсы да милләтнең яки диннең өстенлегенә карап,  аңа милли яки дини төсмер бирелә. Шуңа күрә милли дәүләт, дини дәүләт төшенчәләре дә гамәлгә кергән. Бернинди дә милләт яки дин өстенлек итмәгәндә, бу күпмилләтле яки дөньяви дәүләт санала. Рәсәй, мәсәлән, милли яктан урыс, дини яктан дөньяви дәүләт санала. Татарстан исә күпмилләтле дөньяви дәүләтләр исәбенә керә. Әмма Рәсәй составында булганлыктан, анда, башлыча урыс мохите хөкем сөрә.

ХАЛЫК -–бер дәүләттә тупланып яшәгән инсаннар берлеге. Милләт төшенчәсе белән тәңгәл килми, чөнки халык җәмгыяви төшенчә булса, милләт рухи-этник төшенчә. Мәсәлән, Татарстанда төрле милләт вәкилләре күп, ә халык бер генә –- татар яки Татарстан халкы.

ЭТНОС - тарихи-мәдәни мираслары бер, охшаш телләрдә сөйләшүче, бер төбәктә яшәүче инсаннарның тотрыклы тупланмасы. Татарстанда, мәсәлән, өч эре этнос тупланмасы яши: төркиләр, славяннар һәм угрофиннәр.

ҖӘМГЫЯТЬ, СОЦИУМ - – нинди дә булса уртак кыйммәтләргә яки максатларга нигезләнеп оешып яшәү формасы: дини җәмгыять, милли җәмгыять, икътисади җәмгыять, эшмәкәрлек җәмгыяте, зыялылар җәмгыяте, спорт җәмгыяте һ.б. 

ҖӘМГЫЯВИ - җәмгыятькә бәйләнешле булу, җәмгыять белән яшәү. 

ОЕШМА,  МӘХӘЛЛӘ  - җәмгыяви яшәү рәвеше. Татарстан шартларында ихтыяҗи зарурияттән чыгып, өч төр җәмгыяви оешма булуы мөмкин: матдәви-икътисади, милли-мәдәни, рухи-илаһи ихтыяҗларны канәгәтьләндерүгә юнәлдерелгән оешмалар.

СОЦИАЛЬ ТӘЭМИНАТ - дәүләт тарафыннан үзен асрарга сәләтле булмаган инсаннарга күрсәтелә торган матдәви ярдәм. Җәмгыяви яшәү рәвешендә традицион дини һәм милли яшәеш кагыйдәләренә нигезләнә һәм җәмгыятьнең тотрыклылыгына хезмәт итә. 

ДӨНЬЯВИ - матдәви күзаллауга корылган караш (дөньяви дәүләт, дөньяви мәктәп, дөньяви тормыш һ.б.), дини-илаһи күзаллауның альтернативасы буларак карала.

КРЕАЦИОНЛЫК,   ЯРАТЫЛЫШ  - дөньяны бер илаһи көч (Алла) тарафыннан бервакытта ярату тәгълимате. Дини тәгълиматләрне фәнни яктан раслауның нигезе булып тора. Ягъни дин белән фәннең берлеген икърар итә. Эволюцион (үсеш) тәгълиматенә альтернатив булып карала.

ДИНИ  УКУ  ЙОРТЛАРЫ -– дини оешмалар өчен руханиләр, мөгаллимнәр яки белгечләр әзерли. Дөньяны күзаллау системасы дини тәгълиматкә нигезләнгән. Дәүләт учреждениеләре өчен аларның шәһадәтнамәләре хокукый көчкә ия түгел.

ДӨНЬЯВИ УКУ  ЙОРТЛАРЫ -– дәүләт учреждениеләре  өчен белгечләр әзерли. Дөньяны күзаллау системасы матдәви һәм эволюцион тәгълиматләргә нигезләнгән.

МИЛЛИ УКУ  ЙОРТЛАРЫ -– милли оешмалар өчен белгечләр әзерли. Белем системасы милли һәм этник кыйммәтләргә, милли телдә белем-тәрбия бирүгә нигезләнгән. Бүгенге көндә милли уку йортлары дәүләт уку йортларының милли телле нөсхәләре булып тора.

КРЕАЦИОН УКУ ЙОРТЛАРЫ –- рухи-дөньяви җәмгыятьләр өчен белгечләр әзерли. Дөньяны күзаллау системасы креацион, ягъни яратылыш тәгълиматенә нигезләнгән. Бүгенге көндә Татарстанда андый уку йортлары әлегә яралгы халәтендә.

ДӘҮЛӘТ МӘГАРИФЕ -– дәүләт таләпләреннән чыгып төзелгән мәгариф системасы. Дәүләт белем стандартларына, сертификатларына, аттестация таләпәренә буйсына. Дөньяви, нигездә, матдәви кыйммәтләргә таяна. Дәүләтнең тәрбияви һәм мәгърифәти асылын билгели.

ХАЛЫК     МӘГАРИФЕ    -  җәмгыяви мәгариф системасы. Халыкның, аның аерым җәмгыяви (дини, милли, икътисади) төркемнәренең мәнфәгатьләреннән чыгып төзелә. Дәүләт мәгарифенең альтернативасы булып карала. Хокукый яктан дәүләти булмаган мәгариф системасы статусында йөри. Татарстанда әлегә яралгы хәлендә.

ТӘРБИЯ –- билгеле бер кыйммәтләр системасы нигезендә шәхесне калыплау, аның яшәү рәвешенә йогынты ясау, җәмгыяви тормышка әзерләү. Тәрбия системасы, нигездә, түбәндәге өлешләрдән тора: карын тәрбиясе, күкрәк тәрбиясе, гаилә-ыруг тәрбиясе, рухи тәрбия, җенси тәрбия, милли тәрбия, ватанпәрвәрлек тәрбиясе, гомумкешелек тәрбиясе, җәмгыяви тәрбия, хезмәт тәрбиясе.

ХОКУК -– тар мәгънәдә: дәүләт тарафыннан кабул ителгән яки рөхсәт бирелгән, барысы өчен дә мәҗбүри булган, җәмгыяви нормалар системасы; киң мәгънәдә: адәм баласына Алла тарафыннан тумыштан бирелгән ирекле һәм  табигый яшәү рәвеше.

ҖЕНСИ  САФЛЫК  - никахка кадәр бернинди дә җенси аралашуга кермәү, никахсыз җенси тормыш белән яшәмәү, кызлык, егетлек намусын саклау.

ИМАН  - Алла тарафыннан тумыштан бирелгән әхлак кануны, намус, воҗдан.

ДИН  - инану һәм шуның нигезендә яшәү системасы.

ДИНИ ЮНӘЛЕШ - – нинди дә булса эшкә дини төсмер бирү.

ТЕРКӘЛҮ - өйләнешүне теркәү.

ЗИНА  - җенси тормыш белән никахсыз яшәү.

НИКАХ  - өйләнешүне раслау.

ЗИНАДАН ТУУ -– никахта булмаган анадан бала туу.

АНА -  балага узган, бала тапкан, бала тәрбияләгән хатын кыз. Ялгызак ана -– никахсыз бала тапкан ана. Дини яктан зиначы, рухи җәмгыять тарафыннан хурлык санала.

ХЕЗМӘТ - – рухи һәм матдәви ихтыяҗны канәгатьләндерүгә юнәлгән эш. Ирекле хезмәт -– үз ихтыярың белән эшләү,  мәҗбүри хезмәт -– җан асрар өчен ялланып эшләү.

МИЛЕК –- хезмәт нәтиҗәсендә барлыкка килгән интеллектуаль һәм матдәви байлык. Шәхси милек - – аерым шәхес карамагында булган милек, дәүләт милке -– дәүләт карамагында булган милек, җәмгыять милке -– нинди дә булса җәмгыятьнең уртак милке. 

ХУҖАЛЫК  -– милек җитештерә торган хезмәт җирлеге (шәхси хуҗалык, күмәк хуҗалык, уртак хуҗалык, ширкәт хуҗалыгы).

САЛЫМ –- җитештергән милектән, алган табыштан яки эш хакыннан дәүләт яки башка җәмгыятьләр файдасына мәҗбүри рәвештә чыгарыла торган өлеш.

ЗЯКӘТ –- хәрәкәттәге милектән, сәүдә малыннан, алынган табыштан (нисабтан артмаган очракта) җәмгыятьнең үзләрен асрый алмаган инсаннары өчен 2,5 % күләмендә бирелә торган фарыз сәдака.

ГӨШЕР –- җыеп алынган уңышның 10 % күләмендә фәкыйрьләр өчен бирелә торган сөннәт сәдака.

ФИДИЯ -– үзеңнән соң калган малның өчтән берен  җәмгыять файдасына калдыру.

НИСАБ –- зякәт бирелми торган милек яки малның күләме.

 

5.2. Гаилә проблемасына фәлсәфи караш

Фәлсәфи  яктан  бүгенге гаиләнең  таркалыш  кичерүе җәмгыяви-икътисади  проблемаларга түгел,  дөньяны  танып  белүдә матдәви яки илаһи карашка бәйле.

Мәгълүм  булганча,  октябрь  инкыйлабына  кадәр  халык  илаһи нигезгә корылган кыйммәтләр системасы шартларында яшәде. Шуның нәтиҗәсе  буларак  гаилә  институты  җитәрлек  дәрәҗәдә        ныклы булды. Гаилә тормышы дәүләт сәясәтенә аз бәйле гасырлар сынавы үткән  яшәү  рәвешенә  корылган иде. Кешенең  дөньяга  карашы дини инанулар һәм   милли  гореф-гадәтләр  нигезендә  формалашып килде.

Октябрь инкыйлабыннан соң бу карашлар әкренләп матдәви карашлар белән  алмаштырылды.  Гаиләнең илаһи һәм  табигый  вазыйфалары җуелды, ул   җәмгыятьнең  матдәви-икътисади   мәнфәгатьләрен  канәгатьләндерүгә көйләнде. Гаиләгә таркаулык  керә  башлады. Шулай  да  аның торыклылыгы ясалма рәвештә булса да коммунистик тәгълимат  аркылы тәэмин ителде. Ягъни кеше үзе турында  түгел, күбрәк җәмгыять турында кайгыртты.

1986 ел апрель  инкыйлабыннан соң гаиләне тәмам  таркалудан саклап торучы бу тәгълимат та кире кагылды. Рухи-этник, милли-мәдәни, җәмгыяви-икътисади кыйммәтләр, традицияләр юкка чыккач, гаиләне берникадәр дәрәҗәдә тотып торучы био-физиологик,  ягъни хайвани  инстинктлар  гына калды. Бүген менә  шушы  тәгълимати таркалышның әче җимешләрен татырга туры килә дә инде.

Димәк,  гаиләнең  тотрыклы яшәешен тәэмин итү  өчен  әкренләп аны  илаһи һәм табигый яшәеш рәвешенә кайтару сорала.  Әмма  моның өчен  дөньяны  танып белү мөмкинлеге бирә  торган  кыйммәтләр системасын яңабаштан бәяләп чыгарга кирәк.  Бу, беренче чиратта, рухи-этник кыйммәтләргә кагыла. Матдәви кыйммәтләр яссылыгында гына гаилә проблемаларын чишеп булмый.

Әмма  бүгенгә  матдәви фәлсәфә белән сугарылган кешегә  рухи-этник  яшәешнең  асылын аңлар өчен заманави  фәнни  һәм  гамәли эзләнүләр кирәк.

Бүгенге көндә җәмгыятьнең, шул исәптән гаиләнең төп проблемалары  социаль-җәмгыяви аң югарылыгында хәл ителә. Ягъни, беренче урынга шәхеснең куллану психологиясе, матдәви нәфесе чыга. Милли-мәдәни, рухи-әхлаки кыйммәтләр икенче, өченче урынга чигерелә. Социаль-җәмгыяви аң күзаллавы буенча, бу кыйммәтләр социаль-икътисади, социаль-психологик, мәгълүмәти-социологик, мәдәни-тәрбияви, сәләмәтләндерү-агарту һәм белем-һөнәр  бирү мәсьәләләрен эченә алган  социаль-җәмгыяви проблемаларны уңышлы хәл итүгә бәйле. Турыдан туры рухи һәм этник кыйммәтләргә мөрәҗәгать итү йә яшерен рәвештә, йә ачыктан-ачык тыю кысаларына кертелде. Чөнки беренчеләре законнан тыш дип игълан ителгән дини инануларга, икенчеләре гасырлар сынавы үткән, әмма социаль җәмгыять тарафыннан кире кагылган милли традицияләргә нигезләнгән иде. Шул сәбәпле соңгы вакытта дини һәм милли күтәрелеш тә бер нәрсә дә диярлек бирмәде. Чөнки алар артында дини һәм милли бизәкләргә төренгән шул ук социаль-җәмгыяви, матди-матдәви ихтыяҗлар тора иде. Социаль-җәмгыяви гаделлек принципларына нигезләнгән коммунистик идеаллардан да баш тарткач, җәмгыять өнсез-кыйбласыз калды, әхлаки тотрыклыгын югалтты. 

Димәк, матдәви күзаллауга гына нигезләнгән җәмгыяви-икътисади тәрәккыят рухи кыйммәтләр белән баетылмаган очракта иртәме, соңмы таркалышка дучар. Моны бүген без үз тормышыбызда күзәтәбез. Шулай булгач, рухи кыйммәтләргә кайту, җан таләбе генә түгел, яшәешне дәвам иттерүнең асылшарты.

 Җыеп әйткәндә, җәмгыяви гаилә программасын төзү түбәндәге кыйммәтләргә нигезләнергә тиеш.

1. Матди-мәдәни кыйммәтләр. Җәмгыяви яктан матдәви (материалистик) күзаллауга,  фәнни яктан үсеш (эволюция) тәгълиматенә таяна. Яшәү рәвеше матди һәм мәдәни ихтыяҗга нигезләнә. Кеше ихтыярына бәйле җәмгыять кануннары белән көйләнә.

2.  Милли-мәдәни кыйммәтләр. Милли-мәдәни яктан табигать кануннарына, фәнни яктан экологик тәгълиматләргә таяна. Яшәү рәвеше милли традицияләргә, гореф гадәтләргә нигезләнә.

3. Рухи-әхлаки кыйммәтләр. Рухи-әхлаки яктан илаһи кануннарга, фәнни яктан яратылыш тәгълиматенә таяна. Яшәү рәвеше формасы белән төрле, эчтәлеге белән охшаш дини  өйрәтмәләргә,  әхлак кагыйдәләренә нигезләнә.

Кызганыч ки, бу кыйммәтләрнең барысы да тигез дәрәҗәдә бүгенге фән тарафыннан ышанычлы рәвештә нигезләнмәгән. Бигрәк тә бу милли-мәдәни, аеруча рухи-әхлаки кыйммәтләргә кагыла. Бүгенге көндә матдәви (материалистик) фән, нигездә, җәмгыятьнең матди-матдәви ихтияҗларын канәгатьләндерүгә эшли. Шуңа күрә кулланучанлык карашына бәйле кыйммәтләр генә  фәнни яктан нигезле санала. Ә рухи-әхлаки, милли-мәдәни кыйммәтләр  дингә һәм гореф-гадәтләргә тапшырылып, фәнни яктан нигезсез, ягъни уйдырма дип кабул ителә.

Моның төп сәбәбе, фәнни яктан ныклы һәм ышанычлы итеп “исбатланган” үсеш (эволюция) тәгълиматенең кеше аңына тирән үтеп керүендә. Әмма җәмгыятьнең тотрыклы үеше өчен барлык төр кыйммәтләрнең фәнни тәэминатен булдырырга кирәк. Бүгенге фәннең потенциалы әлеге дәрәҗәгә җитеп килә инде дип фаразларга була. Бу бигрәк тә тыйб (медицина) фәненең, генетика, биология, физиология, кибернетика, информатика, астрофизика, психология фәннәренең үсешенә кагыла.          Болар нигезендә гасырлар сынавы үткән рухи-әхлаки, этник-мәдәни традицияләрнең ныклы фәнни нигезе барлыгын ышанычлы рәвештә исбатлыйлар. Әмма фикер торгынлыгы,  матдәви карашның катып калуы,  акыл сайлыгы, аң томаулыгы тиешле кыйммәти  югарылыкка менүне тоткарлап торалар. Болар барысы да гомумкешелек кыйммәтләренә дөрес бәя бирүгә комачаулык итәләр. Бүген һәммәсе - патриоты-интернационалисты, либералы-радикалы, шовинисты-милләтчесе, монархисты-анархисты, элитары-халыкчысы бертавыштан диярлек гомумкешелек кыйммәтләренең, кеше хокукының өстенлеге турында сөйлиләр. Әмма, асылда, һәркем бу  мәсьәләдә үзенең шәхси, төркем яки кавем күзаллавыннан чыгып фикер йөртә. Әлбәттә, универсаль булмаган бу карашлар, күп вакытта, бер-берсенә каршы килә. Табигый ки, мондый шартларда гомумкешелек кыйммәтләренә күпчелекне канәгатьләндерерлек универсаль аңлатма бирү ифрат дәрәҗәдә кыен.

Шулай да кешелек дөньясының күпгасырлы җәмгыяви, этник һәм дини тәҗрибәсенә таянып, гомумкешелек кыйммәтләренең иерархик классификациясен бирү кирәктер.

Җәмгыятьтәге каршылыкларның көчәюе шушы кыйммәтләрнең иерархик принципларын бозудан килә. Өлешчә алганда, бу кыйммәтләр белән ришвәти уйнау гаилә, җәмгыяви мөнәсәбәтләрне дә патологик халәткә китерә.

Эчке тулылыгын җуйган, мәгънәсезлек дәрәҗәсенә җиткерелгән гомумкешелек кыйммәтләре кайбер сәяси төркемнәр тарафыннан рухи-әхлаки, милли-мәдәни кыйммәтләрнең альтернативасы итеп карала башлады.

Гомумкешелек кыйммәтләре кысасында бу кыйммәтләр нинди урын билиләр соң?

Адәм баласы кеше булып җитешүе дәверендә дүрт баскыч аң югарылыгын кичерә. Беренче баскыч аңны, шартлы рәвештә, “биоаң” дип атарга була. Бу аң югарылыгында кеше шәхси “МИН” һәм генетик мирас булган “МИН ТҮГЕЛ” белән эчке гармония өчен көрәшеп, БИОШӘХЕС булып формалаша.

Икенче баскыч аңны, шартлы рәвештә, “социаль аң” дип атарга була. Бу аң югарылыгында кеше үзе шикелле биошәхеләр белән социаль гармониягә омтыла һәм җәмгыятьтә үзенең урынын билгели; гаилә, туганнар, дуслар, җәмгыять, дәүләт белән мөнәсәбәтләрен хәл итә, ягъни БИОСОЦИАЛЬ ШӘХЕС булып формалаша.

Өченче баскыч аңны “этник аң” дип исемләргә була. Ул кеше яшәгән табигый мохит шартларының этник гәүдәләнеше. Шушы шартларда кеше яшәешенең югары категорияләре - тел, этник культура, табигатькә, хезмәткә мөнәсәбәте формалаша. Бу аң югарылыгында биосоциаль шәхес “кендеге бәйләнгән” табигать белән гармониягә кереп, ЭТНОШӘХЕС булып җитешә.

Кеше аңының иң югары баскычы - дини аң. Ул аны мәңгелек белән бәйләп, “МИН” хиссиятен үлемсез итә. Дини аң югарылыгында адәм баласы галәм белән гармониягә кереп, үзен  ГАЛӘМИ ШӘХЕС дәрәҗәсенә күтәрә.

Хәзерге заман кешесе шушы аң компонентларының берсеннән генә мәхрүм булса, яисә аларның иерархик бәйләнешләрен бутап, үзенең, җәмгыять, табигать һәм галәм белән гармониясен бозса, һич тә камиллеккә ирешә алмый.

Шушы дүрт баскыч аңның тарихи урын-вакыт шартларындагы иерархик бәйләнеше һәм берлеге милли аңны, киңрәк итеп әйткәндә, милли кыйммәтләрне тәшкил итә. Ә инде гомумкешелек кыйммәтләренә килгәндә, аларның югарылыгы ни дәрәҗәдә милли кыйммәтләр белән баетылганлыгы белән билгеләнә.

Шуңа күрә, милли кыйммәтләрне гомумкешелек кыйммәтләренә каршы кую, түбән баскычтагы аң мәнфәгатьләреннән чыгып, кыйммәти иерархияне бозу, ягъни ришвәти һәм вәсвәси рәвештә түбән максатларда югары аң кыйммәтләрен файдалану, адәми сыйфатларның бозылуын күрсәтә. Бу хәл җәмгыятьнең, аерым шәхеснең нормаль үсешенә һәм тотрыклыгына куркыныч тудыра.

Фәнни реестрдан шактый инсани фәннәрне төшереп калдыру күп кенә милли традицияләрдән ваз кичүгә сәбәп булды. Мәсәлән, генетика, педология, соционика, психоанализ кебек фәннәрдән баш тарту кешенең генетик яшәү программасын җимерүгә этәргеч булса, телегония фәнен юкка чыгару сәламәт буын үстерүгә зыян салды.

Бу фәннең гаилә мөнәсәбәтләренә зур йогынты ясавын исәпкә алып, аңа тулырак тукталыйк. Традицион гаилә тормышында никахка керүчеләрнең җенси сафлыгына никадәр зур әһәмият бирелүе барысына да мәгълүм. Әмма моның төп сәбәбен бик аз кеше белә. Күпчелек аңа әхлаки норма итеп карый. Әхлакый норманың ышанычлы фәнни нигезе булмаса, ул әкренләп “сукыр” йолага әйләнә башлый һәм “искелек калдыгына” яки фанатизмга  әврелә. Димәк, аңардан баш тартырга була. Шулай итеп зиначылык үсә, атасыз балалар туа, ялгызак аналар саны арта, гаилә мөнәсәбәтләре какшый, җәмгыять бозыла. Әмма моның сәбәбе бик гади. Телегония фәне өйрәткәнчә, кешегә беренче җенси кавышу, беренче мәхаббәттән дә көчлерәк психологик тәэсир ясый. Бу тәэсир шундый көчле ки, хәтта башка атадан туган балаларның да генетик мирасын билгели. Шулай итеп, “бу минем балам түгел”, дигән гыйбарә туа. Фәнни яктан нык “дагаланмаган” булса да, халык моны яхшы белгән һәм җенси тәрбиянең нигезе итеп җенси сафлык таләбен куйган. Бу тәләп “фәнни булмаган” изге язмаларда да төп илаһи принципларның берсе булып тора.

Ә инде изге язмаларга килгәндә, аның фәннилеген инкарь итүчеләр саны  тагы да күбрәк. Әмма дөньякүләм үсеш алган креацион тәгълимат (яратылыш тәгълимате) бу бушлыкны да тутыра башлады. Җәмгыять һәм гаилә тормышына шактый йогынты ясаганлыктан, аңа да тулырак тукталыйк. Һәм иң беренче шуны ачыклыйк.

Дөнья  яратылганнан бирле аның барлыкка килүенә ике  капма-каршы   караш  яшәп  килә.  Берсе  аның -  яратылыш  тәгълимате (креацион тәгълимат), икенчесе -  эволюцион   тәгълимат.  Яратылыш  тәгълимате  буенча дөнья  Алла тарафыннан билгеле бер вакытта камил         итеп юктан  яратылган  һәм,  вакыты  җитеп,  камиллеген  җуйгач,  бер мизгелдә  юкка чыгачак. Эволюция тәгълимате буенча  дөнья гади халәттән катлаулана барып камилләшкән. Ягъни, ул даими  рәвештә үсеш  процессын кичерә. Бу ике караш ике кыйммәтләр системасын, ике  яшәү  рәвешен  тудыра. Беренчесе аның  рухи  цивилизациягә ярашлы булса, икенчесе матдәви цивилизациягә ятышлы.

Яратылыш тәгълимате бүгенге фәннең дә иң зур таләпләренә җавап бирә. Беренче чиратта бу астрофизика һәм термодинамика фәннәренә кагыла. Мәсәлән, бүгенге астрофизика фәне дөньяның юктан барлыкка килүен һәм бардан юкка чыгуын раслый. Термодинамика фәне исә үзенең өч кануны аркылы дөньяның тулы һәм камил яратылуын, аның таркалышын (энтропиясен) һәм таркалыш микъдарын, яки тизлеген  бәян итә. Киресенчә, эволюция тәгълимате фәннең фундаменталь казанышларына каршы килә. Шуңа күрә аңа нигезләнгән иҗтимагый яшәеш, шул исәптән, гаилә институты да көннән-көн тирәнрәк кризиска төшә бара. Шуны аңлаган көнбатыш галимнәренең игътибары яратылыш тәгълиматенә борыла. Күп кенә уку йортларында яратылыш (креационлык) тәгълиматенә нигезләнгән фәннәр кертелә. Бу инсани фәннәргә генә түгел, төгәл, табигать, сәнгать фәннәренә дә кагыла. Алдынгы карашлы Рәсәй галимнәре дә бу юнәлештә эзләнүләр алып бара. Бары татар фәне генә дөньякүләм кризис кичергән бу тәгълиматне бердәнбер хакыйкәт итеп саный.

Яратылыш тәгълимате  буенча  кеше  дөньяга  камил  зат итеп яратылган. Ягъни  кешелек дөньясы башлангыч  дәвердә рухи камиллеккә ия. Алла туачак һәр бәндәгә  иман  иңдерә. Шуңа  күрә дә без яңа туган һәр тереклекне, һәр сабыйны  яратып кабул итәбез, аларга карата җылы хисләребезне белдерәбез. Әмма дөньяви үсеш, камилләшү иманның зәгыйфьләнүе исәбенә бара. Шуңа күрә  сабыйлык  “үсеш” алган, “камилләшкән”  саен   аңа  карата суына барабыз.

Димәк,  кешелек  дөньясы  камилләшми,  ә,  киресенчә, даими таркалыш  кичерә.  Башкача итеп әйткәндә, һәр цивилизация рухи булып туа, матдәви булып үлә.

Әмма  иман  белән дин бер түгел. Иман  адәм  баласына, һәр  тереклеккә тумыштан бирелә. Ул исә дини мохиткә дә,  милли яшәешкә  дә,  матдәви  хәләткә дә бәйле түгел.   Дин  исә иман сакчысы  вазыйфасын үти. Чөнки иман үзе камил булса да, генетик мирас  белән  бәйле  иман  савыты зәгыйфь  булуы  мөмкин. Иман савытының  ныклыгы үткән буыннарның җирдәге яшәү  рәвешенә бәйле.   Җирдә  таркалыш  булмаса,  яки  иман  савыты  җитәрлек дәрәҗәдә  нык булса, диннең кирәге дә булмас иде.  Сабый  чакта иман савыты чагыштырмача нык. Шуңа күрә сабый балага яки башка тереклеккә дин  кирәкми. Балигъ булып җитешкәч кенә,  таркалыш нәтиҗәсендә  иман  савыты  зәгыйфьләнә  башлагач  кына,  диннең кирәге  чыга.  Чөнки дин ул пәйгамбәрләр аркылы  адәм  баласына Алла тарафыннан бирелгән яшәү инструкциясе. Аны  төгәл үтәгән очракта гына иман савытының ныклыгын сакларга була.  Нык савыттан  иман чыкмый. Тик дин Алла дине, ягъни камил  һәм  саф булырга тиеш. Димәк,  гаиләнең төп вазыйфасы, һәр тучак бәндәнең рухи-илаһи инану,  милли-этник  йолалар аркылы иман савытын  саклау, мөмкин кадәр ныгыту.  Адәм баласының  туганнан алып ахирәткә күчкәнчегә кадәр  иман  белән яшәешен тәэмин итү. Бу бигрәк тә, баланың карын һәм күкрәк тәрбиясенә кагыла. Физик гариплекне шул вакытта гына төзәтеп булган кебек, иман савытын да нәкъ шушы дәвердә генә ныгытып була.

Иман   белән  яшәешне  дәвам  иттерү  өчен яратылыш тәгълиматен “үсеш” фәлсәфәсеннән  өстен , ягъни беренчел итеп куярга  кирәк. Һәр шәхес, иң әүвәл, илаһи, аннан табигать, шуннан  соң  гына матдәви-җәмгыяви кануннар буенча яшәргә тиеш.  Бүген  исә ул, “үсеш”  тәгълиматенә  ияреп, беренче чиратта,  матдәви-җәмгыяви кануннарга  буйсына.  Аларга табигать һәм илаһият  кануннарын яраклаштырырга  тырыша.  Шул  сәбәпле рухи  халәте   дә, матдәви тормышы да газап боҗрасыннан чыга алмый. Үзе дә, төзегән гаиләсе дә таркала, дөньялыкта да, ахирәттә дә тузан бөртегенә әйләнә.

Дөньяви белем, матдәви байлык туплау һәрвакыт илаһи кыйммәтләр белән баетылганда гына тәрәккыяткә эшли, чөнки энергия саклану канунчылыгы буенча,  матдәви энергия рухи энергиянең кимүе исәбенә арта.

Шундый бихисап  мисаллар үрнәгендә традицион кыйммәтләрнең дә ныклы һәм ышанычлы фәнни нигезгә корылганын күрсәтеп була.

“Татар гаиләсен үстерү программасы” да дөньяви фәннән аерылмыйча, шушы илаһи тәгълиматкә һәм илаһи-заманави фәнни карашларга таянып төзелепгә тиеш.

 

   5.3. Гаилә институтын җәмгияви-хокукый яктан үстерү

 

  Рухи-әхлаки, милли-мәдәни, матдәви-иҗтимагый гомумкешелек кыймәтләре белән берлектә гаиләгә кан кәрдәшлеге, милли бергәлек, дин кардәшлеге кебек кыйммәтләр җитди йогынты ясый. Шуңа күрә, бу кыйммәтләр нигезендә оешкан  җәмгытьләрне кире кагу, аларны үзидарә системасыннан чыгару аерым шәхеснең, гаиләнең генә түгел, бөтен җәмгыятьнең тотрыклыгына зыян китерде. Әлбәттә, сүз  гаиләнең элекке, искергән формаларына кайту турында түгел, ә аны заманави югарылыкка күтәрелгән халыкның “тутыкмас һәм күгәрмәс” (Габдулла Тукай) җәүһәрләре  белән баету турында бара. Тормышны сәнагәтьләштерү һәм шәһәрләштерү, икътисади һәм мәдәни аралашу, җәмгыятьне тирәнгә кереп мәгълүматлаштыру гаилә тормышына кире кайтарып ала алмаслык үзгәрешләр керттеләр. Шулай да гаиләгә гасырлар сынавы үткән рухи-этник кыйммәтләрен, җәмгыять булып яшәү  кагыйдәләрен кайтару бурычын дәүләт һәм җәмгыять үз өстеннән төшерә алмый. Ә бу үз чиратында җәмгыяви үзидарә институтын яңадан торгызуны таләп итә. Социализм төзү чорында күмәк яшәү рәвешәнә төп икътибар бирелсә дә, бу эш шәхесне юк итү, җәмгыяви инициативаны бетерү юнәлешендә барды. Бу исә кешеләрдә  “алма пеш, авызыма төш” психологиясе тудырды. Гаилә тәэминатын дәүләт үз өстенә алды, әмма моны үтәп чыга алмады. Гаилә үзлегеннән яшәү сәләтен югалтты. Әлеге шартларда гаилә институты тәмам таркалуга килде.

Җәмгыятьне артык социальләштерү нәтиҗәсендә кан кардәшлегенә, милли яки дини кардәшлеккә нигезләнгән мәхалләләр дә оешып китә алмады. Димәк күмәкләшеп эшләү, үзара ярдәмләшү рухи көчен югалтты.

Бүгенге көндә гаиләгә теге яки бу яктан йогынты ясый алырлык иң якын оешма булып җирле үзидарә органнары санала. Алар берникадәр дәрәҗәдә гаиләнең эчке тормышына йогынты ясый алалар, әмма бу органнар социаль-җәмгыяви нигездә оешканлыктан гаиләнең рухи-әхлаки, милли-мәдәни халәтен җитәрлек дәрәҗәдә көйли алмыйлар.

Әмма җирле идарә органнары дәүләти булмасалар да, нигездә, дәүләт сәясәтен үткәрәләр һәм халык идарәсе принципларына корылган җәмгыяви үзидарә структураларын алмаштыра алмыйлар. Шуңа күрә хокукый яктан аларга бу структураларны оештыру вәкаләтләрен бирү максатка ярашлы булыр иде. Ул вакытта җирле үзидарә органнары дәүләт һәм җәмгыять арасында арадашчы вазыйфасын үтәп, гаилә проблемаларына якынрак килерләр иде. Шулай булса, гаилә, җәмгыяви үзидарә структуралары, җирле үзидарә органнары, дәүләт идарә органнары үзара  тыгыз мөнәсәбәткә кереп, гаилә проблемаларын чишү бунча нәтиҗәлерәк эшләрләр иде.

Гомумән алганда, сүз гаилә белән идарә итү вазыйфаларын өстән аска таба тапшыру һәм  моны хокукый, кирәк булганда социаль-икътисадый яктан тәэмин итү турында бара.

Шулай итеп гаиләнең яшәү тотрыклыгы һәм үзтәэминаты кан һәм дин кардәшлеге нигезендә оешкан рухи-җәмгыяви яки милли-жәмгыяви мәхәлләләргә төшә. Әлбәттә, моның өчен күп кенә хокукый һәм социаль-җәмгыяви мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк. Ул вакытта дәүләткә үзара бүленгән вазыйфаларны көйләү эше генә кала. Тәрәккый үсеш ягыннан алга киткән илләрдә гаилә проблемалары нәкъ шулай хәл ителә.

Моның өчен, беренче чиратта, гаиләнең иялек хокукын тәэмин итә алырлык түбәндәге хокукый механизмнарны эшләргә кирәк:

- гаиләнең һәм мәхәлләнең уртак хезмәткә корылган иялек хокукын тәэмин итү;

- гаилә һәм мәхәллә хуҗалыгын алып баруның хокукый нигезләрен булдыру;

     - гаилә, мәхәллә һәм дәүләт арасындагы икътисади бәйләнешләрне хокукый нигезгә салу.

      Шул ук вакытта гаилә һәм мәхәллә яшәешен тәэмин итү һәм хуҗалык эшләрен алып бару өчен “гаилә белеме” кысаларында һөнәр бирү мөмкинлеген дә тудырырга кирәк:

-  аналарга  - педологик әзерлек (тыйб нигезләре,  педагогика һәм психология);

-  аталарга - җәмгыяви әзерлек (хокук нигезләре, икътисад  һәм социология).

Балаларны гаилә һәм мәхәллә мәктәпләрдә тәрбияләүне хокукый нигезгә  куярга кирәк. Ул вакытта бала балигъ булып җитешкәнче гаилә һәм иң якын туганнарының күзәтүендә булачак.

Гаиләнең үзлегеннән яшәп китүен тәэмин итү максатында эшләнгән бу хокукый таләпләр “Татар гаиләсе программасы” нда лаеклы урын алырга тиешләр.

 

6. Татарстанның гаилә институтының эшләү системасы

 

6.1. Татарстанның гаилә институтының структурасы

Татарстан гаилә институты структурасына түбәндәгеләр керә.

Җәмгыяви үзидарә органнары:

- нәсел ырулары яки кардәш мәхәлләләр;

- этносоциаль җәмгыятьләр (мәхәлләләр);

- этноконфессиаль җәмгыятьләр (мәхәлләләр).

 Әлегә бу органнар Татарстанда хокукый яктан институтлашмаган.

Җирле идарә органнары.

 Милли идарә органнары:

- иҗтимагый милли оешмалар. Мәсәлән, Бөтендөнья татар конгрессы (БТК), Бөтентатар иҗтимагый үзәге (БТИҮ), Урыс-славян җәмгыяте (УСҖ);

- милли-мәдәни мөхтәриятләр (автономияләр). Мәсәлән, милли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясе (ММҖА);

- вәкаләтле милли идарә органнары. Мәсәлән, урыс милли җыены (УМҖ), Милли Мәҗлес (ММ). Әлегә бу органнар Татарстанда хокукый яктан институтлашмаган.

Рухи-дини берләшмәләр

Татарстанда бу органнарга түбәндәгеләр керә:

- Татарстан диния нәзарәте;

- Казан православие епархиясе;

- җирле дини оешмалар;

- дини үзәкләр;

- мәхәлләләр.

Дәүләт идарә органнары:

- федераль идарә органнары;

- региональ идарә органнары; гаилә программасын эшләүдә һәм гамәлгә куюда түбәндәге дәүләт органнары катнаша:

- - Татарстан Министрлар кабинетының ГХАТ идарәсе;

- - Социаль яклау министрлыгы;

- - Татарстан мәгариф министрлыны;

- - Татарстан сәламәтлек министрлыгы;

- - Дин эшләре буенча Татарстан Дәүләт шурасы;

- - Балалар һәм спорт эшльре буенча Дәүләт комитететы;

- - район администрацияләре.

Гаилә вәкыфы. Ул, нигездә, түбәндәге оешмаларны эченә ала:

- гаилә ширкәтләре;

- акционерлык җәмгыятьләре;

- гаилә җәмгыятьләре;

- гаилә казнасы (банкы).

Әлегә бу органнар Татарстанда хокукый яктан институтлашып җитмәгән.

Татар гаиләсе программасын төзү буенча тармакара комиссия

 

6.2.  Гаилә институты субъектларының оешу формасы

 

6.2.1. Җәмгыяви үзидарә органнары:


 

Бүгенге көндә җәмгыяви үзидарә органнары гражданнар инициативасы белән яшәгән җирлектә төзелә. Әмма ныклы хокукый нигезе булмаганлыктан, алар әлегә гаилә төзелешенең тулы канлы субъектлары була алмыйлар. Әмма Русия һәм Татарстан кануннары буенча бу органнарның яшәргә хокукы бар.  Димәк, оешу нәүбәтендә, алар тиешле дәүләт органнарында теркәлеп, гаилә төзелешенә үзләренең өлешен кертә алалар. Теге яки бу төр җәмгыятькә өстенлек аларның оешу сәләтенә бәйле рәвештә бирелә.

Җәмгыяви үзидарә органнарына түбәндәгеләр керә:

- нәсел ырулары яки кардәш мәхәлләләр

Нәсел ыруы  җиде буынга кадәр тугандаш гаиләләрне берләштерә. Ыруг нәсел шәҗәрәсе буенча билгеләнә, шуңа күрә ыруг мәхәлләсе нәсел шәҗәрәсен торгызу нәтиҗәсе буларак кан кардәшлеге нигезендә оештырыла. Бу башлангычка нәсел шәҗәрәсән саклап килгән традицион гаиләләр ия була алалар;

- этносоциаль (мәхәлләләр)

Этносоциаль җәмгыятьләр бер милләттән яки бер этник төркемнән булган шәхесләрне, гаиләләрне йә ыругларны милли кардәшлек нигезендә берләштерә.

Этносоциаль җәмгыятьнең төп сыйфатлары:

- уртак яшәү җирлеге булуы;

- аралашу теленең берлеге;

- милли-мәдәни традицияләрнең уртаклыгы.

Этносоциаль җәмгыятьләр өч төрле формада оеша ала:

- этник бергәлекнең күмәк яшәү җирлегендә;

- яңа оешып килгән этник җирлектә;

- таркалып яшәгән җирлектә этник оешу рәвешендә.

Этносоциаль җәмгыятьләрнең оешып яшәү формасы - мәхәллә.

- этноконфессиаль җәмгыятәләр (мәхәлләләр)

Этноконфессиаль җәмгыятьләр этносоциаль җәмгыятьләрнең барлык сыйфатларын һәм оешу формаларын эченә алган хәлдә дини кардәшлек белән аерыла.

 

6.2.2. Җирле идарә органнары.

Җирле үзидарә органнары туганлык, кардәшлек мөнәсәбәтләренә бәйсез   рәвештә шушы җирлекнең социаль-җәмгыяви органнары булып саналалар.   Бу органнар дәүләт органнары тарафыннан кабул ителгән җирле үзидарә органнары турындагы канунга таянып эш итәләр.

Җирле үзидарә органнары дәүләт идарә органнары структурасына кермәгәнлектән, дәүләт идарә органнары һәм җәмгыяви үзидарә органнары арасында арадашчылык вазыйфаларын үтиләр.

 

6.2.3. Милли идарә органнары

- иҗтимагый   милли  оешмалар җәмгыятьне яңарту (демократияләштерү) чорында милли күтәрелеш шартларында үсеп чыктылар. Аларның эшчәнлеге иҗтимагый оешмалар турындагы канун белән көйләнә. Гаилә белән эш формалары һәм ысуллары низамнәмәлерендә күрсәтелә.

Иҗтимагый   милли  оешмалар төрле төбәкләрдә тупланып яки таралып яшәүче бер милләт вәкилләре инициативасы белән барлыкка килә. Аларның эшчәнлеге милли-этник традицияләргә нигезләнә, әмма җирле кануннар буенча көйләнә.

- милли-мәдәни оешмалар (автономияләр) дәүләт милли сәясәтен үткәрү өчен дәүләт идарә органнары инициативасы белән оештырыла.  Тупланып яки таралып яшәгән милләттәшләр арасында административ-территориаль яки региональ-территориаль җирлектә эшлиләр. Гаилә төзелешендә гаилә милли-мәдәни үзәкләрен оештырып мөстәкыйль рәвештә дә,  милли- мәдәни эшчәнлек алып барган башка гаилә субъектлары белән берлектә дә эшли алалар.

- вәкаләтле     милли    идарә    органнары    мили яшәешнең кануный нигезләрен булдыру максатында җәмгыяви милли үзидарә  органнары аркылы үсеп чыга алалар. Алар кабул иткән канун-каралар үзләренә нисбәтле  югарылыктагы дәүләт идарә органнары аркылы тормышка ашырылалар. Хәзерге вакытта җәмгыяви үзидарә структураларның зәгыйфьлеге, йә бөтенләй булмавы аркасында  вәкаләтле     милли    идарә    органнары хокукый яктан үсеш ала алмады. Әмма бу структуралар тиешле дәрәҗәдә үсеш алганнан соң вәкаләтле     милли    идарә    органнары да үзләренең хокукый формасын алачак.

 

6.2.4. Рухи-дини берләшмәләр

Рухи-дини берләшмәләрнең эшчәнлеге вөҗдан иреге һәм дини оешмалар турында Татарстан Республикасы кануны белән көйләнә. Алар җәмгыятьне рухи-әхлаки яктан савыктыруга юнәлтелгән чаралары белән гаилә программасын эшләүдә катнашалар һәм этноконфессиональ җәмгыятьләр, дини оешмалар һәм мәхәлләләр аркылы аларны тормышка ашыралар. Дини оешмалар һәм дәүләт органнары гражданнарның рухи һәм җәмгыяви ихтыяҗларын бергә бәйләп тәэмин итәләр.

 

6.2.5. Дәүләт идарә органнары

      - федераль идарә органнары Татарстан Республикасында гаилә сәясәтен үткәрүдә иң югары хокукый инстанция булып Русия федераль идарә органнары санала. Региональ гаилә программасын төзүдә нигез вәсикасе (документы) булып Русия Федерациясе гаилә сәясәтенең концептуаль нигезләре һәм  федераль программасы булып тора.

- региональ идарә органнары Татарстан Республикасының дәүләт һәм хөкүмәт органнарын тәшкил итәләр. Алар Татарстан Республикасы территориясендә федераль хокук чикләрендә  гаилә сәясәтен үткәрүдә иң югары хокукый инстанция булып саналалар. Региональ гаилә сәясәтен “Татарстан гаиләсе программасы нигезендә” үткәрәләр.

 

6.3. Гаилә институты субъектларының төп вазыйфалары

 

6.3.1. Җәмгыяви идарә органнарының вазыйфалары

Җәмгыяви идарә органнарының максаты булып гаилә яшәешенең рухи-әхлакый, милли-мәдәни, матди-икътисади якларын көйләү һәм җәмгыяви тотрыклылыгын булдыру, шәхеснең генетик программасы буенча нормаль үсешен тәэмин итү тора.

Моның өчен ул үз өстенә түбәндәге вазыйфаларны ала:

- мәхәллә паспортын төзү (биләгән җире, аның табигый байлыклары, гомуми милке, җитештерү һәм тәэминат чыганаклары, гаилә белешмәсе);

- тәрбия, дәвалау, уку-укыту эшен оештыру;

- мәхәллә әгъзаләренең шәхес һәм социаль хокукларын яклау, матди  яшәү тотрыклыгын булдыру;

- мәхәллә биләмәләрендә тәртип, чисталык урнаштыру, яшәү куркынычсызлыгын тәэмин итү;

- күмәк эшләрне оештыру, өмәләр үткәрү;

- милли, дини йолаларны башкару;

- хәрби хезмәткә, читкә озату;

- кайткан-килгәннәрне каршы алу, мәхәллә тормышына тарту;

- бәла-казалардан саклау;

- гадел хөкем итү, хәләлгә юл ачу, хәрәмне тыю;

- милли, дини бәйрәмнәрне үткәрү;

- хөрмәткә ия шәхесләрне олылау;

- рәсми идарә органнары һәм күрше мәхәлләләр белән хокукый һәм гамәли элемтәләр булдыру;

-   мәхәллә җирлегендә яшәгән башка дин һәм милләт вәкилләре белән тыныч һәм тату мөнәсәбәтләр урнаштыру, аларны килешенгән шартларда мәхәллә эшләренә тарту.

 

6.3.2. Җирле идарә органнары вазыйфалары

Программаныц төп таләпләреннән чыгып, җирле үзидарә органнарына кануный вазыйфаларыннан башка җәмгыяви вазыйфалар йөкләнә. Алар, нигездә, шуннан гыйбарәт: җәмгыяви үзидарә органнары белән җирле үзидарә органнары, дәүләт, милли, дини идарә органнары  арасында шәхеснең һәм гаиләнең рухи-әхлакый, милли-мәдәни, матди-икътисади ихтыҗларыннан чыгып үзара мөнәсәбәтләрне җайлау, көйләү   һәм бер механизм булып эшләүне тәэмин итү, гаиләнең үзлегеннән яшәп китүе өчен мөмкинлекләр тудыру. Бу мөнәсәбәтләрне дәүләт органнары белән берлектә хокукый нигезгә салу.

 

6.3.3. Вәкаләтле милли идарә органнары вазыйфалары

Вәкаләтле милли идарә органнарының гаилә төзелеше өлкәсендәге төп бурычлары - милли гаилә программасының концептуаль нигезләрен булдыру, гаиләнең рухи-этнник традицияләргә нигезләнгән яшәү рәвешен торгызу чараларын   эшләү һәм аларны турыдан-туры яки дәүләт программалары аркылы тормышка ашыру.

Вәкаләтле милли идарә органнарының вәкаләтләре “милли җәмгыятьләр” төшенчәсенә кергән ыруг, этносоциаль, этноконфессиаль җәмгыятьләр тарафыннан милли җыеннарда билгеләнә.

Вәкаләтле милли идарә органнарының төп вазыйфалары түбәндәгедән гыйбарәт:

- милли яшәешне оештыруның хокукый нигезләрен эшләү;

- милләтнең эчке яшәеш мөнәсәбәтләрен хокукый нигездә көйләү;

      - гаиләләрне ыруг, этносоциаль, этноконфессиаль җәмгыятьләр корып яшәргә өйрәтү, шуңа җәмәгать фикерен юнәлтү;

      - дәүләт идарә органнарына җәмгыяви һәм җирле үзидарә органнарының уртак вазыйфаларына караган хокукый механизмнарын эшләүдә ярдәм итү.

-  дәүләт гаилә программасының милли-мәдәни традицияләргә нигезләнгән яшәү рәвешен торгызуга юнәлгән чараларының үтәлешенә күзәтчелек итү.

Гаилә яшәешенә карата милли җыеннар кабул итә торган карарлар киңәш дәрәҗәсендә йөри, ә инде дәүләт тарафынган хупланган очракта,  мәҗбүрият көченә керә. Ягъни, дәүләт гаиләнең милли яшәеш халәтен көйләүне милли идарә органнарына тапшыра.

 

6.3.4. Рухи-дини берләшмәләрнең вазыйфалары

Рухи-дини берләшмәләрнең гаилә төзелеше өлкәсендәге төп бурычлары - гаиләнең рухи-әхлаки сыйфатын  үстерү чараларын эшләү һәм аларны турыдан-туры яки дәүләт программалары аркылы тормышка ашыру.

Рухи-дини берләшмәләрнең вәкаләтләрә “дини җәмгыятьләр” төшенчәсенә кергән этноконфессиаль җәмгыятьләр һәм мәхәлләләр тарафыннан дини җыеннарда билгеләнә.

Рухи-дини берләшмәләрнең төп вазыйфалары түбәндәгедән гыйбарәт:

-  дини йолаларны һәм кагыйдәләрне үтәүне оештыру, шәхеснең һәм гаиләнең рухи-әхлакый тормыш белән яшәеше өчен уңай шартлар тудыру;

      - рухи тормыш белән яшәүнең хокукый нигезләрен булдыру;

- эчке дини яшәеш  мөнәсәбәтләрен хокукый нигездә көйләү;

      - гаиләләрне этноконфессиаль җәмгыятьләр, мәхәлләләр корып яшәргә өйрәтү, шуңа җәмәгать фикерен юнәлтү;

-  дәүләт гаилә программасының рухи-әхлакый принципларга  нигезләнгән яшәү рәвешен торгызуга юнәлгән чараларының үтәлешенә күзәтчелек итү.

Гаилә яшәешенә карата дини җыеннар кабул итә торган карарлар киңәш дәрәҗәсендә йөри, ә инде дәүләт тарафынган хупланган очракта,  мәҗбүрият көченә керә. Ягъни, дәүләт гаиләнең рухи яшәеш халәтен көйләүне рухи-дини берләшмәләргә тапшыра.

 

6.3.5. Дәүләт идарә органнары вазыйфалары

Бүгенге көндә дәүләт үз өстенә гаилә тәэминатының барлык диярлек вазыйфаларын алды. Шул исәптән, дәүләт карамагына кермәгән һәм керә дә алмаган вазыйфаларны да. Бу бигрәк тә гаиләнең үзенә, җәмгыяви һәм җирле үзидарә структураларына, дини һәм милли оешмаларга кагылган үзидарә, үзтәэминат, белем-тәрбия вазыйфаларына кагыла.

Мондый вазыйфалар диспропорциясе аларның формаль һәм нәтиҗәсез үтәлешенә китерә һәм гаиләнең яшәү сәләтен киметә.  Дәүләтнең вазыйфасы гаиләне “кашыктан ашату түгел”, ә гаилә төзелешендә катнашучы барлык субъектларга нәтиҗәле эшләү мөмкинлеге тудыру. “Бал тоткан, бармак ялый” дигән принцип белән эшләү дәүләт структураларының барлык күзәнәкләренә үтеп кергән. Кайвакытта бармак кашыкка да әйләнеп куя. Шуңа күрә дәүләт үзенә хас булмаган вазыйфаларын тиешле җәмгыять субъектларына тапшырырга, моның хокукый нигезләрен булдырырга һәм күзәтчелек эшләрен алып барырга тиеш. Әлбәттә, бу вазыйфалар бүленеше конкрет чаралар аркылы гаилә программасында чагылыш табарга тиеш.

 

6.3.6. Гаилә вакыфы вазыйфалары

Гаилә программасын үтәү башлангыч чорда булса да зур гына чыгымнар таләп итә. Программаның эчтәлеге һәм гамәли юнәлешләре дәүләт структуралары вазыйфаларыннан һәм мөмкинлекләреннән шактый киң. Шуңа күрә, программага кергән барлык чараларны тулы күләмдә үтәү өчен дәүләти-җәмгыяви статуска ия гаилә вәкыфын төзү ихтыяҗы туа. Гаилә вакыфы вазыйфалары да шушы максатка кайтып кала.

Әлегә гаилә вәкыфы формалары дәүләт тарафыннан институтлашып җитмәгән.

Гаилә вәкыфы тармакара комиссиянең функциональ идарәсенә керә.

 

6.3.7. “Татар гаиләсе” программасын төзү буенча тармакара комиссия

Гаилә институты структурасына кергән барлык оешмаларның эшен координацияләү максатында оештырыла. Ул дәүләти-җәмгыяви статуска ия. Ягъни, аерым бер дәүләт органы (мәсәлән, ГХАТ идарәсе) каршында оештырылып, гаилә проблемаларын дәүләт һәм җәмгыять югарылыгында хәл итә. Комиссия кабул иткән карарлар барлык төр гаилә объектлары өчен киңәш  (рекомендация) көченә ия.

 

 

7. Программаның фәнни-тәгълимати тәэминаты

 

7.1. Нәзари эзләнүләр:

 

7.1.1. Гаилә яшәешенең бүгенге тенденцияләре:

- гаиләнең  җәмгыяви урыны, аның реаль хокуклары,  гаилә яшәешен тәэмин итә алырлык дәүләт гарантиясе;

- гаилә белән дәүләт мөнәсәбәтләрен хокукый яктан көйләү;

- гаиләне институтлаштыру проблемалары;

- дәүләтнең гаилә сәясетен тудыру:

- дәүләт гаилә сәясәтенең дөньякүләм тенденцияләре;

-      кыска   һәм  озак  вакытка  исәпләнгән  дәүләт   гаилә программаларын төзү принциплары;

      - дәүләт гаилә программаларының федераль югарылыгы;

      - дәүләтнең региональ гаилә сәясәте;

- дәүләт  гаилә  сәясәтен  муниципаль  һәм  җирле  идарә югарылыгында тормышка ашыру юллары;

-                      гаиләне адреслы яклау концепциясе;

-                       хәзерге  шартларда  гаиләне  дәүләт  яклавына   алуның үзенчәлекләре;

- гаилә һәм дәүләтнең үзара хезмәттәшләк концепциясе;

- гаилә -  дәүләт  сәясәтенең мөстәкыйль субъекты.

 

 

7.1.2. Дәүләт гаилә сәясәте һәм җәмгыяви эшчәнлек:

       - дәүләт фамилистик экспертиза системасын төзү проблемалары;

       - дәүләт гаилә сәясәтен финанслау принциплары;

       - федераль  һәм  региональ дәүләт органнары - дәүләт  гаилә сәясәте субъектлары;

       - тиешле министрлыкларның һәм ведомстволарның гаилә  сәясәте өлкәсендәге эшчәнлеген координацияләү принциплары;

       - дәүләт  гаилә  сәясәтенең  инфраструктурасын  төзү принциплары.

 

7.1.3.  Гаилә  сәясәтен  тормышка  ашыруның  юнәлешләре   һәм механизмнары:

-   гаиләнең   социаль-икътисади  үзтәэминат   мөмкинлекләрен үстерү;

-   социаль яктан тотрыклы булмаган гаиләләрне ныгыту;

-   гаилә сәясәтенең мәдәни-агарту юнәлешләре;

      - гаилә сәясәтенең медико-биологик  юнәлешләре;

      - гаилә сәясәтенең хокукый-норматив механизмнары;

      - дәүләт гаилә сәясәтен белемле кадрлар белән тәэмин итү;

- дәүләт  гаилә  сәясәтен социаль-технологик һәм  мәгълүмати яктан тәэмин итү;

- дәүләт  гаилә сәясәтен психолого-педагогик яктан  тәэмин итү;

- дәүләт гаилә сәясәтен рухи-менталь яктан тәэмин итү.

 

7.2. Гамәли эзләнүләр

-  гаилә  әгъзаләренең  дөньяга карашына  һәм  яшәү  рәвешенә дини, милли, социаль аерымлыкларның йогынтысын өйрәнү;

-    гаиләләрнең    тормыш   шартлары   үзгәрүгә    яраклаашу мөмкинлекләрен өйрәнү;

-   гаиләнең   социаль   статусының   гаилә   мөнәсәбәтләренә йогынтысын өйрәнү;

-    физиологик    һәм    психологик    тәңгәллекнең    гаилә мөнәсәбәтләренең тотрыклыгына тәэсирен өйрәнү;

-   сәламәтләндерү  факторларының  гаиләнең   яшәү   сәләтенә йогынтысын өйрәнү;

- җенси мөнәсәбәтләрнең гаилә тотрыклыгына әһәмиятен өйрәнү;

- балалар санының гаилә тәрбиясенә йогынтысын өйрәнү;

-   никахсыз   җенси  бәйләнешләрнең  гаилә  мөнәсәбәтләренең сыйфатына йогынтысын өйрәнү;

- бала төшерүнең сәбәп-нәтиҗәләрен өйрәнү;

- гаилә институты кысаларында аерым гаиләнең урыны һәм роле;

-  хокуки   тәэминат  проблемалары  чишелешенең  гаиләнең тотрыклылыгына һәм үзтәэминат мөмкинлегенә бәйлелеген өйрәнү.

   

8. Гаилә бәяләмәсе

 

 Гаиләнең  иминлеген, тотрыклыгын тәэмин  итү  максатыннан түбәндәге бәяләми күрсәткечләр тәкъдим ителә. Һәркем үз ихтияры белән үз бәяләмәсен бирә ала.

 1. Бәяләми күрсәткечләр

1). Гаиләләрнең яңа тормыш шартларына яраклашуы (шәхси бәяләмә буенча).

2). Яшәү муллыгы (шәхси бәяләмә буенча).

3). Торак шартлары (шәхси бәяләмә буенча).

4). Гаиләдәге мөнәсәбәтләр (шәхси бәяләмә буенча).

5). Никахның тотрыклылыгы, арылу-талак (еллык күрсәткечләр буенча).

6). Үлем-китем, гомер озынлыгы (еллык күрсәткечләр буенча).

7). Тол калу (еллык күрсәткечләр буенча).

8). 100 аерылуга һәм тол калуга нисбәтле никахлашу  (еллык күрсәткечләр буенча).

9). Бала туу (еллык күрсәткечләр буенча).

10).  Балаларны һәм яшүсмерләрне тәрбияләү (яшүсмерләр арасында җинаятьчелек кимүенең еллык күрсәткечләре буенча).

11).  Тулы булмаган гаиләләр (кабат никахларны исәпкә алган еллык күрсәткечләр буенча).

12). Гаилә үрчемен көйләү, бала төшерү (еллык күрсәткечләр буенча).

13).    Балигъ булмаган яшүсмерләрнең балага узуы, бала төшерү (еллык күрсәткечләр буенча).

14).   Халыкның үрчү халәте (еллык күрсәткечләр буенча).

15).   Рухи-әхлаки тәрбия (бәяләмәләр тупламасы буенча).

Еллык күрсәткечләр, процентларда

1). Туу күрсәткечләренең үсеше.

2). Үлем-китемнең кимүе.

3). Бала төшерүләрнең кимүе.

4). Никахларның артуы.


5). Аерылышуларның кимүе.

6). Никахсыз бала табуларның кимүе.

7). Халыкның (балалар артуы исәбенә) яшәрүе.

8). Уртача яшь зурлыгының артуы.

9). Атасы мәгълүм булмаган балаларның кимүе.

10). 18 - 45 яшьтәге бер хатын-кыз исәбенә бала санының артуы.

11). 18 - 45 яшьтәге буйдакларның кимүе.

12). Никахка кадәр булган ярәшүләр саны.

13). Дини йолалар буенча никахлашу саны.

14). Дини йолалар буенча аерылышулар саны.

15). Дини йолалар буенча исем кушулар саны.

   Рухи-әхлаки тәрбия буенча  шәхси бәяләмә:

   - нәсел-ыруг берләшмәсе -

 1) кирәк: татарлар - әйе, юк (кирәкмәгәнен сызарга),

                               урыслар - әйе, юк,

                                     башка милләтләр - әйе, юк,

 2) әһәмиятле түгел: татарлар - әйе, юк,

                                урыслар - әйе, юк,

                              башка  милләтләр  -  әйе, юк,

 3) кирәк түгел: татарлар - әйе, юк,

                        урыслар - әйе, юк

                            башка милләтләр - әйе, юк;

  - милли-этник җәмгыять -

  1) кирәк: татарлар - әйе, юк,

                 урыслар - әйе, юк,

                   башка милләтләр - әйе, юк,

  2) әһәмиятле түгел: татарлар - әйе, юк,

                               урыслар - әйе, юк,

                               башка  милләтләр  -  әйе, юк,

  3) кирәк түгел: татарлар - әйе, юк,

                        урыслар - әйе, юк,

                        башка милләтләр - әйе, юк;

    - рухи-этник җәмгыять -

   1) кирәк: татарлар - әйе, юк,

                  урыслар - әйе, юк,

                    башка милләтләр - әйе, юк,

    2) әһәмиятле түгел: татарлар - әйе, юк,

                    урыслар - әйе, юк,

                    башка  милләтләр  -  әйе, юк,

    3) кирәк түгел: татарлар - әйе, юк,

                   урыслар - әйе, юк,

                 башка милләтләр - әйе, юк;

      - этнокатнаш гаилә -

     1) яклыйм: татарлар - әйе, юк,

                      урыслар - әйе, юк,

                          башка милләтләр - әйе, юк,

    2) яклап бетермим: татарлар - әйе, юк,

                      урыслар - әйе, юк,

                      башка  милләтләр  -  әйе, юк,

    3) якламыйм: татарлар - әйе, юк,

                      урыслар - әйе, юк,

                      башка милләтләр - әйе, юк;

      - диникатнаш гаилә -

    1) яклыйм: татарлар - әйе, юк,

                      урыслар - әйе, юк,

                          башка милләтләр - әйе, юк,

    2) яклап бетермим: татарлар - әйе, юк,

                      урыслар - әйе, юк,

                      башка  милләтләр  -  әйе, юк,

     3) якламыйм: татарлар - әйе, юк,

                      урыслар - әйе, юк,

                      башка милләтләр - әйе, юк;

      - туган телне белү -

     1)   кирәк: татарлар - әйе, юк,

                     урыслар - әйе, юк,

                         башка милләтләр - әйе, юк,

    2) әһәмиятле түгел: татарлар - әйе, юк,

                      урыслар - әйе, юк,

                      башка  милләтләр  -  әйе, юк,

    3) кирәк түгел: татарлар - әйе, юк,

                      урыслар - әйе, юк,

                       башка милләтләр - әйе, юк

      - үз милләтеңне саклау -

      1) кирәк: татарлар - әйе, юк,

                   урыслар - әйе, юк,

                       башка милләтләр - әйе, юк,

     2) әһәмиятле түгел: татарлар - әйе, юк,

                   урыслар - әйе, юк,

                   башка  милләтләр  -  әйе, юк,

      3) кирәк түгел: татарлар - әйе, юк,

                   урыслар - әйе, юк,

                     башка милләтләр - әйе, юк,

     - үз динеңне саклау -

     1) кирәк: татарлар - әйе, юк,

                  урыслар - әйе, юк,

                      башка милләтләр - әйе, юк,

    2) әһәмиятле түгел: татарлар - әйе, юк,

                    урыслар - әйе, юк,

                  башка  милләтләр  -  әйе, юк,

    3) кирәк түгел: татарлар - әйе, юк,

                    урыслар - әйе, юк,

                    башка милләтләр - әйе, юк,

    - никахка кадәр җенси намусыңны саклау  -

    ир-егетләргә карата ир-егетләр:

    1) бик кирәк - әйе, юк,

    2) әһәмиятле түгел - әйе, юк,

    3) кирәкми - әйе, юк,

    хатын-кызларга карата ир-егетләр:

    1) бик кирәк - әйе, юк,

    2) әһәмиятле түгел - әйе, юк,

    3) кирәкми - әйе, юк,

    хатын-кызларга карата хатын-кызлар:

    1) бик кирәк - әйе, юк,

    2) әһәмиятле түгел - әйе, юк,

    3) кирәкми - әйе, юк,

    ир-егетләргә карата хатын-кызлар:

    1) бик кирәк - әйе, юк,

    2) әһәмиятле түгел - әйе, юк,

    3) кирәкми - әйе, юк,

    - дәүләт мәктәпләрендә дини белем бирүгә караш-

    мөселманнар:

    1) кирәк:  әйе, юк,

    2) әһәмиятле түгел: әйе, юк,

    3) кирәк түгел: әйе, юк,

    христианнар:

    1) кирәк:  әйе, юк,

    2) әһәмиятле түгел: әйе, юк,

    3) кирәк түгел: әйе, юк,


    башка диндәгеләр:

     1) кирәк:  әйе, юк,

     2) әһәмиятле түгел: әйе, юк,

     3) кирәк түгел: әйе, юк,


    - әфьюн куллануга мөнәсәбәт -

    ир-ат:

    1) тискәре -                            

    2) битараф -                            

    3) уңай -                      

    хатын-кыз:

    1)тискәре  -


    2) битараф -      

    3) уңай -            


    - хәмер эчүгә мөнәсәбәт -

    хатын-кыз:

    1) тискәре -                            

    2) битараф -                            

    3) уңай –

    ир-ат:

    1) тискәре -                            

    2) битараф -                            

    3) уңай -            

    - тәмәке тартуга мөнәсәбәт -                

    хатын-кыз:

    1) тискәре -                            

    2) битараф -                            

    3) уңай –

    ир-ат:

    1) тискәре -                            

    2) битараф -                            

    3) уңай -   


    - балага узудан саклавычка -

    ир-ат:

    1) тискәре -                            

    2) битараф -                            

    3) уңай -   

    хатын-кыз:

    1) тискәре -                            

    2) битараф -                            

    3) уңай -            


    - күпхатынлыкка мөнәсәбәт -

    ир-ат:

    1) тискәре -                            

    2) битараф -                            

    3) уңай -                          

      хатын-кыз:

    1) тискәре -                            

    2) битараф -                            

    3) уңай -                          

 

 

 

 

Татар гаиләсенең әхлак кануны

 

Төп билгеләмәләр

 

Татар милләте - үзен һәм туган телен татар, Татарстанны мөстәкыйль милли дәүләт, Рәсәй җирлегендә яшәгән төбәкләрен тарихи ватаннары дип санаган, үзенең бербөтен милли үзидарә структураларын булдырган һәм алар кабул иткән канун-карарларга нигезләнеп яшәгән инсаннар берлеге.

Татар халкы - үз язмышын татар милләте белән бәйләгән, татарның тарихи ватаннарында дәүләтчелекләрен торгызуга, кайда яшәүләренә карамастан, милли үзидарә структураларын булдыруга хокукын таныган, татар телен белгән, йә үз иткән, аны Татарстанның бердәнбер дәүләт теле итеп таныган инсаннар берләшмәсе.

Татарның төп шивәсе - үзен татар милләте вәкиле дип санаган, әдәби татар телендә сөйләшкән, исламны үзенең рухи-әхлакый яшәү кануны итеп санаган инсаннр берлеге.

Татарның аерым шивәсе - үзен татар милләте яки татар халкы вәкиле итеп санаган, татар теленең аерым диалектларында сөйләшкән, традицион исламнан бүтән дини-әхлакый тәгълимат йогынтысында яшәгән инсаннар берлеге.

Шимал төрекләре - төрки телләрдә сөйләшкән, төрки телне, төркичә яшәү рәвешен торгызырга омтылган һәм шушы юнәлештә гамәл кылган Идел-Урал  төрекләре.

Яһүди-нәсара цивилизациясе - Ислам кануннарының яһүди һәм нәсара тайпылышында барлыкка китерелгән дөньякүләм яшәү рәвеше. Тыштан Муса һәм Гайсә пәйгамбәрләр тарафыннан вәхи ителгән Коръәни Кәримнең Тәүрәт һәм Инҗил нөсхәләренә, ә асылда, дәһрилек (атеизм), матдәвичелек (материализм), җәмгыяви ришвәтчелек (социал-прагматизм), монафикълык вәсвәсәсенә таяна. Бүгенге көндә глобаль йогынтыга ия. Төрки дәүләтләргә, хәтта традицион мөселман илләренә дә үтеп кергән. Әлегә аның тискәре йогынтысына каршы торырлык ике илаһи көч  бар.  Ул да булса,  саф мөселманча яшәү рәвеше һәм илаһият белән бәйле мүсбәт (хак) милләтчелек.

Төрки-ислам цивилизациясе - Исламның һәм төрки халыкларның рухи-әхлакый кануннарына, милли-мәдәни, матди-социаль яшәү рәвешенә нигезләнеп корылган гомумкешелек кыйммәтләренең төзек һәм камил системасы.

Суперэтнос - килеп чыгышлары белән охшаш, төрле төбәкләрдә яшәүче тугандаш этносларның тотрыклы тупланмасы.

Этнос - тарихи-мәдәни мираслары бер, охшаш телләрдә сөйләшүче, бер табигый мохиттә, уртак җирлектә яшәүче инсаннарның тотрыклы тупланмасы.

Кабилә - тугандаш ыругларның тотрыклы берләшмәсе  (14 нче буынга кадәр).

Ыруг - тугандаш гаиләләрнең тотрыклы берлеге (җиденче буынга кадәр).

Гаилә - иң якын туганнарның тотрыклы төркеме (өченче буынга кадәр).

Кавем - дини, милли, этник аралашулардан барлыкка килгән, әмма нинди дә булса ыруг-кабилә тирәсендә тупланып яшәгән тотрыксыз этносоциаль төркем.

Мәҗүсилек - Алладан башка кемсәләргә һәм нәмәстәләргә табыну: кояшка, айга, йолдызларга, потларга, шәхесләргә, фиркаләргә, сыннарга, исем-дәрәҗәләргә, акча, мал һәм шулар ише дөньяви кыймәтләргә; күпаллалык, хорафатлык, күрәзәчелек.

Кяферлек - алласызлык, динсезлек, монафикълык; инсаннарга пәйгамбәрләр аркылы Алла тарафыннан иңдерелгән (әһли) Китапларны инкарь итү, аларны бозып гамәл кылу, дөньяви кануннарны илаһи кануннардан өстен күрү, Исламга карата дошманлык, җәмгыяви ришвәтчелек.

Прагматизм (социал-прагматизм) - дөньяви максатлардан чыгып, рухи-этник кыйммәтләрне корбан итү яки бәясезләндерү бәрабәренә матди-социаль кыйммәтләргә корылган ришвәти сәясәт (җәмгыяви ришвәтчелек).

Монафикълык - дөньяви максатларда дин белән ришвәт кылу, хак динне эчтән җимерү.

Фарыз - шул гамәлдер ки, аны кылган кеше саваплы, кылмаган кеше гөнаһлы булыр. Аның фарызлыгына ышанмаган кеше кяфер булыр.

Ваҗип - шул гамәлдер ки, аны кылган кеше саваплы булыр, кылмаган кеше гөнаһлы булыр, аның ваҗиблыгына ышанмаган кеше зур гөнаһлы булыр.

Сөннәт - шул гамәлдер ки, аны кылган кеше саваплы булыр, әмма кылмаган кеше гөнаһлы булмас. Ләкин Мөхәммәд галәйһиссәламның шәфәгатенә лаек булмас.

Мөстәхәб - шул гамәлдер ки, аны кылган кеше саваплы булыр, әмма кылмаган кеше гөнаһлы да булмас, кыямәт көнне шелтә дә алмас.

Хәрәм - шул гамәлдер ки, аны кылган кеше зур гөнаһлы булыр, аны хәләл дигән кеше кяфер булыр.

Мәкруһ - шул гамәлдер ки, аны кылган кеше гөнаһлы булыр. Аны дөрес дигән кеше дә гөнаһлы булыр.

Мөстәкрәһ - шул гамәлдер ки, аны кылган кеше гөнаһлы булмаса да, әдәпсезлек кылган булыр.

Хәләл - фарыз, ваҗип, сөннәт, мөстәхәб гамәлләргә корылган саваплы эш. Шул саваплы эш өчен дөнья һәм ахирәт бүләкләре.

Савап - ахирәт оҗмахына юл ача торган дөньялыкта кылган күркәм эш һәм яхшы ният.

 

1. Гаилә - милләтнең нигезе

 

Башка халыклар кебек үк, татар халкы да, милләт булып оешуның беренче баскычы итеп гаиләне күргән. Гаилә, нигездә өч буынны эченә ала: әби-баба, ата-ана, бала-чага. Гаиләнең бер генә буыны булмаса да, ул тулы гаилә булып санала алмый. Гаилә булып яшәүнең төп шарты: бергә яшәү, бер хуҗалык алып бару, бер-берең турында кайгырту, үзара вазыйфалар бүлешү, мал уртаклыгы, яңа гаиләләр барлыкка китерү.

Гаилә кануны буенча яшәүче гаилә генә татар гаиләсе була ала. Гаилә башы итеп иң өлкән, физик һәм психик яктан сәламәт, холкы белән камил, ир затыннан булган гаилә әгъзасе санала. Балигъ булмаган ир бала гаилә башы булып санала алмый. Гаиләдә балигъ ир булмаган очракта, гаилә башы вазыйфалары гаиләдәге иң олы, физик һәм психик яктан сәламәт, холкы белән камил хатын-кызга күчә. Гаилә башын билгеләп булмаган очракта, гаилә башка гаилә карамагына күчә. Бу мәсьәләне ыруг башы хәл итә.

 

2. Ыруг, кабилә, милләт, дәүләт

 

2.1. Ыруг җиде буынга кадәр тугандаш гаиләләрне берләштерә. Ыруг җиденче буын ир затыннан килгән бер нәсел агачын тәшкил итә. Ыруг нәсел башы исемен йөртә. Ыруг белән җитәкчелек итү өчен ыруг җыенында ыруг башы билгеләнә. Ыруг башы итеп ыругның иң кыю, иң гадел, сәламәт акыллы, камил холыклы ир-егете, яки хатын-кызы сайлана.

Ыруг башының төп вазыйфалары түбәндәгедән гыйбарәт:

- ыругның Татар кануны буенча яшәвен тәэмин итү;

- ыругны тәшкил иткән гаиләләрнең бөтенлеген саклау, аның ныклыгын, иминлеген тәэмин итү;

- ыругны ят ыруг-кабиләләрнең һәм милләт-дәүләтләрнең һөҗүм-изүеннән саклау;

- ыругка яшәү җирлеге булдыру, аның матди  һәм рухи яшәешен тәэмин итү;

- ыругка яңа гаиләләр кабул итү, йәисә ыругтан чыгару.

Ыругтагы балигъ булган барлык сәламәт ир-егетләр ыругның сакчыл төркемен хасил итәләр. Сакчыл төркемнең башында ыруг башы тора.

Ыругтагы балигъ булган барлык хатын-кызлар ыругтагы балигъ булмаган балаларның тәрбиясе белән шөгыльләнәләр.

Ыругтагы балигъ булган ир-егетләрнең төп вазыйфасы - гаиләләрне һәм ыругны матди яктан тәэмин итү. Ыруг өчен салым күләме ыруг җыенында билгеләнә. Салым микъдары, матди халәтеннән чыгып, һәр гаиләгә аерым бүленә.

Бүгенге шартларда татар халкы ыругларга анык бүленмәгән. Ыруг булып яшәү рәвешен торгызуны җирле яки тугандаш мәхәлләләр корып яшәүдән башларга кирәк.

2.2. Кабилә 14 буынга кадәр гаиләләрне эченә алган тугандаш яки аркадаш ыругларны берләштерә. Ул 14 буын ир затыннан килгән нәсел агачын тәшкил итә. Кабилә нәсел башы исемен йөртә. Кабилә белән идарә итү өчен кабилә корылтаенда  кабилә башы сайлана. Кабилә башы ыруг башы сыйфатларына җавап бирә.

Кабилә башының төп вазыйфалары түбәндәгедән гыйбарәт:

- кабиләнең Татар кануны буенча яшәвен тәэмин итү;

- кабиләне ят кабилә-милләтләрнең һөҗүм-изүеннән саклау өчен ыругларны берләштерү;

- ыруглар арасында  татулык-хезмәттәшлек урнаштыру;

- кабилә биләмәләрен билгеләү, аларны дошманнардан саклауны оештыру;

- кабиләгә яңа ыруглар кабул итү, яисә кабиләдән чыгару.

Бүгенге шартларда татар халкы кабилә булып оешу рәвешен югалткан. Әмма татарның аерым шивәләре әкренләп кабилә булып яшәү рәвешен ала алалар. Бу юл татар халкын этник яктан савыктыруга алып бара.

2.3. Татар милләте.

Татар милләте татар кабиләләренең үзара килешүе нигезендә оеша. Татар милләте Татар кануны буенча яши, шушы Канунга таянып үзенең милли идарә структураларын төзи һәм алар аркылы милләт белән идарә итә.

Бүгенге көндә татар халкының дәүләт булып та, милли җәмгыять оештырып та яшәү формасы юк. Милләт булып оешуны татар җәмгыятен һәм аның мөстәкыйль идарә органнарын төзүдән башларга кирәк.

2.4. Татар дәүләте һәм татар халкы.

Дәүләт милләтнең рухи-этник социаль берләшмәсе итеп карала. Татар милләте дәүләт төзүче халык булганда, бу дәүләт милли татар дәүләте булып санала. Татар дәүләтендә яшәгән барлык этник төркемнәр һәм башка милләт вәкилләре татар халкын тәшкил итә. Дәүләтсез яшәгән татар кешесе шушы дәүләтнең хокуки кануннарын таныган хәлдә, Татар кануна буйсынып яши. Милли кануннар дәүләт кануннарыннан өстен йөри.

 

3. Гаилә кору

 

3.1. Гаилә кору ике этаптан тора: ярәшү һәм никахлашу. Балигъ булган ир һәм кыз балалар ярәшү хокукына ия. Кыз бала 9 яшьтә, ир бала 12 яшьтә балигъ санала. Бу яшьләрдә балигъ булып җитешүләре анык билгеле булмаса, алар 15 яшьтән балигъ санала. Ярәшү ике гаиләнең теләге һәм балаларның ризалыгы белән башкарыла. Ярәшү йоласы гаилә мәҗлесендә, ир бала өендә, мәхәллә имамы катнашында үткәрелә. Ярәшү имам догасы белән илаһилаштырыла һәм мәхәллә имамы тарафыннан рәсмиләштерелә (ягъни, ярәшү таныклыгы бирелә). Ярәшкән балалар гаиләләрендә, ак әби һәм махсус тәрбиячеләр күзәтүе астында очраша-аралаша алалар. Ярәшү балаларга һәм ата-аналарга булачак гаиләнең рухи-әхлаки сафлыгын тәэмин итүне һәм саклауны йөкли.

Ярәшү бозылган очракта ярәшү таныклыгы юкка чыгарыла. Ярәшү ир баланың тәкъдиме белән ата-аналар шаһитлыгында гамәлдән чыгарыла.

Ярәшү җаваплылыгыннан чыккан балалар кабат ярәшү өчен азат саналалар.

Ярәшү никахка кадәр бер-береңне якыннан танып белү, гаиләләр белән аралашу һәм мөнәсәбәтләрне ачыклау, булачак никахның ныклыгына инану өчен кирәк. Ярәшү чорында гаиләләр үзара йөрешүгә зур әһәмият бирәләр.

3.2. Никах гаиләнең нык булачагына инангач кына башкарыла. Никахка кадәр ярәшү дәвамы бер елдан да ким булмаска тиеш. Никахлашу өчен балаларның гына түгел, гаилә башларының да ризалыгы сорала. Аларның ризалыгыннан һәм мәхәллә имамыннан башка гамәл кылган никах илаһи никахка саналмый, дөньяви никах дәрәҗәсендә генә йөри. Никахларның хәрәм һәм хәләлләре Коръәннең “Хатыннар” сүрәсенең 23-24 нче аятләре һәм “Нур” сүрәсенең 2 нче аяте белән билгеләнә. Никахланган яшьләр ир һәм хатын итеп игълан ителәләр. Никах гаилә башлары (йә аларны алмаштыручылар), ата-ана, гаилә әгъзаләре, яшьләр ягыннан икешәр шаһит һәм имам катнашында башкарыла. Никах мәхәллә мәчетендә рәсми рәвештә теркәлә. Никахланучылар Алла каршында гаилә төзүләре турында дога кылып таныклык бирәләр.

Яңа төзелгән гаилә ир ыругына рәсми рәвештә кабул ителә. Башка ыругтан, йәисә башка милләттән, башка диннән алынган хатыннар шушы ыругның, шушы милләтнең, шушы диннең кануннарын кабул итәләр һәм шушы кануннар нигезендә гаилә төзиләр.

Гаилә тормышы, бигрәк тә, Коръәннең “Хатыннар”, “Нур”, “Локман” сүрәләренә җавап бирергә тиеш. Аерылу, талак кылу “Талак” сүрәсенә нигезләнә. Талак кылу җаваплылыгы иргә йөкләтелә. Хатын аерылырга теләсә, ире аркылы талак кыла. Бу хатын-кызның хокукын кысу түгел, ә Алла каршында талак кебек олы җаваплылыкны  ир өстенә йөкләү була. Чөнки аерылышу Алла өче күркәм гамәл түгел. Ир кешенең хатыныннан дөньяви өстенлеге “Хатыннар” сүрәсенең 34 нче аяте белән билгеләнә. Әмма бу ирнең Алла каршында хатыныннан өстенлеген расламый, ә бәлки аның хатыны каршында җаваплылыгын арттыра.

Илаһи никахтан башка корылган гаилә кануни никах саналмый, ягъни, андый гаилә уйнаш яки зина гамәлендә санала. Никахсыз туган бала уйнаштан туган бала исәбенә керә. Дәүләт хокукы нигезендә теркәлү дә илаһи никахны алмаштыра алмый.

Татар милләтенең кануни нигездә оешып китүе өчен барлык гаиләләрнең, шул исәптән, дөньяви никахта торучыларның да, илаһи никахка керүләре кирәк. Татар ыругы кануни гаиләләрне генә үзенә кабул итә ала. Башка дин, башка милләт нигезендә оешкан татаркатнаш гаиләләр аркадаш ыруглар хасил итә алалар. Татаркатнаш ыруглар татар кабиләсенә, йәисә татар милләтенә кергәндә, Татар кануны нигезендә яшәргә тиешләр.

3.3 Никахтан соң өч көн эчендә туй мәҗлесе оештырыла. Туйдан соң яшь гаиләгә ир ягыннан аерым торак урыны (яшәү почмагы) бирелә. Әмма тулы гаиләне тәэмин итү рәвешендә. Егет бүләге һәм кыз бирнәсенең күләме, микъдары һәм җисеме ике гаилә тарафыннан никахка кадәр хәл ителә. Бу килешү мәхәллә имамы догасы һәм килешү таныклыгы белән беркетелә. Килешү мәсьәләләрен ир ягыннан яучы хәл итә һәм ул ике якның очрашуларын оештыра. Яучы шәхесе белән кыз ягы килешмәгән очракта, яңа яучы билгеләнә. Яучы мөһерен ир ягы хәл итә.

3.4. Туй мәҗлесеннән соң егет белән кызның ир һәм хатын буларак кавышулары беренче күремнән соң 10-20 көн эчендә булуы шарт. Бу туачак баланың ата-аналы булу дәлиллеге өчен кирәк. Беренче күрем һәм беренче кавышу, һич кимендә, булачак кендек әбигә билгеле булырга тиеш. Күрем булмаган очракта, бу мәсьәләдә кыз белән егетнең үзара килешүе һәм бу хакта иң якын туганыңа, һич булмаса, булачак кендек әбигә җиткерелүе шарт. Аерым очракта, бу хәләтнең мәхәллә имамы һәм мәхәллә табибы катнашында ачыклануы мөмкин. Булачак ир белән хатынның никахка кадәр җенси мөнәсәбәткә керүе зур гөнаһлардан санала. Мөселман кешесенә зина кылучы белә никахка керү кагътый рәвештә тыела. Бу хакта Коръәни Кәримнең “Нур” сүрәсендә ачык итеп әйтелә.

 

4. Шәхес тәрбияләү

 

4.1. Карын тәрбиясе.

Бала ана карынына салынгач та (ягъни, ананың балага узуы мәгълүм булгач та), карын тәрбиясен башлана. Карын тәрбиясе ананың физик һәм әхлакый тотышына, хезмәтен һәм ялын оештыруга, сөйләменә, хиссиятенә, гамәленә юнәлтелгән. Йөкле ана үзенең һәр гамәлен баланың Алла, үзе, әтисе, гаилә әгъзаләре белән бәйләнешенә юнәлтә. Аның һәр җыры, моңы, һәр сүзе, уе-хыялы бала калбенә сеңдерелә. Даими халәте - намаз, гыйбадәт. Бу чорда ана балага тискәре йогынты ясаучы барлык гамәлләрдән тыела. Карында алынган тәрбия баланың иман савытын ныгытуга юнәлгән.

4.2. Бала туып имчәктән аерылганчыга кадәр дәвам итә. Ягъни, ике яшь тулганчыга кадәр  (Коръән Кәрим, Локман сүрәсе, 14 нче аять).

Күкрәк тәрбиясе, нигездә, имчәк баланың үзенә юнәлгән. Бу дәвер бала белән ананың иң тыгыз бәйләнгән вакыты. Һәм бу халәтне бернәрсә белән дә алмаштырырга ярамый (татар халкында сөт анасы дигән төшенчә юк).

Бу дәвердә ананың эчке дөньясы баласының эчке дөньясы белән хиссият, ярату аша тәңгәлләштерелә. Күкрәк тәрбиясе вакытында атаның да балага аеруча якын булуы кирәк.  Ата-ананың үзара мөнәсәбәте исә, бала психикасының иң тирән катламнарына сеңеп кала. Бу чордагы тәрбиянең иң әһәмиятле гамәли ысуллары: чисталык, пөхтәлек, сөю-ярату, дога, җыр, моң, көй, өстәмә яхшы сыйфатлы туклану, тугандагы зәгыйфьлекне төзәтү, үсүен, авырлыгын күзәтеп тору, инфекцияләрдән саклау.

Беренче чәч (карын чәче) ата-ана, йәисә әби-баба кулы белән алынып, аерым төргәктә, йәисә савытта гомер буе саклана саклана. Кеше үлгәч, кабергә бергә салына.

4.3. Исем кушу.

Исем кушу гаиләдәге зур вакыйга. Исем кушу бала тугач та, бер атна-ун көн эчендө башкарыла. Балага исем кушу “бәби туе” белән ныгытыла. Балага исем гаилә тәкъдиме белән мәхәллә имамы тарафыннан кушыла. Исем кушу мәҗлесендә ата-ана, әби-баба, гаилә әгъзаләре һәм кендек әби катнашырга тиеш.

Исем кушу Алла, милләт, баланың үзе каршында зур җаваплылык. Шуңа күрә дә исем илаһи, милли һәм әһәңле булырга тиеш. Исемнең күп вакытта җисеменә туры килүен истә тотарга кирәк. Чөнки исем ул, яшәү туграсы, гомер тамгасы. Балага исем кушу йоласы мәхәллә имамы таныклыгын тапшыру белән тәмамлана. Балага дөньяви туу таныклыгы илаһи таныклык нигезендә бирелә. Исламда имам кушкан исем генә  кануный санала.

4.4. Карын-күкрәк тәрбиясе чорында ата-ананың үзара тотышы.

Ата белән ана баланың карын-күкрәк тәрбиясе чорында бер-беренә аеруча игътибарлы булырга тиешләр. Бу бигрәк тә ата кешегә кагыла. Ананың физик, рухи халәте, камил хиссияте өчен, нигездә, ул җавап бирә. Бу дәвердә ата кеше анага яшьлек мәхаббәтенең иң гүзәл үрнәкләрен күрсәтергә бурычлы. Ярату-сөю хисе, йомшак сүз, игелекле гамәл, төрле күңелсезлекләрдән саклау атаның бу дәвердәге табигый халәте.

Ана исә шушы сөю-кайгыртучанлыкны балага юнәлдерергә бурычлы. Шул ук вакытта иренең хис-тойгыларына да үзенең мәрхамәте һәм ихтирамы белән көч бирергә тиеш. Ата кеше ана мәхаббәтенең шактый өлеше балага юнәлтелгән булуын да истә тотарга тиеш.

Бу чорда җенси якынлыкка керү - тыелу кысасына керә. Җенси якынлык кылу табигате белән нәфес билгесе түгел, ә нәсел үрчетү гамәле. Җенси ләззәт ешлыгы кешенең табигате бозылудан килә. Ул эчкечелек, әфьюнчелек, комсызлык дәрәҗәсендә йөри.

Бала төшерү, саклангыч  куллану хатын өчен дә, ир өчен дә зур гөнаһ санала. Монда бернинди аклану да була алмый. Һәр бала дөньяга үз ризыгы белән килә. Җанны бары тик Алла гына бирә. Аның гына җанны алырга хокукы бар. Бердәнбер игътибарга лаек дәлил - ананың сәламәтлеге. Җирдәге халык үрчемен Алла билгели. Ата-ананың бурычы - иманлы нәсел үрчетү. Бала төшерү милләтнең үлем чире.

4.5. Гаилә-ыруг тәрбиясе.

Гаилә тәрбиясе ике яшьтән биш яшькә кадәр дәвам итә. Гаилә тәрбиясе, бер үк вакытта, ыруг тәрбиясен дә эченә ала. Чөнки бу тәрбиядә барлык ыругдашлар, кан кардәшләр катнаша. Биш яшькә кадәр бала шушы ыруг йогынтысында үсә.

Гаилә-ыруг тәрбиясенең төп сыйфатлары:

- үзеңнең туган-тумачаларыңны, ыруг-кардәшләреңне танып белү, алар белән үзеңне бер нәсел итеп сизү;

- гаилә-ыруг яшәешенең иң гади кагыйдәләренә: дус-ишләрең белән дустанә мөнәсәбәткә, пөхтәлеккә, чисталыкка, йомыш үтәргә өйрәнү;

- абый-апа, сеңел-энеләреңә карата җаваплылык хисе сизү;

- гаилә һәм ыругтагы туганлык, буйсынучанлык бәйләнешләрен белү.

4.6. Мәктәпкәчә тәрбия.

Мәктәпкәчә тәрбия 5 яшьтән 8 яшькә кадәр алып барыла. Бу дәвердә бала түбәндәге кагыйдәләрне үзләштерә:

- физик сәламәтлекне ныгыту;

- тирә-як табигатьне танып белү;

- хәреф танырга өйрәнү;

- унга кадәр исәп-хисап гамәлләрен үзләштерү;

- сөйләү байлыгын арттыру, шигырь, җыр, хикәя, әкиятләр сөйләргә өйрәнү;

- табигый ихтиярга таянып, кулдан килгән хуҗалык эшләрен башкару;

- зурлар һәм кечкенәләр белән аралашу кагыйдәләрен үзләштерү.

Шәхси әзерлегенә карап, бала 7 яки 8 яшьтән мәктәпкә керә ала. Мәктәпкә керү әзерлеген мәхәллә мөдәррисе һәм мәхәллә табибы раслый.

4.7. Рухи тәрбия (иман иңдерү).

Иман иңдерү кыз балаларга 7 яшьтән, ир балаларга тугыз яшьтән башлана. Кыз балалар өчен 9 яшькә, ир балалар өчен 12 яшькә кадәр дәвам итә. Иман иңдерү балаларның балигъ булулары белән тәмамлана. Кыз балалар рухи тәрбияне мәхәллә мәктәбенең ибтидаи (башлангыч) сыйныфында, ир балалар рөшдиянең беренче баскычында (нигез белем мәктәбендә) алалар. Рухи тәрбия мәхәллә имамы таныклыгын алу белән тәмамлана. Балигъ булган иманлы балалар мөселман дип игълан ителәләр.

Рухи тәрбия түбәндәге кагыйдәләргә нигезләнә:

- гыйбадәти исламияне өйрәнү;

- Коръән Кәримнең балалар өчен эшләнгән тәфсирен үзләштерү;

- Коръән буенча гамәл кылу;

- Аллага иман китерү.

Иманлы балалар рухани мәктәпләрдә белем һәм тәрбия алырга хокуклылар.

4.8. Җенси тәрбия.

Җенси тәрбия, нигездә, балалар балигъ дип игълан ителгәч башлана һәм никахка кадәр дәвам итә. Җенси тәрбияне мәхәллә имамы, мәхәллә мөдәррисе, мәхәллә табибы җитәкчелегендә әби-баба, ата-ана, ак һәм кендек әбиләр башкара.

Җенси тәрбиянең төп юнәлешләре:

- балаларга ярату, сөю-сөелү, мәхаббәт, җенси тартылу, җенси якынлык төшенчәләренең мәгънәсен аңлату;

- кыз һәм ир балаларны үзара тотыш, чисталык, пөхтәлек, пакълек кагыйдәләренә өйрәтү, егет һәм кызларда бер-берсенә карата ихтирам һәм хөрмәт  мәнәсәбәтләре тәрбияләү;

- кызлык һәм егетлек намусын саклауның әһәмиятен төшендерү;

- кызларны булачак ана, егетләрне булачак ата вазыйфаларын башкаруга өйрәтү;

- кызлар белән егетләрне үзара аралашу кагыйдәләренә өйрәтү.

Кызлар белән егетләрне аерым тәрбия кылу. Аерым укыту җенси тәрбиянең асылшарты.

Бер гаиләдәге балигъ булган кыз һәм ир балаларга аерым торак урыны булдырыла.

4.9. Милли тәрбия.

Милли тәрбия (миллипәрвәрлек) рөшдиянең (урта мәктәпнең) гомумбелем сыйныфында 10-16 яшькә кадәр алып барыла.

Милли тәрбиянең төп юнәлешләре:

- үзеңнең шәҗәрәңне, ыруг-кабиләңне белү, аларның оешу, яшәү кануннарын өйрәнү;

- үзеңне милләт баласы итеп тану, Татар кануны, милли кануннар нигезендә яшәргә өйрәнү;

- милләткә ант китерү, кануни татар булу.

Кануни татарга багышлау мәхәллә мәктәбендә ыруг-кабилә, милләт, дәүләт вәкилләре катнашында башкарыла. Мәхәллә башы, мәхәллә имамы тарафыннан раслана һәм рәсми беркетелә.

4.10. Төрки (этник) тәрбия.

Этник тәрбия рөшдиянең гомумбелем сыйныфында 14-18 яшькә кадәр алып барыла.

Этник тәрбиянең төп юнәлешләре:

- үзеңне төрки кавем вәкиле итеп тану;

- төрки халыкларның тарихи, мәдәни мирасын өйрәнү, гомумтөрки язу һәм сөйләм үрнәкләрен үзләштерү;

- шималь төркиләренең милли берлеген танып белү һәм шул юнәлештә гамәл кылу.

4.11. Ватанпәрвәрлек тәрбияләү.

Ватанпәрвәрлек тәрбиясе рөшдиянең беренче сыйныфыннан башлап, дарелголумнең игъдадия сыйныфына (урта белгечлек мәктәбендә 18-20 яшькә) кадәр дәвам итә.

Ватанпәрвәрлек тәрбияләүнең төп юнәлешләре:

- кендегең бәйләнгән җирне төп ватаның итеп тану, туган туфрак буларак кальбеңә беркетеп кую, хиссият дөньясына кертү;

- татар милли идарәсе карамагында булган барлык биләмәләрне милли ватаның итеп санау, аның табигый халәтен саклау;

- Татарстанны татар милләтенең, татар халкының тарихи Ватаны итеп тану, аны шушы сыйфатта саклауны үзеңнең изге бурычың итеп тану;

- туган җиргә, милли һәм җирле ватанга турылыклы булу, аларны чит-ят кавемнәрнең хөҗүменнән саклау.

4.12. Гомумкешелек тәрбиясе.

Гомумкешелек тәрбиясе рөшдиянең икенче сыйныфыннан башлап, дарелголумның галия сыйныфына (югары белгеч мәктәбендә 21-23 яшькә) кадәр дәвам итә.

Гомумкешелек тәрбиясенең төп юнәлешләре:

- үзеңне бөтен кешелекнең аерылгысыз әгъзасе буларак танып белү;

- кешелек дөньясының хак тарихын өйрәнү;

- кешелек дөньясы туплаган мәдәни мирасны үзләштерү;

- башка милләтләргә, башка диннәргә карата хөрмәт тәрбияләү;

- халыкчан бәйләлмиләлчелекне ялган интернационализмнан аерырга өйрәнү.

4.13. Хезмәт тәрбиясе һәм социаль тәрбия.

Хезмәт тәрбиясе гаилә тәрбиясе чорыннан башланып, дарелголумның галия сыйныфына кадәр дәвам итә.  Бу дәвердә татар баласы осталык, белгечлек баскычларын үтә. Һөнәрчелек, осталык, белгечлек таныклыклары гаилә һәм мәхәллә мәктәпләрендә, дарелголумдә бирелә.

Хезмәт тәрбиясе татарда мәҗбүрият итеп түгел, ә табигый яшәү шарты итеп карала.

Социаль тәрбия түбәндәге юнәлештә бара:

- адәм баласының Алла каршында тигезлеген тану;

- зәгыйфь, гарип, ятим балаларга ярдәм итү;

- хәрәм белән хәләлне аерырга өйрәнү;

- байлыкка кызыкмау, хәерчелекне булдырмау.

Социаль тәрбия Коръәни Кәримгә нигезләнеп, илаһи кануннарга таянып алып барыла. Илаһи кануннар бозылганда, дөньяви кануннар эшләми дигән төшенчәдән чыгып гамәл кылына.

4.14. Тәрбия  ысуллары.

Тәрбия ысуллары татар милли мәгариф системасында эшләнә һәм гамәлгә кертелә. Тәрбия эше, аны оештыру, гамәлгә кую белән һәр мәхәлләдә гаилә һәм мәхәллә мәктәпләре, дарелголум һәм дарелфөнүн (фән йортлары) бүлекләре шөгыльләнә. Тәрбия эше белән мәхәллә башы, мәхәллә имамы, мәхәллә мөдәррисе, мәхәллә табибы, мәхәллә казые идарә итә. Карын-күкрәк, гаилә-ыруг тәрбиясе, мәктәпкәчә тәрбия, нигездә, гаилә шартларында гаилә мәктәбе җитәкчелегендә алып барыла. Мәктәпкәчә яшьтәге баланың әнисе, кагыйдә буларак, иҗтимагый-җәмгыяви эштә катнашмый, гаиләдә төп тәрбияче вазыйфаларын башкара. Ак әби, кендек әбиләр мәхәллә мәктәбе каршында теркәләләр һәм мәктәп тәкъдим иткән тәрбия ысулларын кулланалар.

Рухи, җенси, милли, төрки, социаль тәрбия, ватанпәрвәрлек, гомумкешелек, хезмәт тәрбиясе мәхәллә мәктәбе һәм дарелголум шартларында алып барыла. Татар шәхесе тәрбияләү - милли мәгариф системасының изге бурычы. Әмма милли дәүләтсезлек шартларында ул бу гамәлен дәүләт мәгарифе аркылы да тормышка ашыра.

Бернинди шартларда да татар баласы Татар кануны, Гаилә кодексы нигезендә эшләмәгән укыту-тәрбия йортларына бирелми, махсус интернат-мәктәпләргә озатылмый. Татар баласының язмышын бары тик гаилә, ыруг-кабилә һәм милләт кенә хәл итә.

 

5. Әби-баба вазыйфалары

 

Әби-баба нәселнең нигезе. Аларның төп вазыйфалары түбәндәгедән гыйбарәт:

- кайната-кайнана, кода-кодагый, ул-кыз, кияү-килен мөнәсәбәтләрен җайлау, аларны камилләштерү;

- кызың өчен кайгыртсаң киявеңне, улың өчен кайгыртсаң киленеңне ярат дигән кагыйдәгә таянып гамәл кылу;

- гаилә тормышын җайлау, гаилә кагыйдәләренең үтәлешенә күзәтчелек итү;

- бабайга гаилә башы, әбигә ак әби, йәисә кендек әби вазыйфаларын башкару;

- гаиләнең милли һәм илаһи тотрыклылыгын булдыру;

- аш-су әзерләү, хуҗалык эшләрен оештыру, мәҗлесләр үткәрү;

- күршеләр, туган-тумачалар, кан-кардәшләр, ыругдашлар белән аралашуны оештыру;

- гаилә башына казыйлык вазыйфаларын башкару;

- оныклар тәрбияләү.

Татарда картлар йорты дигән төшенчә юк. Картларны андый йортларга озату гаиләдән, ыруг-кабиләдән чыгаруга тиң. Бу чараны милләтне тарату гамәле итеп кабул итәргә кирәк.

 

6. Ата-ана вазыйфалары

 

Ата-ана - гаилә тоткасы. Аларның төп вазыйфалары шуннан гыйбарәт:

- балаларны сау-сәламәт итеп тудыру;

- гаилә һәм мәхәллә мәктәпләре аркылы шәхес тәрбиясен алып бару;

- анага төп тәрбия вазыйфаларын башкару, мәхәллә бишлеге күрсәтмәләрен үтәү;

- атага төп матди һәм социаль тәэминат вазыйфаларын башкару, үзенең мөстәкыйль, бәйсез эшен булдыру;

- аш-су әзерләү, хуҗалык эшләрен алып бару;

- балаларга һөнәр бирү, аларны мөстәкыйль тормышка әзерләү, тискәре йогынтылардан саклау, рухи һәм физик сәләмәтлекләре турында кайгырту;

- өйләндерү, башка чыгару;

- яшь гаиләгә беренче ярдәмне күрсәтү.

Кагыйдә буларак, ана кеше баланы мәктәпкә биргәнче өйдә хуҗабикә вазыйфаларын үти. Тәрбия, гаилә эшләрен алып баруда ул мәхәллә, ыруг хатын-кызлары белән аралаша, алар белән берлектә тәрбия ысулларын үзләштерә, тәрбияви гамәл кыла.

Ата-ана бернинди шартларда да үз баласын рухына ят балалар бакчасына, махсус мәктәп-интернатларга бирми. Бу гамәл алар өчен зур гөнаһ санала.

Татарда ялгыз ана төшенчәсе юк. Бу халәт йә уйнаш кылудан, йә ыруг-кабиләдән баш тартканнан килә.

Үз гаиләсенә, үз ыруг-кабиләсенә, үз милләт-дәүләтенә хыянәт иткән ир татар ире була алмый. Зина кылган, ыруг-кабиләдән, милләттән ваз кичкән ир-хатыннар ыруг-кабиләдән чыгарылалар һәм гөнаһларыннан арынып, ихлас тәүбәгә килгәннән соң гына, яңадан кабул ителә алалар.

 

7. Бала-чага вазыйфалары

 

Бала-чага нәсел дәвамчысы. Ыруг-кабилә, милләт-дәүләтнең киләчәге.

Гадәттә бала биш яшькә кадәр ярдәмче вазыйфаларын үти, унбиш яшьтән шәхес булып таныла.

Баланың әби-бабасына, ата-анасына карата вазыйфалары түбәндәгеләр:

- 5 яшьтән 15 яшькә кадәр әби-бабасының, ата-анасының ярдәмчесе, булышчысы булу;

- әби-бабасын, ата-анасын хөрмәт итү, аларның сүзеннән чыкмау, игелекле, тәүфыйклы булу, каршы сөйләшмәү, усал гамәлләр кылмау;

- балигъ булып җитешкәч тә, үз почмагыңны булдыру, аны пөхтә, чиста итеп тоту;

- шәхес булып җитешкәч, әби-бабасын, ата-анасын карау, аларның сәламәтлеге турында кайгырту, үлем-китем булганда барлык йолаларга туры китереп җирләү, аларның рухына багышлап хәтер кичәләре үткәрү, әрвахларга багышлап дога кылу;

- бер-береңә карата ярдәмчел, игътибарлы, туган җанлы булу.

Татар баласы бернинди шартларда да әби-бабасын, ата-анасын картлар йортына, махсус интернат-шифаханәләргә бирми.

 

8. Гаиләдә ир затының иҗтимагый-җәмгыяви урыны һәм бурычы

 

Ир кеше гаиләнең генә түгел, ыругның, кабиләнең, милләтнең, дәүләтнең дә терәге. Боларга карата аның вазыйфалары түбәндәгеләр:

- гаиләсе, ата-анасы, хатыны, балалары намусын яклау;

- ыругның милеген, яшәү канун-кагыйдәләрен саклау;

- кабилә, милләт, милли дәүләтнең куркынычсызлыгы, мөстәкыйльлеге, бәйсезлеге сагында тору;

- чит милләтләрнең, чит мәмләкәтләрнең патшаларына буйсынмау, гаиләгә, ыруг-кабиләгә, милли дәүләткә хыянәт итүчеләрне фаш итү;

- ыруг-кабилә, милләт-дәүләт идарә органнарына бары тик иманлы, диндәш, милләттәш, ватандаш кешеләрне генә сайлау;

- чит дәүләт-милләтләргә милләт-дәүләт малын бирмәү, аларга салым түләмәү.

 

9. Шәхес-гаилә, ыруг-кабилә, милләт-дәүләт мөнәсәбәтләре

 

Дәүләт милләтсез, милләт кабиләсез, кабилә ыругсыз, ыруг гаиләсез, гаилә шәхессез булмый. Шуңа күрә, шәхес - гаилә, гаилә - ыруг, ыруг -кабилә, кабилә - милләт, милләт - дәүләт канун-кагыйдәләренә буйсынып яшәргә тиеш. Шушы чылбырның бер боҗрасы гына зәгыйфьләнсә дә, шәхес, гаилә, милләт, дәүләт зәгыйфьләнә. Ягъни, дәүләт зәгыйфьләнсә, милләт, милләт зәгыйфьләнсә, кабилә, кабилә зәгыйфьләнсә, ыруг, ыруг зәгыйфьләнсә, гаилә, гаилә зәгыйфьләнсә, шәхес зәгыйфьләнә. Нәтиҗәдә, адәм баласы җирсез-кыйбласыз тузан бөртегенә әверелә һәм яшәү мәгънәсен югалта.

Шуңа күрә, шәхес-гаилә, ыруг-кабилә, милләт-дәүләт боҗрасының асыл күрсәткече - милләтнең күптармаклы нәсел шәҗәрәсе.

Милләт шәҗәрәсе аерым шәхестән башланып, тарихи тирәнлектә, җирле киңлектә төзелә һәм һәр милләт баласының шәхси бөтиенә әверелә.

Һәр шәхеснең, һәр гаиләнең, һәр ыругның, һәр кабиләнең үз нәсел шәҗәрәсен төзүе, милләт каршындагы изге бурычы.

 

10. Көндәлек гамәлләр

 

Фарыз гамәлләр:

иманлы булу; ислам диненең хаклыгына ышану, һәр көн биш вакыт намаз уку, Рамазан аенда һәр көн ураза тоту, һәр елда малның зякәтен бирү, дәүләте җитәрлек кешегә гомерендә бер тапкыр булса да Мәккәи Мөкаррәмәгә барып хаҗ кылу; үз милләтеңнең мөстәкыйльлеге өчен тырышу, үз дәүләтеңнең бәйсезлеге өчен көрәшү; туган телеңне саклау һәм яклау; дин дошманнарына каршы көрәшү; ата-анаңны үлгәнче асрау, кыз туганнарыңның кая яшәвенә карамастан даими рәвештә хәлен белеп тору; дини һәм милли идарә эшләре өчен салым түләү; зиратларны төзек һәм чиста тоту, даими рәвештә үлгәннәр рухына багышлап дога уку.

Ваҗип гамәлләр:

витр һәм гайд намазларын уку, фитыр сәдакасын бирү, корбан чалу; Мөхәммәт өммәтләрен хөрмәт иткән башка пәйгамбәр өммәтләренә ихтирам белән карау, аларга карата ярдәмчел булу; ятимнәрне, сабыйларны, картларны, гарипләрне, фәкыйрьләрне яклау һәм аларга ярдәм кылу; һич кимендә җиде буынга кадәр шәҗәрәңне белү, туганнарың белән аралашып, аларның хәлен белеп тору, дин кардәшләреңә, милләттәшләреңә ярдәмчел булу; гаиләңнең иминлеген саклау, балаларыңа дини һәм милли тәрбия бирү, тормыш иптәшең турында кайгырту, аңа турылыклы булу; вафат булган кардәшләреңә, якын дусларыңа, бергә аралашып, хезмәттәшлек итеп яшәгән дин кардәшләреңә һәм милләттәшләреңә җеназа кылу, фаҗигагә элләккән инсаннарга беренче ярдәм күрсәтү; үлеп яткан мал-туарны, хайван-җәнлекләрне, кош-кортларны “бисмиллаһ” әйтеп җирләү; җирнең, суның, һаваның пакълеген, чисталыгын саклау.

Сөннәт гамәлләр:

яхшы гамәлләрне “бисмиллаһ” белән башлау; Коръән уку алдыннан “әгузе” әйтү, төчкергәч “әлхәмделиллаһ” дию, яшен яшьнәгәндә, сокланганда “сөбеханаллаһ” әйтү, ихтиярсыз яки ихтияр белән ялгыш гамәл кылганда тәүбә кылу; иманлы кешеләргә сәлам бирү, сөннәт намазлар уку; дин һәм милләт файдасына яхшы гамәлләр кылу; мәчетләр салу, мәктәп-мәдрәсәләр ачу, дин һәм милләт юлында йөргәннәргә мал һәм акча белән ярдәм итү, мал-туарны кыйблага каратып “бисмиллаһ” әйтеп бугазлау; туй йолаларын (никах, бәби туу, үлем-китем) бары мөселманча, милли рухта үткәрү; яңа елны мөселман календаре белән каршылау, мөселман һәм милли бәйрәмнәрне әзерләү һәм үткәрү; сөннәтле булу; дин гыйлеменә һәм дөньяви белемгә өйрәнү.

Мөстәхәб гамәлләр:

нәфел намазларын уку, нәфел уразалар тоту, нәфел сәдакалар бирү, буш вакытларда Коръән уку; чишмәләргә, кизләүләргә, коеларга корылмалар ясау; йорт-җирләрне, өй алларын чиста тоту, агач утырту, чишмә-су юлларын чистарту, сукмак-юл өстендә яткан әйберләрне алып ташлау, кыргый җәнлекләрне саклау, кош-кортларга җим бирү, аларга оялар ясау; туган-тумача, дус-ишләр белән даими рәвештә хәбәрләшеп тору, хат алышу, бәйрәмнәр, истәлекле көннәр белән тәбрикләү; зур һәм әһәмиятле эшләрне күмәкләшеп, өмә ясап үткәрү (өй күтәрү, йорт торгызу, язы-көзе өй юу, каз өмәсе, мал сую, чәчү-уру, яшелчә-җимеш җыю); кунакчыл, ярдәмчел, ачык күңелле булу; сәламәтлекне саклау; чиста, пакъ булу; чиста һәм пөхтә итеп киенеп йөрү; вакытында чәч төзәтү, тырнак кисү, юыну-таһарәтләнү, ятагыңны чиста тоту.

Хәрәм гамәлләр:

җан иясен үтерү; кеше һәм хайванны җәберләү; бала төшерү; гайбәт сөйләү; урлау; исерткеч эчү; әфьюн куллану, хәрәм ризыклар ашау; зина кылу; ялган юл белән кеше малын, җәмәгать милке үзләштерү; ришвәт бирү, кеше хезмәте кермәгән табигый байлыклар (җирләр, урманнар, сулыклар) белән сәүдә итү, әҗәттән табыш алу; монафикъ булу; хак, гадел тәгълиматлардан, кеше ышанычыннан, хезмәт урынынан ришвәти файдалану; ата-ананы рәнҗетү; кеше хезмәтен үзләштерү, сабыйлар, ятимнәр, гарипләр, картлар хакына керү; аш-суны бозу; табигатьне пычрату,  урман-куаклыкларны бетерү, сулыкларны, сазлыкларны киптерү; кыргый җәнлекләрне, кош-кортларны, бөҗәкләрне юк итү.

Мәкруһ гамәлләр:

отыш уеннар уйнау, әдәпсез җырлар җырлау, кеше алдында, кунакта әдәпсез кылану; нәфескә бирелү; юлчыны юлда, мосафирны урамда калдыру; юлларны-сукмакларны бозу, аларны киртәләү; кешегә юл бирмәү, ярдәмгә килмәү; чүпне, юынтык суларны тиешсез урынга ташлау; бәдрәф, мунчасыз яшәү; азык-төлекне, ипи-суны сарыф итү, бозык ризык белән сәүдә итү, бурычны түләмәү; дини һәм милли бәйрәмнәрдә, җомга көн нәфес өчен эшләү.

Мөстәкрәһ гамәлләр:

базарда, йә урамда ашау, сагыз чәйнәү, үз-үзеңне килбәтсез тоту, җәмәгать урыннарын пычрату, авызны капламыйча иснәү, кычкырып кикерү һәм төчкерү; юынмыйча, пычрак килеш, чишенеп-тузынып йөрү; әйберләрнең үз урынын белмәү; урын-җирне җыештырмау; кием-салымны пөхтә итеп тотмау; кешегә сәлам бирмәү; ризык, кисәк калдыру, ипи валчыкларын таптау; кеше ял иткәндә тавышлану, ут алу; кеше ураза тотканда ачыктан-ачык күрсәтеп ашау.